«Ел педагогы — 2012»
Удмуртиядә 12нче тапкыр уздырыла торган әлеге бәйгедә сигез номинация буенча көч сынашалар: «Укытучы — остаз», «Яшь укытучы», «Мәгарифтәге әйдаман», «Тәрбияче», «Өстәмә белем бирү педагогы», «Урта һөнәри белем бирү учреждениесе педагогы», «Башлангыч һөнәри белем бирүче педагог», «Вожатый» (педагог-оештыручы). Быел бәйгенең район-шәһәркүләм этабында җиңгән 117 укытучы республикакүләм бәйгедә катнашты. 27-30 мартта бәйгенең йомгаклау өлеше узачак. Беренче турда җиңгән 40 укытучыга 500әр сум, һәр номинация буенча беренчелекне алган 8 укытучыга 7шәр мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. «Ел педагогы — 2012» конкурсының төп җиңүчесе 25 мең сум күләмендә премиягә ия булачак.
УР Президенты һәм Хөкүмәте
хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде