Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Дөрес тәрбия-бәхетле картлык
16.02.2017

Дөрес тәрбия-бәхетле картлык

Үтереп яратабыз балаларыбызны һәм шул яратуларыбыз аркасында үзебез дә сизмәстән, аларның хезмәтчеләренә әвереләбез. Балаларыбыз ничек телиләр, безне шулай биетәләр. Без, әти-әниләр, аларның кубызына биеп, дөрес эшлибезме соң? Башыбызга менеп утырган балаларыбыздан безгә нәрсә көтәргә? Юкка гына тумады бу сораулар. Редакциягә таякка таянып килгән әбинең килеп зар-моңнарын сөйләп китүе ирексездән уйга калдырды.

Хатаны тану оят түгел

«Сазлыкка баттык, кызым. Чыгу юлын таба алырбызмы икән? — дип башлады ул сүзен. Авыр сулап куйды да сүзен  дәвам итте. — Оныгым 3нче сыйныфта укый. Әле моңа кадәр мәктәпкә озаттым, каршы алдым. Көз көне аягымны сындыргач, хәзер мәктәпкә үзе йөри башлады. Кияргә күлмәкләре бик күп булса да, монысы ярамый, тегесе ярамый. Беркөнне спорт киемнәре тутырган букчасын гардеробта калдырып кайткан да: “Минем спорт киемнәремне барып алып кайт”, — дип, миңа боерык бирә. Көтмәгәндә арт якка китереп сукканын сизми дә калам. Кайчагында: «Когда ты сдохнешь?» — дип әйтеп тә куя. Баланың әтисе юк. Әнисе баш хисапчы булып эшли. Ике бүлмәле фатир сатып алды да, хәзер ике эштә эшләп, ипотека түли. Төнлә генә кайтып керә. Нәселебездә мондый азгын балалар юк иде. Үземнең әни укытучы булды. Без бик тәртипле булып үстек. Ике балам бик тәртипле булдылар, югары белем алдылар. Оныгыбыз да Ижауның яхшы лицеенда укый, тик тәртибе генә мактанырлык түгел. Әнисенә «Неврологка, я психологка алып барырга кирәк. Укытучысы белән сөйләш. Киңәшләшү зыян булмас иде»,- дип киңәш бирәм, тик ул: «Мин бу хакта башкаларга сөйләргә оялам» — ди». Нишләргә дә белмәгәнгә сезгә килдем”.

Яңа ел алдыннан булган бу әңгәмә, чарасызлыктан нишләргә белмәгән әби озак кына күз алдымнан китмәде. Нигә безнең балалар шундый рәхмәтсез, рәхимсез булып үсәләр соң? Мин бу сорауларыма җавапны Интернет челтәрләреннән дә, журналлардан да эзләндем. Нинди генә белгечнең киңәшен укысам да, барысы да әти-әниләрне балаларын дөрес тәрбияләмәүдә гаеплиләр. Бүгенге көндә укытучылар, психологлар, социологлар, табиблар кансыз, үз-үзләрен генә яратучы, бары «алырга» гына күнеккән буын үсүе хакында чаң кагалар. Күргәнегезчә, әлеге кыз да “ала” гына белә. Әби сөйләвенчә, әнисе баланың матди ягын кайгырту белән генә мәшгуль, ә баланы тәрбияләү әбигә йөкләнгән. Кызганычка каршы, кайчагында әбиләр оныкларын үзләренең балаларына карата да ныграк яратып, үсендереп җибәрәләр. Күренеп тора кыз акчаның нинди авырлыклар белән табылуын белми дә. Әгәр белгән булса, «Бусын кимим» — дип көйсезләнмәс иде. Без балалар үстергәндә сыйныф җитәкчесе: «Балаларыгыз гаиләдәге шатлыкны гына түгел, килгән авырлыкны да белеп торсыннар. Күп вакытта әти-әниләр мөмкинлекләре булмавын балаларыннан яшерәләр, алар алдында бик бай булып «уйнарга» яраталар»- дип әйткән иде. Еллар үткән саен, бу сүзләрнең хаклыгына ныграк ышанам.  Әлеге кыз 3нче сыйныфта гына укый. Ә еллар алар бик тиз үтеп китәләр. Дөнья куып, кызын тәрбияләүдән читләшкән әни кеше үз әнисенең киңәшен тотып, белгечләргә бармаса, бераздан соң булачагы көн кебек ачык.

