Ел белән ел бер түгел
Ил тормышы, милләт тормышын күздә тотып әйткәндә, 2013 ел башкаларыннан әллә ни аерылмады кебек, ләкин истә калырлык кайбер вакыйгалар да булмады түгел. Казанда шаулап-гөрләп уңышлы үткән Универсиада үзе генә дә ни тора! Универсиада үткәч, Казанга барып, матурлыкка, чисталыкка, төзеклеккә исем китте, автомобиль “бөке”ләрендә интегергә туры килмәде. Димәк, Универсиаданың файдасы булган. Афәрин! Татарстан халкы гына түгел, бөтен Россия халкы чын күңелдән шатланды бу вакыйгага һәм чын күңелдән горурланды.
Үткән елда табигать Россияне иркәләп-сөеп кенә тормады. Ерак Көнчыгышта су басу, меңәрләгән гаиләләрнең йорт-җирсез калуы, басуларда иген һәм яшелчә уңышын югалту… Хөкүмәт Ерак Көнчыгышка күпләгән миллиард сум күләмендә ярдәм итәргә мәҗбүр булды. Идел буе регионнарына һәм башка күп кенә өлкәләргә корылык бихисап күп зыян салды. Ә бу исә, үз чиратында ит-сөт продуктларына (аеруча йомыркага) бәяләр артуга китерде. Ә бит кышның башы гына. Ә язын, корылык сәбәпле аз тупланган мал азыгы бетә башласа, нәрсә булыр?
2013 ел эреле-ваклы түрәләр арасында ришвәтчелекнең югары ноктага җитүе белән данлыклы булды. Бу табигый катастрофалардан күбрәк зыян китерә торгандыр дәүләткә. Ришвәтчеләрне күпләп фаш итәләр, ә алар нинди дә булса җәза алалармы соң, җинаять юлы белән табылган акчалар дәүләткә кайтарыламы? Бу турыда хәбәрләр ишетелми. Ришвәтчелек һәм караклык Россиядә һәрчак булган. Петр I карак түрәләрне үлем җәзасына хөкем итәргә теләгәч, обер-прокурор аның исенә төшерә: “Государь! Бөтен караклар үлеп бетсә, Сез кем белән калырсыз — без бит бөтенебез дә урлашабыз!” Бу сүзләр белән бөтенесе дә әйтелгән һәм бүгенге көннең чынбарлыгы ярылып ята.
Бөтен дөньяда сәнәгать кризисы бара. Америка, Германия, Япония кебек илләр аны җиңелрәк кичерәләр, чөнки аларда җитештерелгән товарлар бик югары сыйфатлы һәм шуңа күрә дөнья базарында алар үз көндәшләреннән өстен торалар. Ә Кытай товарлары бик тә түбән сыйфатлы, ләкин алар арзан торулары белән оталар. Шуңа күрә алар дөньяның бөтен илләрендә популяр, шул исәптән Россиядә дә. Кыскасы, дөнья сәнәгате кризисының үзәгендә җитештерелгән товарларны сатарга базар (ягъни, сатып алучылар) җитмәү тора. Ә бу, үз чиратында, завод-фабрикалар ябылуга, миллионлаган кешеләрнең эшсез калуына китерә. Менә ул капитализмның “татлы җимешләре”! Карл Марксның “Капитал”ында язылган сүзләр үз дөреслекләрен яңа гасырда тагын бер тапкыр расладылар.
Бөтен табышы нефть белән газ сатуга гына корылган Россия сәнәгате дә мактанырлык хәлдә түгел. Икътисадчыларны иң нык борчыган нәрсә ул ВВП (валовый внутренний продукт) дип аталган күрсәткечнең үсмәве. ВВП ул ел буенча илдә эшләп чыгарылган бөтен продукциянең суммар күләме. Ил тотрыклы яшәсен өчен ул ел саен үсеп барырга тиеш. Бу күрсәткечнең үсмәве халык тормышының начараюына китерәчәк. Әгәр ике ел элек ул Россиядә 4,5%ка үскән булса, 2013 елда бары тик 1,8%ка гына үскән, ә киләсе 2014 елда нәрсә булачак? Чагыштыру өчен Кытайда ВВП үсешенең елга 7-10% булуын әйтеп китү урынлы булыр. Ат елында ат кебек эшләргә һәм Тәңредән табигать катастрофаларын җибәрмәвен үтенеп сорарга гына кала.
