Еракта калган еллар
Октябряттан пионер,
Пионердан комсомол,
Комсомолдан партиягә
Нык бәйләнгән кулга-кул…
Шундый матур шигъри юлларны укыганым бар. Әйе, күп еллар элек, бер эзлеклелек белән барган «шигъри төймә» балаларны алга омтылырга, ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә өндәп, алга дәшеп торган… Алар бу баскычларны тиешле дәрәҗәдә үтү өчен тырышканнар…
1922 елның февраль-март айларында Мәскәү урамнарында кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары булалар. Владимир Ильич Ленинның тормыш иптәше Надежда Крупская шушы балалар оешмасын төзү өчен күп көч куя. Аның теләге тормышка аша: 1922 елның 19 маенда — комсомолның икенче Бөтенроссия съездында — пионер оешмалары төзү турында карар кабул ителә. Крупская һәрвакыт пионерлар белән очрашып, алар белән планнар төзеп, оештырып йөри.
Шул көннән башлап, 19 май Пионериянең туган көне дип бәйрәм ителә башлый. Ел саен бу көн зурлап көтеп алына. Бу көнне пионерлар урман-кырларда, пионерлар ял итәләр, учаклар ягалар, утырышлар үткәрәләр. Пионерия туган көн үзенең матур традицияләре белән бердәмлеккә чакыра.
Пионер оешмаларының төп асылы да, беренче чиратта, оешканлык, бердәмлек, ярдәмләшү була. Бөтенсоюз пионер оешмасы балаларны Ватанга һәм туган халкына тугры булырга, тәртипкә өйрәтеп үстерә. Олыларны хөрмәт итәргә, кечкенәләргә булышырга өйрәтә. Тарихи чыганакларга күз салсаң, пионериянең күп кенә күтәрелеш баскычлары күзәтелә:
— 1923 елда Мәскәүнең Хамовник районында илебездә иң беренче тапкыр “Пионерлар йорты” ачыла.
— 1923 елның мартында беренче пионер журналы «Барабан» чыга башлый.
— 1924 елның 23 гыйнварында оешмага “Владимир Ильич Ленин” исеме бирелә. Пионер оешмасының “Пионер” исемле журналы чыга башлый. Журнал аена бер мәртәбә чыга. Балалар язучылары А.Гайдар, С.Михалков, А.Барто, Л.Кассиль үзләренең беренче иҗади юлларын бу журналда башлап җибәрәләр.
— 1924 елның 23 мартында Мәскәүдә Кызыл мәйданда РКП(б)ның унөченче съезды делегатлары алдында пионерлар Коммунистлар партиясенә һәм совет халкына тугрылыклы булулары турында ант бирәләр.
— 1924 елның 23 маенда Мәскәүнең Кызыл мәйданында пионер оешмасына В.И. Ленин исеме бирелүгә багышланган беренче пионер парады була.
— 1925 елның 6 мартында «Пионерская правда» газетасының беренче саны чыга.
— 1925 елның 16 июнендә Бөтенсоюз пионер лагере «Артек» оеша.
— 1929 елның 18-25 августында пионерларның беренче Бөтенсоюз слеты уза.
— 1935 елда ВЛКСМның ҮК бюросы карары белән мәктәпләрдә өлкән пионервожатый вазифасы кертелә.
— 1960 елның июнендә Бөтенроссия пионерлар лагере «Орленок» ачыла.
— 1962 елның 18 маенда Бөтенсоюз пионер оешмасы Ленин ордены белән бүләкләнә.
— 1972 елның 17 маенда Бөтенсоюз пионер оешмасы икенче Ленин ордены белән бүләкләнә.
Һәр пионер тантаналы вәгъдәсен намус белән үтәргә, пионер исеменә тап төшермәскә тырышкан. Бу авыр тормышлы елларга туры килә. Пионерлар өлкәннәр белән беррәттән дошманга каршы көрәшкәннәр. Герой-пионерларның батырлыкларына сокланырлык. Алар тылда фронтовикларның гаиләләренә ярдәм итеп яшиләр, госпитальләрдә дежур торалар, утын кисәләр, ташыйлар, басу-кырларда зурлар белән беррәттән тир түгеп эшлиләр.
Тимурчылык нәкъ менә шушы елларда барлыкка килә. Аларның төп максаты — башкаларга ярдәм итү, шатлык өләшү, һәр эшне кешегә күрсәтү өчен түгел, ә чын күңелдән башкару була.
Пионерлар тырыш хезмәт белән бергә һәрдаим белемгә омтылганнар. Халык арасында культура-агарту эшләрен алып барырга да вакыт тапканнар. Күңелле итеп кичәләр оештырганнар, үзләре дә ял итә белгәннәр. Кызганыч, ул чордагы яшьләр белән бүгенге яшьләрнең ял итүләре күпкә аерылып тора.
Бүгенге көндә өлкән һәм урта яшьтәге кешеләр күңелендә пионер оешмасының матур хатирәләре якты, матур бер мизгел булып саклана. Яшьләр һәм балалар белән эшләүнең матур бер традициясе иде бу. Кызганычка каршы, болар бүгенге тормыштан еракта калды. Хәзерге заман балалары бу оешма турында укып, фотолардан күреп кенә беләләр.
Без үзебез дә Ленин бабай оныклары идек. Әти-әни, дәү әти-әни, әби-бабай кебек үк якын, кадерле Ленин бабабыз бар иде безнең… Әле дә исемдә: балалар бакчасында түрдәге бер почмакта Ленин бабайның зур портреты тора иде. Тәрбияче апа (ул — минем әнием) бәйрәм саен портрет тирәсендәге чәчәкләрне матурлап, үзгәртеп тора иде. Анда беркайчан да тузан кунып тормады. Мәктәп елларында Ленин бабайның “Укырга, укырга һәм укырга!” дигән сүзләре канатландырып торды.
Бүгенге “Эзтабар”, “Варис яшьләре” һәм башка оешмалар “Октябрятлар”, “Пионерлар”га алмашка килде. Укучылар, яшьләр арасындагы “Волонтерлык” оешмалары тимурчылар хәрәкәтен хәтерләтә. Бу хәрәкәтләрнең барысын да республикабызны, илебезне ярату, ватанпәрвәрлек тойгылары берләштерә, дип ышанасы килә.
Рәфинә Сабирҗанова, Кырынды авылы.