Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Егет дисәң егет!
14.11.2014

Егет дисәң егет!

 Күптән түгел 20 ел­­лык юбилеен билгеләп үткән «Иман» татар яшь­ләре берлегенең Уд­мур­тия­нең Воткинск, Можга шәһәрләрендә дә бү­лекчәләре эшли. Берничә ел элек Казан шәһәрендә узган мәдәни чарада катнашырга чакыру алгач, “Иман” татар яшьләре берлеге идарәсе әгъзалары: “Гел бер шәһәрләрдән генә яшьләр катнашмасын, бүлекчәбез булмаган шәһәрләрдәге кызлар-егетләрне барларга кирәк”, — дип, районнарга мөрәҗәгать иткәннәр. Шул чакта аларга үз төбәкләрендә узучы барлык милли-мәдәни чараларда да актив катнашучы яшь егетне, Балезино районы Кистем авылыннан Айнур Касимовны тәкъдим иткәннәр. “Иман” татар яшьләре белән Казанга барып кайтканнан соң, әйтерсең Айнурны алыштырып куйдылар, ул бар җирдә дә актив, һәр милли эштә үзеннән өлеш кертә. Бүгенге көнне Балезино төбәгендә “Иман” татар яшьләренең бүлекчәсен оештыру, яшьләрне туплау белән мәшгуль”, — дип сөйләде аның турында авылдашлары әлеге авылга иҗади сәяхәткә баруымда. Мин Айнур белән шәхсән очрашып, аның фикерләре, башкарган эшләре белән кызыксындым.

Айнур Касимов Балезино предприятиеләренең берсендә эшли, спорт, милләтебез мәдәнияте белән кызыксына. Кечкенәдән үк мәдәни чараларда актив катнаша. “Яшьләр белән эшләү теләге синдә Казанга барып кайтканнан соң гына уяндымы, әллә мондый идеяләрең бар идеме?” — дип кызыксынам аннан. “Кызлар-егетләр бергә җыелып татарча чараларга әзерләнсә, даими аралашып торсак, бик күңелле булыр иде. Тик ансамбль оештырыргамы, әллә берләшүнең башкача юлын табаргамы, дип уйлый идем. Казанга бару, “Иман” татар яшьләре белән аралашудан соң бик күп идеяләр туды. Үземә файдалы һәм кызык­лы күп мәгълүмат алдым. Казаннан безне Болгар җиренә алып бардылар, тарихи мирасыбыз булган урыннарны күрдек. Язучылар, җырчылар, журналистлар, сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очраштык. Алар бар да үз юнәлешләре буенча татар милләтен алга илтү, үстерү өстендә эшлиләр. Мондый кешеләр белән очрашканнан, аларның тирән фикерләрен ишеткәннән соң, үзеннән-үзе: “Нигә соң әле үз төбәгебездә татар оешмасы булдырмас­ка”, — дигән фикер туды. Хәзер менә якын киләчәктә нинди чаралар оештыру турында баш ватабыз. Ижауда “Иман” татар яшьләре берлеге уздырган кичәләрдә катнашабыз. Бездә дә әлеге оешманың ныклы бүлекчәсе булдырылыр, дип өметләнәм”, — ди Айнур.
Милли, мәдәни эшләрдә генә түгел, Айнур спорт өлкәсендә дә сынатмый. 27 сентябрьдә Якшур-Бодьяда 6нчы тапкыр уздырылган милләтара “Көч һәм Рух” республикакүләм фестивалендә дә катнашкан. Әлеге фестиваль халыкларның гореф-гадәтләрен һәм милли спорт төрләрен саклауга юнәлтелгән. Биредә капчык белән сугышуда Айнур Касимовка тиңнәр табылмаган. Ул пьедесталның иң югары баскычына күтәрелгән. Бу — аның спорт буенча алган икенче алтын медале. Беренчесен дә ул агымдагы елда ГТО нормаларын биргәндә алган. Әйе, әлеге нормаларны Балезино районында беренчеләрдән булып тапшыра ул һәм әлегә бердәнбер ГТО нормалары бирүче булып кала бирә.
“Ничек булды ул? Әлеге спорт таләпләрен тапшырып карау теләге нилектән туды?” — дип кызыксынуыма каршы Айнур: “Үземне сынап карау теләге, — дип җавап бирде. — Мәйданга 40 кеше кердек. Аларның күбесе сынауның башлангыч этабында ук йомшаклык күрсәтте. Программага биш спорт төре кергән иде: урыннан озынлыкка сикерү, эскәмиягә баскан килеш бөгелү, граната ыргыту, турникта тартылу һәм йөгерү.
Мактанып әйтүем түгел, мин бу сынауны бик җиңел үтәдем. Мәктәп елларыннан ук спорт белән дус булуым, хәрби хезмәт итүем ярдәм иткәндер. Гомумән, физик күнегүләр эшләү, спортка әһәмият бирү — үз сәламәтлегеңне тәртиптә тоту ул”.
Айнур кебек бар яклап өлгер, җитез, тәвәккәл егетләр һәр җирдә очрамый. Андыйларга карап: “Егет дисәң, егет!” — диясе килә. Айнурга күпкырлы эшләрендә, шөгыльләрендә уңышлар телим.

Элмира Нигъмәтҗан.