Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Елама, син үзең гаепле барсына…
8.10.2015

Елама, син үзең гаепле барсына…

Бу җырны ишеткән саен, күпләрнең йөрәгендә сызлану барлыкка киләдер. Вакытлар үткән саен, тирән яралар ясалып, кан тама башлыйдыр: “Тып, тып, тып, булмый, булмый үзгәртеп…” Гаеп­ле икәнеңне аңлап, белеп яшәве, бигрәк тә бернәрсәне дә үзгәртеп, төзәтеп булмавы җанны кимерә, үкенечләр өермәсенә ташлый. Юк, мәхәббәт дөньясында гына түгел… Ялгышларның тәрбия өлкәсендәгеләре бик ачы һәм бик кыйммәткә төшә, минемчә. Ә иң куркынычы: ул буыннардан буыннарга күчәргә мөмкин.

“Улым бер җирдә дә эшләми, инде 25 яшен тутырды, көннәр буе кампитр алдында утыра. Әйтсәң җавабы бер: ”Менә эзлим бит, хәзер эшләми дә акчаны күп табарга була…” “Минем хезмәт хакына гына яшәүләре бик авыр, өч баланы ялгыз аякка бастырам бит”, — дип елый әни кеше. “ Нигә ул шундый соң? Мин үзем гомер буе, декрет ялларын да тутырмыйча эшкә чыктым бит, аларга кыен булмасын дип! — дип әрни ул. Әйе шул, аларга авыр килмәсен дибез. Өзгәләнеп елаучы ана да, “Әле ул бала гына, йокласын”, — дип, төшкә кадәр улын йоклатуын да, мәктәп бакчасына эшкә җибәргәндә: ”Мә, кечкенә чиләк! Артык авыр күтәрмә, арганчы эшләмә!” — дип озатуларын, күрше бабайга печән җыярга булышкан, күрше карчыгының тулы сумкасын күтәрешеп кайткан өчен ярты көн орышканын, ялына-ялвара армия сафларыннан алып калуын… Барсын-барсын да оныткан, күрәсең.
“Кызымның бәхете булмады, кайнанасы белән тыныша алмый, аерылыр инде. Кайнанасы бик усал, юньcез булды”, — дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә. Бер генә бала да дөньяга юньсез булып тумый. Аңа бар дөнья матур, ал да гөл булып күренә, ул һәркемгә көлә-елмая… Тирәлектәге җан ияләрен: кошларны, песиләрне, кешеләрне бик ярата. Аңа яшенле яңгыр, кызу кояш, ярсу җил дә куркыныч түгел! Баланың дөньясы үзгә матур, чиста, саф була. Әмма, кешеләр, (без — үзебез!) бу матурлыкны җимерергә, ватарга, хыялый дөньясын таркатабыз. Бала күңеле — киптергеч, диләр. Үз өеңдәге әбине артык кашыкка санаганны, аның сүзе белән исәпләшмәгәнне, комганына җылы су сала белмәгәнне күреп үскән балада өлкән кешегә ихтирам тәрбияләнә аламы соң!? Хәтта, намазлык өстендә утырган кайнанасына да: ”Утырасың шунда мырлап, дөнья азагы!” — дип йөргән әнисен күреп үскән кыз бала, комганга салкын су гына түгел, өстәп борыч та салырга мөмкин…
Күптән түгел үткән кичәдә берәү: ”Гаиләмнең бөтен, пар канатлы, бәхетле булуы өчен, инде күп еллар элек бакыйлыкка күчкән әти-әниемә мең рәхмәтле мин. Алар мисалында мин гаиләне изге урын дип саныйм. Нинди генә авырлыклар килсә дә, арадан салкын җилләр үткәндә дә гаиләмне бөтен килеш саклап калырга тырыштым. Хәзер бу гамәлләремә сөенеп бетә алмыйм, чөнки, балалар — әтиле, оныклар — бабайлы, ә үзем — парлы!” Бу сүзләр күпләрне уйга салгандыр. Әти-әни күп вакытта үз мәнфәгатен, үз рәхәтен, үз “мәхәббәтен” кайгыртып, баланың ниләр кичергәнен аңларга теләми шул. Минем бу турыда мондый шигъри юлларым да бар:
Без кабызган учак сүнгән инде.
Дөрләп яна уртак күпер дә.
Кайсыбызга сыенырга белми
Өзгәләнә бала күпердә.
Бала йөрәгендә бербөтен без,
Бүлә белми бала күңеле…
“Нигә, нигә, ни өчен? — дип
Уй-сорауда үтәр гомере.
Уйланып кына үтми әле ул, арбаның алгы тәгәрмәче кайдан барса, арткысы да шунда тәгәри, гаиләләр таркала, җәмгыять какшый… Болар белән бергә әдәп-әхлак киртәләре җимерелә, тормышыбызга алдашу, ялган, мәкер, хыянәт, икейөзлелек килеп керә. Алай гына да түгел, гадәткә әверелеп, балаларга, балаларның балаларына күчә. Чөнки, әти-әнинең кылган гамәле, начармы ул, яхшымы-бала өчен сызылган юл. Балаңның 30-40 яшенә җитеп тә тотрыклы эше, матур гаиләсе, тәрбияле балалары юк икән, димәк, эш узган, дөрес тәрбия, тиешле юнәлеш бирелмәгән… Үксеп, ярсып елаудан ни файда?! Үкенеп еларга кала…

Әлфирә Низамова,
Исәнбай авылы.