Ел студенты-2018
Сарапул машина төзелеше һәм информацион технологияләр техникумында һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар арасында республикакүләм “Ел студенты — 2018” конкурсы узды. Аны Удмуртия республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы, һөнәри белем бирү оешмаларының директорлар советы оештырды.
Конкурста республикабызның 13 һөнәри уку йортыннан актив тормыш позициясе алып барган студентлар катнашты. Алар “Минем уңышның сере”, “Яшьләр трибунасы” номинацияләрендә үз көчләрен сынап карадылар, “Яңа фикер” дип исемләнгән социаль проектларны тәкъдим иттеләр. Шулай ук катнашучыларның портфолиоларына да бәя бирелде.
Катнашучылар берсеннән-берсе талантлы, уңган, булган иделәр. Тик җиңүче һәрвакыт берәү генә була. Быел гран-прига һәм “Ел студенты — 2018” исеменә Сарапулның индустриаль техникумының 3нче курс студенты Алисә Шәмсетдинова лаек булды. Ул конкурста “Осталар шәһәре” исемле проект тәкъдим итте. Әлеге проект студентларны һөнәри өлкәгә тартырга ярдәм итә, эшче һөнәрләргә игътибарны арттыра, белемле яшь кадрлар әзерләргә ярдәм итә. Шулай ук Алисә “Портфолио” номинациясендә дә беренчелеккә лаек. “Җиңүчене игълан иткәндә, минем исемне атаулары көтелмәгән шатлык булды. Бу — уку дәверендә күрсәткән уңышларым игътибарсыз калмаган дигән сүз. Ә тырышлыгымны шундый зур дәрәҗәдә бәяләүләре икеләтә сөенеч булды. Без көн саен ниндидер авырлыклар, яңа хис-тойгылар белән очрашабыз. Аларны җиңәргә өйрәнү — үзе бер үсеш. Конкурста лаеклы чыгыш ясадым, техникумның данын якладым дип уйлыйм. Миңа ярдәм иткән укытучыларыма, студентларга, гаиләмә һәм дусларыма зур рәхмәт”, — ди Алисә.
Милләттәшебезне җиңүе белән котлыйбыз, яңадан–яңа уңышлар яулавын телибез.