Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Егетләр чыга көрәшкә
7.02.2019

Егетләр чыга көрәшкә

2010 елда Казанда узган милли көрәш буенча дөнья чемпионатында җиңүче исемен Ижау егете Тимур Хуҗагалиев алды. Республикада милли көрәш федерациясе эшләгән, аның нәтиҗәләре дә булган чор иде ул. Кызганыч, хәзерге вакытта Удмуртиядә милли көрәш федерациясе юк. Ижау яшьләренең милли көрәш белән шөгыльләнергә теләкләре дә бар, югыйсә.

Милли көрәш урынына рес­публикада бүгенге көндә ирек­ле көрәш киң үсеш алган. Ул тамырлары белән борынгы Грециягә үк барып тоташкан Олимпия спорт төре. Борынгы Грециядә үткәрелгән антик Олимпия уеннарында көрәшчеләр куллары белән көндәшләренең аякларын тотып, аркасына аударырга тиеш булган. Бүгенге ирекле көрәш Бөекбританиядә уйлап табыла һәм АКШта камилләштерелә. XVIII гасырда Бөекбритания көрәшендә дә көндәшләргә бер-берсен аяк­ларыннан тотып егарга һәм аяклар белән дә алымнар ясарга рөхсәт ителә. Тирән тарихы булган бу спорт төре безнең көнгә кадәр актуальлеген югалтмый. Әзерлекләр республиканың һәр шәһәрендә дә үтә. Мин Ижауның икенче спорт мәктәбе каршында шөгыльләнүче спортчылар янында булдым. Тренерлары – Николай Медведев. Спортта зур дәрәҗәләргә ирешкән дистәләгән егетләрне тәрбияләгән ул. “Егетләр арасында спорт мастерлары да, спорт мас­терларына кандидатлар да бар. Төрле дәрәҗәдәге чемпионатларда җиңү яулыйбыз. Үзебез дә шәһәр, республикакүләм ярышлар уздырабыз. Монда сайлап алу турын узгач, җиңүчеләр Россиякүләм һәм Идел буе федераль округы ярышларына баралар. Анда да сынатмыйбыз”, — диде ул.
Егетләр, чыннан да, өметле спортчылар. Нәргиз Галләмов ирек­ле көрәш белән 6 ел шөгыльләнә. Ирешкән уңышлары күп. “Бу спорт төре белән кызык өчен генә шөгыльләнә башлаган идем. Дустым чакыргач, аңа ияреп барганны әле дә хәтерлим. Ничек ныклап кереп киткәнне дә сизми калдым. Ул вакытта миңа инде 15 яшь иде. Бу спортка бераз соң килдем. Гадәттә 10 яшьтән шөгыльләнә башлыйлар. Шулай да уңышларым җитәрлек. Башта ярышларда өченче, икенче урыннарны яуласам, соңрак беренче урыннарга да лаек булдым. Спорт физик яктан гына түгел, рухи яктан да нык камилләштерә. Чын ир-егетләргә хас сыйфатларны тәрбияли. Кызганыч, безнең республикада милли көрәш белән шөгыльләнү өчен шартлар юк. Бөтенләй юк. Югыйсә, Татар базары районында булса да берәр түгәрәк эшли башласа, рәхәтләнеп йөрер идем. Тренер безне Сабантуйлар алдыннан өйрәтә, аңлата. Бераз үзебезне сынап, кулга сөлге тотып карыйбыз да, Удмуртиядә дә, Әгерҗе районында да узган Сабантуйларда катнашабыз. Әзерлек аз булса да, призлы урыннар алган булды. Һөнәри яктан да даими шөгыльләнәсе килә”, — ди Нәргиз.
Салават Галиев та Николай Медведев тренерлыгы астында 8 ел ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Идел буе федераль округы, Россиякүләм уздырылган чемпионатларда үз авырлыгында күп тапкыр җиңүләр яулаган милләттәшебез. “Удмуртиядә милли көрәш буенча ярышлар сирәк уздырыла. Бу спорт төрен үстерүгә безнең республикада игътибар бик аз бирелә. Шуңа күрә алга китеш юк. Менә башка регионнарда милли көрәш белән шөгыльләнәләр, аларның нәтиҗәләре дә бар. Бездә милли көрәш белән шөгыльләнүче клублар ачылса, бик күп яшьләр тартылыр иде. Ул — бик матур, үзенчәлекле спорт төре. Миңа бик ошый. Яшьләргә шөгыльләнергә мөмкинлекләр булдырылсын иде”, — дип, үз теләкләре белән уртаклаш­ты Салават.
Бүген республикада татар-башкорт көрәшен оештыру белән шөгыльләнүче юк. Ирек­ле көрәш белән шөгыльләнүче егетләрне тренерлары бары Сабантуйлар алдыннан берничә көн генә милли көрәшкә әзерли. Зуррак чемпионатларга чыгарга спортчыларга осталык та, тәҗрибә дә кирәк.
“Теләк булса, балалар белән эшләргә, әзерләнергә мөмкин. Тик ныклап алынучы юк. Безне милли көрәш буенча Россия чемпионатына чакырганнар иде. Тик егетләрне ныклап әзерләрлек кеше табылмады. Беркем дә алынмый”, — ди Николай Медведев.
Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин: “Ирекле көрәш белән шөгыльләнүчеләр республикабыз­да бик күп. Һәр шәһәрдә дә диярлек бу спорт төренә игътибар бирелә. Татар-башкорт көрәшен дә алга таба үстерәсе килә. Тик бүгенге көндә бу юнәлеш белән эшләргә алынырга теләүче җитәкче юк. Җитәкче табылса да, бик күп сорауларны хәл итәсе булачак. Мәсәлән, шөгыльләнер өчен зал, тренерларга хезмәт хакы түләү, төрле регионнарга ярышларга йөрү өчен (юл һәм яшәү чыгымнары) акча кирәк булачак. Федерация эшен алып барырлык бер егет бар иде. Тик ул армиягә китте. Минем уйлавымча, милли көрәш федерациясе эшен алып барырлык тренерлар табылса, матди якны тәэмин итү ягын да хәл итеп булыр иде”, — ди. Удмуртиядә милли көрәш федерациясенең киләчәге бармы? Монысын вакыт күрсәтер.

Нәзир Ногманов.