Ешрак килегез, көтәбез
25 декабрьдә, Яңа ел алдыннан, Ижауга Башкортстан башкаласы Уфадан кунаклар килеп төште. Алар белән очрашырга Халыклар дуслыгы йортына җыелдык. “Акбузат” балалар журналының баш мөхәррире Лариса Хашим кызы Абдуллина чыгышын кызыксынып тыңладык. Халык саны алу темасына кагылып, ул болай диде. “Без беләбез: башкорт, татар халкы элек-электән кыерсытылуга, кимсетүгә дучар булган. Җиребезне, телебезне, илебезне яклап, күпме башкорт яуга күтәрелгән (аларның гына үз гаскәрләре булган). Гайрәтле, алдынгы карашлы күпме баһадирларыбыз азатлык юлында корбан булган. Хәер, кылыч болгап ирек яулаган замана артта калды. Тик һаман җирем, илем, халкым бу кысрыклаудан котыла алмый. Бигрәк тә, соңгы вакытта телебезгә кагылышлы ыгы-зыгы күбәйде. Милли мәктәпләр, туган телне өйрәнүгә бүленгән сәгатьләр саны кимеде. Атнага бер-ике сәгать укытып, баланы нәрсәгә өйрәтеп булсын? Яшьләр хәзер туган телләрендә сөйләшмиләр, аралашмыйлар. Чөнки илдә туган тел гаиләдә аралашу теле генә булырга тиеш дигән сәясәтне алга сөрәләр. Уку елы алдыннан ата-аналарга балаларына туган телне укытуга ризалык биргән гаризалар яздыртулары да җәмәгатьчелек алдында башка сыймаслык хәл булды. Дәүләт теле статусына ия булган туган тел мәктәпләрдә гариза буенча гына өйрәтелергә тиешме соң? Юк! Ул мәктәптә мәҗбүри укытылырга тиеш. Мәктәп программасында туган телләрне өйрәнүгә сәгатьләр күбрәк бүленергә тиеш. Без үз илебездә, туган җиребезгә үзебез хуҗа булып, аягыбызда ныклы басып торырга, сандугач тавышыдай моңлы, ата-аналарыбызның бишек җырыдай назлы, матур телебездә кыю сөйләшергә тиешбез, бурычлыбыз.
“Разделяй и властвуй” лозунгы бик тирән тамырын җәйгән. Татар халкы белән башкорт халкы арасына кара мәче кертеп җибәрергә тырышучылар — Мәскәү тегермәненә су коючылар. Безнең көчебез — татулыкта, бердәмлектә, акыллы, уяу, белемле булуыбызда. Шәҗәрә төзеп, үзеңнең җиде буын туганнарыңны белү дә бик кирәкле эш. Халык санын алганда Башкортстанда татарларны башкорт дип язалар, дигән имеш-мимешләр дә ишетелгәли. Ничек кенә булса да, мондый коткыларга бирешмик. Татар икән татар, башкорт икән башкорт булып калыйк. Халкыбыз бай тарихлы. Башкортстан — Рәсәйдә иң зур республикаларның берсе. “Башкортлар бетә”, — дигән оран салучыларга ышанмагыз. Курайлы халык, җырлы, моңлы, батыр, эшчән халык башкалар беткәндә дә яшәячәк”, – диде ул.
Очрашу чәй өстәле артында кызыклы аралашу белән дәвам итте.
Удмуртиядә 5 мең башкорт яши. Уфадан безне шулай зурлап килгәннәре өчен бик зур рәхмәт аларга.
Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре.