Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Заводка сәяхәт кылдык
14.06.2017

Заводка сәяхәт кылдык

Без “Иман” оешмасы активистлары белән Ижауның “Купол” электромеханика заводы музеена сәяхәт кылдык. Әлеге экскурсиягә алдан ук әзерләндек, тиешле документларны җыйдык.
Билгеләнгән көнне безне заводта каршы алдылар. Экскурсовод музей күргәзмә комплексы директоры Виталий Попонин иде. Безгә музей тарихын сөйләделәр, фильм күрсәттеләр. Шуннан соң, Советлар Союзы чорындагы балалар уенчыкларыннан һәм люс­тралардан башлап, бүгенге көндә, яңа технологияләр кулланып, заводта эшләнә торган барлык төр продукция белән таныштырдылар. Заводта кораллардан тыш хуҗалык кирәк-яраклары да эшләнгәнен белгәч, бераз аптырап та калдык. Биредә җылыткычлар, кондиционерлар, матур савытлар, нанокомпозитлар һәм башка күп төрле кирәкле товарлар җитештерелә. Аларны Россия дә генә түгел, ә чит илләр дә сатып алалар икән. Шулай ук безнең игътибарны хәрби техника да җәлеп итте. Һәр танкның кечкенә күчермәсе бар. Алар йөриләр, хәтта аталар да!
Әлеге экскурсия безгә бик ошады. Үзебез өчен күп яңа мәгълүмат алдык. Күпләр кеч­кенә чакларында уйнаган уенчыкларын күреп сөенделәр. Бүгенге көндә дә кайбер йортларда сакланган люстраларны да һәрберебез таныды. Мондый кызыклы, файдалы экскурсияләрне киләчәктә тагы да ешрак уздырырга телибез.

Гөлфия Әхтәмова, Ижау шәһәре.

Фикерләр

Ләйсирә Гатауллина: “Купол” заводы музеена баргач, үзем өчен бик күп матур тәэсирләр алдым. Илебезне дошманнардан саклый торган хәрби техниканың макетын күрдек. Заводның төзелү тарихын белдек. Заводта чыгарылучы продукция белән якыннан таныштык. Мондый экскурсияләр ешрак оештырылсын иде!”

Максим Мерзляков: “Мин әлеге заводта эшлим. 2013 елда музейда булган идем инде. Завод минем икенче йортыма, ә биредә эшләүче коллектив икенче гаиләмә әверелде. Монда хезмәт куюым белән бик нык горурланам. Күпләр: “Мин бер үзем генә зур илебез өчен нәрсә эшли алам соң?” — дип, үз-үзенә сорау бирәдер. Заводта һәр кешенең эше уртак нәтиҗәгә бәйле — илебез, халкыбыз өчен сыйфатлы, кирәкле продукция чыгарабыз. Музейда сакланган экспонатларда үз эшебезнең нәтиҗәсен күреп, бик шатландым”.