Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - “Ел укытучысы – 2021” бәйгесе җиңүчесе
16.09.2021

“Ел укытучысы – 2021” бәйгесе җиңүчесе

Безнең татар халкы кая гына яшәмәсен, үзенең уңганлыгы, булганлыгы белән күп­ләрдән аерылып тора. Бу бүгенге көн­дә генә түгел, гасырлар буена шулай кил­гән. Воткинск шәһәрендә дә сан буен­ча милләттәшләребез күп булмасалар да, алар һәрчак алгы сафта һәм күпләр өчен үрнәк булып торалар. Шуларның берсе –милләттәшебез, 28 ел буе математика укытучысы булып эшләүче Роза Мелекесова белән әңгәмә сезнең игътибарга.

— Роза Мөслехетдиновна, сез мәктәптә укыганда кайсы дәресләрне аеруча ярата идегез?
— Миңа төрле сыйныфларда укыганда, төрле дәресләр ошый иде. Хезмәт дәресендә аеруча күңелле иде, без аш-су пешерергә өйрәндек. Дәрес азагында үзебез әзерләгән ризыкларны үзебез үк ашап бетерә идек. Алъяпкычлар һәм башка вак-төяк кирәкле әйберләр тектек. Тарих дәресен бик яраттым, әдәби китап сыман аны алдан ук укып чыга идем. Математика дәресен яраттым. Ул төгәллек таләп итүче фән буларак күңелемә аеруча якын иде.

— Югары уку йортына җыенганда, ни өчен математика фәнен сайладыгыз?
— Мин баштан ук математика классында укыдым, шуның өчен һөнәр сайлаганда озак уйланып торырга туры килмәде миңа, йә физика, йә математика иде. Механик-математика факультеты нәкъ мин теләгән уку урыны булып чыкты.

— Сез кайда һәм ничек укыдыгыз?
— Мин Казан дәүләт университетына укырга кердем, чөнки минем математика укытучысы буласым килде. Нигәдер нәкъ шул университетта укыйсым килде, Ул елларны университетлар әз, күбрәк институтлар иде. Укырга бик авыр булды. Кайвакыт безгә укытучылар биргән белемне, башка сыйдырып бетерерлек тә түгел сыман иде. Көне буе 4-5 әр пар математика дәресләре керә иде. Өченче курста гына уку җиңеләя төште, өйрәнелде, ахры.

— Роза ханым, сез кайда беренче практикагызны уздыгыз һәм эшли башладыгыз?
— Практиканы мин Воткинск шәһәре лицеенда уздым. Математика укытучысы булып түгел, ә куратор булып эшли башладым. Ике сыйныф җитәкчесе идем. Аннан математика укытучысы авырып китте. Аны алыштырдым, тиздән мине математика укытучысы итеп күчерделәр.

— Сез инде шәһәрдә танылган укытучы…
— Воткинск лицеенда 14 ел математика укыттым, тәрбия буенча директор урынбасары булып эшләдем. Күпмедер вакыт үзем укып чыккан 17 мәктәптә математика дәресләре алып бардым. Бүгенге көндә 7 нче мәктәптә эшлим. Югары сыйныфлар өчен һөнәр сайлау буенча аерым проектлар белән эшләргә туры килде.

— Роза Мөслехетдиновна, ике дистә елдан артык эшләү дәверендә укучылар белән булган нинди кызыклы вакыйгалар исегездә калды?
— Бер вакытны дәрестән соң ике укучым яныма килделәр: “Без сезнең арттан күзәтеп тордык. Ни өчен сез кайбер укучыларга дәрес вакытында сөйләшкән өчен кисәтү ясыйсыз, ә кемгәдер юк?» — диләр”. Аңлаттым үзләренә, дәрес вакытында эш буенча сүз бара икән, алар сыйныфта эшләргә киртә тудырмасалар, мин укучыларга кисәтү ясамыйм.

— Сез мәктәптә укыган чордагы балалар хәзерге заман балаларыннан аерыламы?
— Уйлавымча, безгә караганда, хәзерге балалар бик күпне булдыра алалар. Хәзер­ге балалар яңа технологияләрне тиз үзләш­терәләр, аның белән эш итәләр, алар бездән батыррак. Әлбәттә, аларның төрлесе бар. Барсы да мөмкинлеккә, теләккә, тормыш шартларына бәйле.

— Роза ханым, ни өчен сез “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашырга уйладыгыз?
— Үткән ел башында “Удмуртия Респуб­ликасының 2020 ел укытучысы” конкурсында катнашырга тәкъдим иттеләр. Мин каршы килмәдем, чөнки һәр бәйге ул – яңа кешеләр белән танышу, һөнәри осталыкны үстерергә мөмкинлек ачылу, үзеңнең белемеңне башкалар белән бүлешү, эшеңне, үзеңне сынау. Гади эш көннәрендә моңа синең вакытың да җитми, гел “аннары”га калдырасың. Ә биредә син барын да тиз һәм “менә хәзер” хәл итәргә тиешсең. Үзем дә көтмәгәндә, конкурста лауреат исемен яуладым һәм тагын да көтмәгәндә, Удмуртия Республикасы укытучылары исеменнән 23 сентябрьдә Ростов-на-Дону шәһәрендә Россиякүләм “Россиянең ел укытучысы — 2021” исемен якларга туры киләчәк. Бу гади генә түгел, бик җаваплы эш. Биредә миңа кадерле әнием Сания Абдрахман кызы, тормыш иптәшем һәм кызым таяныч булып торалар.

— Роза Мөслехетдиновна, яңа гына югары уку йортларында укый башлаган студентларга нинди киңәшләрегез бар?
— Беренчедән яшьләр үзләре теләгән һөнәр буенча укысыннар иде. Зур хезмәт куймый, җиңел бирелгән эшнең нәтиҗәсе дә шулкадәр генә була. Ә студентларга, буласы укытучыларга теләгем шул: сайлаган һөнәрләрен яратсыннар, укучыларын хөрмәт итсеннәр һәм үзләрен укыткан укытучыларын онытмасыннар.

— Эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт сезгә, Роза ханым. Җаваплы эшегездә һәм тиздән катнашачак зур конкурста уңышларга ирешүегезне телибез.

Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре.