Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Журналист көндәлегеннән
22.03.2013

Журналист көндәлегеннән

Ул елны кышкы каникуллардан соң көннәр кинәт җылытып, яңгыр яуды. Аяк асты – боз.

Яңа Комазан башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфына укып йөрим. Өебез якын гына. Гадәттәгечә, озын тәнәфестә өйгә кайт­тым да, бераз капкалап алгач, кире мәктәпкә йөгердем. Мәктәп тыкрыгына җиткән идем инде. Лып! Таеп китеп, күлдәвеккә утырдым. Кире кайту турында уйлау да юк, тиздән дәрес башлана.

Шыпырт кына класска кереп утырдым. Сизәм: чалбардан шыбыр-шыбыр су ага. Укытучы апа мине такта янына чакырмаса гына ярый инде…

Берзаман сыйныфташларым көлешкәнгә сискәнеп киттем.

— Амур күренми торган кешеләр белән сугыша, — ди партадашым Муллахан.

Фантастик әсәрләрне сыйныфташларым белән ярыша-ярыша укыйбыз анысы. Г.Уэльсның “Күренмәс кеше”се, Ж.Вернның “Җир үзәгенә сәяхәт”е кебек китапларны хәтта әнием кайдандыр сатып та алып кайтты.

Бактың исә, җылы бүлмәдә, тәрәзә пәрдәсе ярыгыннан керүче кояш нурында оеп киткәнмен. Тәнәфес вакытында класста күтәрелгән тузан, кояш нуры белән кушылгач, ниндидер сихри, алтын сызыкны хәтерләтә. “Ычкынып китеп”, әлеге сызыкны бармак­ларым белән “бүлгәләп” утырам икән. Шул “күренмәс кеше”ләр аркасында харап булдым бит!..

— Фәләхов, бас әле, нишлисең син анда? – диде укытучы апа.

Сикереп торып бастым һәм… үкенеп тә куйдым.

— Оһо-һо, ул бит астына пес итеп утыра икән, — ди Муллахан, минем әле дә су тамып торган чалбарыма ишарәләп.

Сабакташларым янә эчләрен тота-тота көләргә керештеләр. Гарьлегемнән елап җибәрдем. Бераз тынычлангач, ничек бу хәлдә калуымны аңлатып бирдем.

Ни генә булмасын, сабакташларым мине хөрмәт итә иде. Шуңа күрәдер дип уйлыйм (бәлки курыкканнардыр), беренче сыйныфта булган әлеге вакыйганы урта мәктәпне тәмамлап, төрлебез төрле якларга таралышканчы, бер генә кеше дә телгә алмады…

 

Комазан Хуҗа Насретдине

Капка төбендә малай-шалайлар белән шар сугабыз. Әти чыкты. Култык астына буш капчык кыстырган.

— Кая киттең, Нур? — дип кызыксынды күрше Ләбибә апа.

— Менә, тимер кибетенә кәрәзле бал кайт­кан. Кирәге чыкмый калмас, берәр капчык алып куям әле, — диде әти, йөзенә җитди кыяфәт чыгарып. Һәм үз юлы белән китеп барды.

Ләбибә апа да, тиз генә үз ихатасына кереп, капчык алып чыкты да, кызу адымнар белән, әти артыннан атлады.

— Туктале, тагын берәр капчык алып чыгыйм, — дигән булып, әти кире борылды.

Бераздан авыл хатыннарының кызу-кызу атлап каядыр баруын күреп торган әти: “Әллә чынлап та кибеткә юньле нәрсә кайт­кан микән?” – дип, алар артыннан йөгерде…

 

Кибеттә

Кибеткә кердем. Ипи-тоз, сөт-катык ишене алдым да кассага чиратка бастым. Акчамны санап карыйм. Егерме тиен җитми. “Туктале, өйдән чыкканда хатын җитәрлек итеп биргән иде бит”, — дип, кат-кат саныйм, юк инде егерме тиен. Чираты да килеп җитә бит аның, берәр әйберне кире куярга дип китеп барсам, чиратка яңабаштан басарга туры киләчәк. Кассир кызның күзләренә ялварулы караш ташлыйм.

— Икенче килгәндә бирермен, сеңелем, 20 тиен җитмәсә дә, җибәр инде мине, — дим.

— Мин теләсә кемгә спонсор була алмыйм. Чиратны тоткарлама!..

Шул ук көнне, берничә сәгатьтән шул ук кибеткә кердем. Шул ук кассир утыра. Акчамны санап алды, 40 тиенемне бирмәде бу.

— Следующий! Абзый, чиратны тоткарлама!

Урынымнан да кузгалмадым.

