Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


20.07.2015

Жук

Авылыбызда Тимерхан һәм Җәүдәт исемле кешеләр яши иде. Тимерхан дигәнен, бик хәйләкәр булганы өчен “Төлкебай” дип йөрттеләр. Җәүдәт абый да хәйләкәрлек буенча Тимерхан абыйдан калышмады. Татарча, башкортча, урысчаны бергә катыштырып сөйләшкәнгә, аңа “Жук” кушаматы тактылар. Ул аны шул кадәр яратмады ки, хәтта ишетеп алса, йодрыкларын төйнәп сугышыр чиккә җитә иде.
Үзгәртеп корулар башлангач, авылда кибетләрне бе­терделәр. Ә кирәк-яракларны автолавкалар китерә иде. Кирәкле әйберләрне бик тиз сатып алып бетерәләр, сизми дә, күрми дә каласың, ә үтмәгән, яки модадан чыкканрак товарларны сатучылар йорт саен туктап, үзләре: “Алыгыз, алыгыз!” — дип тәкъдим итеп йөриләр.
Шулай бер заман җәй көне сатучылар килгән. Товарлары арасында Колорадо коңгызына каршы агу да бар икән. Авыл халкына бик кирәк чагы була аның. Ел коры килгәч, “Колорадо” корты котырып азган вакыт була. Тимерхан абый да ала агуны. Тик Җәүдәтне генә күрми. “Аның бакчасы 40 сутый бит, аңа кирәк бу агу”, — дип, сатучыларга Җәүдәт яшәгән йортны өйрәтеп җибәрә.
Йорт каршыларына машина килеп туктагач, Җәүдәт абый капка төпләренә йөгереп чыга.
Сатучы:
— Сезгә жуктан агу кирәк дип әйттеләр. Рәхим итеп алыгыз. Яхшы әйбер, күпме кирәк сезгә? — ди.
“Жук” сүзен ишетү белән Җәүдәт абыйның йөзе үзгәреп китә. Ул бер сүз дә әйтмичә, кинәт кенә борыла да сүгенә-сүгенә өенә кереп китә. Сатучылар гына аңламыйча, ни булды бу абыйга, дип, аптыраш­та калалар. Кайдан белсен инде алар Җәүдәт абыйның “жук” сүзен яратмаганын?!

Дилфәр Хәсәнов,
Ижау шәһәре.