Екатеринбургка сәяхәт
Әле кайчан гына урамда чатлама салкын, кар-буран тузына иде. Ниһаять, яз җитте. Язгы кояш елмая һәм әкренләп калын башлыклар, туннар салына, муенга уралган йон шарфлар сүтелә. Без дә, яшьләр, яздан калышмыйбыз.
Күптән түгел Екатеринбург шәһәре «Tatar Party» лидерлары Урал татар яшьләре өчен язгы бүләк тәкъдим итү максаты белән «El’ProDJ’s» төркемен, ягъни безнең «Иман» оешмасының кичке уеннар оештыру төркемен үзенә чакырды.
Менә без яңалык, күңелле вакыйгалар булуын өмет итеп поездда барабыз. Екатеринбург бездән 650 чакрым ераклыкта булуына карамастан, ничек барып җиткәнебезне сизми дә калдык.
Бу шәһәр миңа килеп җитү белән ошады. Аның халкы ягымлы, кунакчыл, яшьләре актив, дәртле…
Безне дискотеканы оештыручы Инзилә Сәяпова, Регина Абзалова, Галина Загвоскина каршылады. Алар безне бик матур итеп кунак иттеләр. Аннан безне шәһәр белән таныштырдылар. Екатеринбургның без белмәгән тарихи почмаклары, гүзәл урыннары, күргәзмә мәйданнары калмады.
Юлдан соң арыганлык тоелса да, ял итәргә иртәрәк иде әле. Чара узасы клубта микрофон, ут, тавыш һәм башка аппаратураны урнаштыру, көйләү эшләре белән ул ике сәгать сизелми дә үтеп китте. Озакламый Екатеринбург шәһәренең татар яшьләре бер-бер артлы җыела башлады. Ә ярты сәгатьтән клуб халык белән тулы иде.
Екатеринбургта күптәнге танышларыбызны очрату аеруча күңелле булды. Ә танышлыгыбыз Казанда узган төрле чараларда бергә катнашудан килә. Биредә без яңа дуслар таптык.
«El’ProDJ’s» төркеменең дәртле хитлары астында яшьләр рәхәтләнеп биеде, күңел ачты, татар телендәге татар җырларын безгә кушылып җырлады. Екатеринбургның үсеп килүче йолдызы Рүзил Лотфуллин да яшьләрнең яраткан җырларын башкарып, күңелләрен күтәрде.
Шулай итеп, безнең кичке уенга баруыбыз үзен аклады. Тамашачылар безнең Екатеринбургка тагын да килүебезне сорап озатты. Безгә дә башка шәһәр татар яшьләре белән аралашу бик истәлекле булды.
Рәфис Корбангалиев, «Иман» татар яшьләре берлеге әгъзасы