— Мин сдача көтәм, — дим.

— Нинди сдача?!

— Кырык тиенне бирмәдегез.

Минем үз кирем кире:

— Мин теләсә кемгә спонсор була алмыйм. Бирегез сдачаны!

Кызарынды, бүртенде кассир кыз. “Шул тиеннәре өчен үләләр инде, билләһи”, — дия-дия, миңа тиешле 40 тиен акчаны чыгарып салды.

Моннан ике-өч сәгать элек кенә мине мыскыллап җибәрүен исенә төшереп булса кирәк, кассир кызның колак яфраклары чөгендер төсенә керде…

 

Рәхмәт сүзе

Пенсия акчасы гына җитәмени инде ул? Әз-мәз өстәмә керем алып булмасмы дип, тәүлек әйләнәсе эшли торган азык-төлек кибетенә төнге каравылчы булып урнаштым. Бер төн кичке җидедән иртәнге җидегә кадәр кизү торам, өч төн ял итәм.

Караңгы төшүгә шәһәрдә икенче тормыш башлана…

Кичке сигез. Нәни балаларын җитәкләгән ата-аналар, әби-бабайлар вакыты. Туңдырма, кәнфит алалар…

Сәгать ун тулып килә. Зал тулы яшьләр. Аларны бер генә нәрсә кызыксындыра – сыра. Берәр-берәр шешә алучылар да бар, бишәр-унарлап та. Ара-тирә кунакка яисә сөйгән яры белән очрашуга барырга җыенган ирләр, хатыннар кергәли. Алар затлы чит ил шәраблары, шампанны өстен күрә. Гадәттә, шуңа өстәп, берәр кап шоколад кәнфит тә алалар. Бу – канга сеңгән традиция. Сөйгән яры янына әллә нинди ят исле-тәмле “үзебезнең паленка” кыстырып бара алмый ич инде…

Сатып алучылар чыгып беткәч, тәмәке көйрәтеп алыйм әле дип, урамга чыктым. Күрәм, янәшәдә генә йөзен сакал-мыек баскан бер сукбай утыра. Бертуктаусыз калтырана үзе. Ялварулы күзләре белән миңа текәлгән.

Ни хикмәттер, кызганам мин андый бәндәләрне. Тәмәкегә дип кесәм төбендә сак­лап тоткан утыз сум акчамны учыма алып байтак кына карап тордым да, кибеттән 100 граммлы кечкенә шешәле аракы алып чыгып, теге “бомж”га суздым.

Калтыранган куллары белән миннән йолкып диярлек алды да, тиз генә эчеп тә куйды бу аракыны. Инде рәхмәт әйтер дип, күзләренә бактым.

Сораулы карашыма җавап итеп әйткән сүзләре мине аптырашта калдырды:

— Уф-фу-у, — дип сузды сәрхуш йөзен җыерып. – Тәки җүнле аракы ясый белмиләр бездә… Нәрсә эчертәсең син миңа?!

Һәм, авырлык белән генә аягына торып басты да китеп барды…

Менә сиңа кирәк булса!

 

Амур ашый аны

 

Җәмәгатем Фәүзия Экология министрлыгында эшли. Тикшерү белән Актаныш якларына барып чыгалар болар. Эшләрен төгәлләгәннән соң Актанышта бер йортта тукталалар. Хуҗабикә кунакларны кыстый-кыстый сыйларга керешә. Өстәл тәм-томнан сыгылып тора. Ризыкларыннан авыз итми калсаң, хуҗабикә үпкәләргә мөмкин дип, кунаклар, тамаклары ачыкмаган булса да, тегене-моны капкалап утыралар. Хуҗабикә төрледән-төрле ризыкны чыгарып кына тора. Ниһаять, кыенсынып кына булса да, кунакларның берсе:

— Апа, зинһар, ташымагыз инде шул кадәр ризык, безгә чәй булгач җиткән, — ди. – Ашап бетереп булмый бит, аларны кая куярсың?

— Аптырамагыз, балалар, әрәм булмас, Амур ашар әле…

Фәүзия, “колагым дөрес ишеттеме?” дигән кебек, аптырап кала.

— Карале, минем иремне монда да беләләр икән бит, — дип пышылдый ул янәшәсендә утыручы хезмәттәшенә. – Әллә калган ризыкларны миңа төяп җибәрмәкчеләр инде?

Яхшымы, начармы – минем чынлыкта да шундый гадәтем бар: тәмле ризык булганда, әрәм итмим әле дип, җәмәгатем белән улымнан калганнарны ашаштыргалыйм.

Ә хуҗабикәнең эте “Амур” кушаматлы икән…

Яр Чаллы шәһәре