Удмуртия Республикасы өчен 2013 ел уңышлы булды дип санарга тулы нигез бар. Сәнәгать үсеше шактый тотрыклы булды. Автозавод ел буе эшләп торды һәм республика бюджетына шактый табыш китерде, “Калашников” концерны оешу “Ижмаш” һәм механика заводларын кризистан чыгарыр дип көтелә. Торак йортлар төзелеше елдан-ел киңәя бара, социаль объектлар төзелеше туктап тормый. Эшсезлек кими. Дөрес, корылык авыл хуҗалыгы үсешенә зур зыян китерде, тик монысы бөтен илгә килгән бәла-каза…
2013 елда ил күләмендә татар милли хәрәкәте үсештә булды дияргә тулы нигез бар. Бөтендөнья Татар конгрессы бу эшләрне җитәкли һәм төбәкләргә ярдәм итеп тора. Бу эштә уңышлар теләргә генә кала. Ниндидер эшкә бәя биргәндә без тәнкыйть күзлегеннән карап эш йөртәбез.
Удмуртиядә татар милли хәрәкәте Россиядә алдынгылардан санала иде. Ләкин соңгы елларда мактанырлык эшләребез кимегәннән-кими бара. Милли хәрәкәт эшен мин түбәндәге юнәлешләргә бүлеп карар идем: массакүләм мәгълүмат чаралары, милли оешмалар эше, үзешчән сәнгать, халыкка дини һәм әхлакый тәрбия бирү, милли мәгариф.
Массакүләм мәгълүмат чараларының бер тармагы – “Яңарыш” газетасы 20 елдан артык милли хәрәкәтнең алдынгы рәтендә бара. Газета яулап алган бүләкләр дә моның ачык дәлиле. Газета мәгълүмат чарасы гына түгел, ә милли чаралар оештыручы йөкне җигелеп тартучы да булып тора.
“Яңарыш” газетасыннан кала Удмуртиядәге татар милли хәрәкәтенең иң көчле юнәлеше – ул үзешчән сәнгать. Югарыдан бернинди матди ярдәм күрмичә, бары тик коры энтузиазм нигезендә генә үзләре оешып, халыкка гаҗәеп югары осталык үрнәкләре күрсәтеп эшләүче берничә сәнгать коллективын чын милләт каһарманнары дияр идем мин. Казаннан югары исемнәр алган кайбер артистлар килеп, моңы да, хисе дә булмаган өч ноталы җырлар җырлап яки фонограммага авыз ачып торып, чын татар җырын яратучыларның ачуларын чыгарып кына китәләр. Безнең үзешчән ансамбльләр әзерләгән концертны күрсеннәр һәм репертуар сайларга да һәм башкару осталыгына да өйрәнсеннәр иде алар.
Милли хәрәкәтнең иң авырткан җире — ул милли мәгариф. Бу турыда инде күпме язылды, күпме сөйләнде. Ләкин нәтиҗәсе бер үк — артка тәгәрибез. Барлык эшнең, милли хәрәкәтнең башында милли оешмалар торырга тиеш. Ләкин, кызганычка каршы, аларның дилбегәне үз кулларына алганнары юк әле. Милли сәясәт министрлыгында утыручы баш белгечнең дә милләтебез мәнфәгатьләрен яклауда башкарган эше күренми. Ә аларны алга рәтләрдә күрәсе килә. Яңа елга һәркем дә якты өметләр баглый. Аклансын иде ул өметләр.
Гыймран Сафин,
Ижау шәһәре.