Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Еллар үтсә дә, кыйммәтен югалтмый
15.02.2020

Еллар үтсә дә, кыйммәтен югалтмый

Балаларны дөрес итеп тәрбияләү – безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбияләү – киләчәктәге кайгыбыз, күз яшебез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдында гаебебез.

 А.С.Макаренко

Күренекле совет педагогы әйтүенчә, балаларның нинди булып үсүе аларны ничек тәрбияләвебездән тора. Матур әдәбиятның шәхес үстерүдә тоткан урыны бик зур. Ул балаларны матурлык дөньясына алып керә, шул дөньяда яшәргә, үз фикерләрен чагыштырмача җиткерергә өйрәтә, геройлар халәтенә керә, аларның эчке кичерешләрен аңлый белергә өйрәтә. Муса Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләре — зур тәрбия чарасы.
Нәрсә соң ул — патриотизм? Татар теленең аңлатмалы сүзлегенә күз салсак, бу сүзгә мондый билгеләмә китерелә: “Патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше. Патриотизм – патриотларга хас булган күренеш (эш, теләк, хис); үз иленә, халкына мәхәббәт”.
Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, халкына багышлады.
Шагыйрьнең дошман алдында тез чүкмәве, кыю булып калуы, гомерен саклап калыр өчен ватанын сатмавы балалар өчен яхшы үрнәк. М.Җәлилнең сугышта күрсәткән батырлыкларын, ватанпәрвәрлеген балаларга аңлату бик мөһим.
«Моабит дәфтәрләре» — Муса Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гәүдәләнә. Әйтерсең шагыйрь “Җырларым” (1943) шигырендә иленә һәм халкына биргән изге анты үтәлү турында шигъри рапорт бирә:
…Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигъремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомремне дә бирәм халкыма.
«Кызыл ромашка» (1942), “Җилләр“ (1938), шигырьләрендә ул батыр булырга, туган илебезне яратырга өнди. Имән образы (“Имән”, 1943) аша шагыйрь туган илгә, аның кешеләренә хезмәт итүне, игелеклелек үрнәген гәүдәләндерә.
…Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып. (“Имән” )
Муса Җәлилнең гади һәм матур итеп языл­ган шигырьләре уку һәм аңлау өчен җиңел. Алар яшь буында күзәтүчәнлек, игътибарлылык белән беррәттән, туганлык, матурлык, кайгыртучанлык, тырышлык кебек матур сыйфатлар да тәрбиялиләр.
Шигырь юллары бик озын түгел, көчле рифмага һәм ритмга салынган, бераз көйләп тә укыла шикелле. Шуңа күрә, Муса Җәлил шигырьләренең күбесенә көй язылган. Юморга бай шигырьләр гади һәм шул ук вакытта бик үтемле.
…Мияу, мияу, пескәем!
Колак салдың сүземә!
Каравылдан бушагач,
Сөт бирермен үзеңә.
“Карак песи” (1936) шигырендә лирик герой үзенең яраткан песиенә бик зур бурыч йөкли, аңа өметләнә, ышана һәм каравылдан соң аны сөт белән сыйларга уйлый. Ләкин песи хуҗасының ышанычын акламый.
— Мияу, мияу, пескәем.
Хыянәтче икәнсең.
Саклый торган маеңны
Үзең ашап беткәнсең!
Кызык та, кызганыч та… Уйланырга мәҗбүр итә.Үзеңне песи урынына да, хуҗа урынына да куеп карыйсың. Ә син нишләр идең бу очракта?
Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгыз җәмәгать урыннарында үзләрен дөрес тотарга өйрәнсен дисәгез, аларда урлашу, алдашу, соңга калу кебек кире сыйфатлар булдырмас өчен М. Җәлилнең “Ишек төбендә” (1942) , “Карак песи”, “Сәгать” (1936) шигырьләрен кабат – кабат укырга тәкъдим итәм.
“Бакчачы”(1943) шигырендә М. Җәлил хезмәт сөюче бабайга дан җырлый. Хезмәт кешене бизи, аны яшәртә һәм яшәтә, кешеләр арасында синең урыныңны билгели. Матурлык тудыру, кешеләргә кирәк икәнлегеңне тоеп яшәү — үзе бер бәхет. “Әйдәгез, дуслар!” (1923), “Кечкенә дус­лар” (1924), “Бакчада — өмәдә!” (1929), “Күңелле яшьләр” (1932) шигырьләре балага хезмәт тәрбиясе бирүдә ярдәм итәчәк. “Күке” (1936) шигырендәге күке: “Балаларыгызны ташлап китмәгез!” — дип кычкыра, ялгыз кешеләргә, балаларга ярдәм кирәклекне әйтәдер шикелле. Әти-әниләр генә түгел, кайбер балалар да картайган әти-әниләрен ташлап китәләр. Моңсу Күке образында Муса Җәлил балаларга мондый адымнан сак булырга кирәклеген киңәш итә кебек. ”Бишек җыры” (1937), ”Кызыма” (1938), “Бишек янында” (1922) шигырьләре аналарча кайгыртучанлык, назлы һәм иркәләү сүзләре белән сугарылган һәм Җәлилнең нечкә күңелле, кайгыртучан ата булуын кабат исбат итә. Аның шигырьләре, күпме генә вакыт үтсә дә, үзенең кыйммәтен югалтмый. Аларны тәрбия максатларында файдалану укытучыларның, әти–әниләрнең, әби-бабайларның осталыгыннан, теләгеннән һәм тырышлыгыннан тора.

Рәмзия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Ижау шәһәре.