Әнине яратмыйм, —

диде бервакыт яхшы танышым. — Безне нык яратканы өчен. Малалайлар белән сугышканда да әни безне яклау өчен йөгереп килеп җитә иде. Олы тормышка баскач безгә бик авыр булды, үз-үзебезне яклый алмый идек. Балага мөстәкыйльлек бирергә кирәк. Кечкенәдән авырлыкларга чыныгып үскәннәргә җиңелрәк», — дип тә өстәде. Әйе, балага авыр булмасын, арымасын»,- дип, һәр адымына салам җәяргә тырышабыз шул. Аннан соң буй җитеп, гаилә коргач та, һаман әти-әнисенә таянып, аларның ярдәмнәрен генә көтеп яши бирә. «Безнең кибеттә бер егет эшли. Авырлыгы бер центнер. Әле яңа гына егерме яше тулды. Әмма гаиләсе бар, җиде айлык баласы үсеп килә. Тик акылы бала-чаганыкы кебек. Хезмәт хакын клубларда йөреп, туздырып бетерә. Гаилә корса да, һаман әти-әнисе җилкәсендә утыра”, — дип сөйләде апам.

Бу шул балаларыбызны үтереп ярату бәласе түгелме соң? Яратуыбыз белән кансыз балалар гына түгел, ялкау балалар да үстерәбез икән бит. Аннан буй җиткәч тә, аларның интегеп эшләп йөриселәре килми. Бик нык үтенеп сорасаң, әти-әни бирә бит. Бүгенге көндә әти-әни пенсиясенә яшәп ятучы яшьләр аз мени?

“Балалар тәрбияләү – тормышның иң әһәмиятле өлкәсе. Безнең балалар – булачак ата-ана, үз чиратында алар да үз балаларын тәрбияләчәкләр. Ләкин моның белән генә чикләнми әле: балаларыбыз безнең картлыгыбыз да. Дөрес тәрбия — бәхетле картлык, начар тәрбия – безнең булачак кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр алдында, бөтен ил каршында безнең гаебебез”, — дигән бөек педагог А.С. Макаренко.

Белгеч киңәше 

“Яшүсмер” шәһәр профилактика үзәгенең яшьләрне һәм яшүсмерләрне тискәре күренешләрдән саклау бүлеге бүлеге җитәкчесе Фирая Нияз кызы Газизова болай дип киңәш бирде.

Әби белән үскән балаларның күбесе олыларга ихтирам, тәртипкә омтылу, физик хезмәт ярату, татар гаиләсе булса, мөселман диненә тартылу кебек бик яхшы сыйфатларга ия булалар… Ләкин кайсыбер очракта әбиләренең оныкларын артык яратуы тискәре йогынты да ясый. Мәсәлән, һәрвакыт оныкны яклау, кирәкмәгән жирдә дә мактау, бүтәннәрдән өстен кую, кыйммәтле бүләкләр, акча бирү… Бу хәлләргә игътибарны юнәлтеп, вакытында кискен чаралар кулланылмаса, озакламый баланың тормышында күнелсезлекләр чыгуын көт тә тор…

Әби белән әнинең бала алдында ызгышулары, бер-берсен хурлаулары, бер-берсен мыскыл итүләре балага начар тәэсир итә. Бала белән ялгыз калганда да өлкәннәр бер-берсенең кимчеләкләрен түгел, ә яхшы яклары турында әйтеп, хөрмәт хисе уяту мөһим. Балага икенче кешегә кычкырырга, кизәнергә, сугарга ярамаганлыгын аңлатырга кирәк. Аралашу, сөйләшү, һәр вакыйга, караган фильм буенча фикер алышу файдалы. Бала ялгыш фикердә булса, ипләп кенә дөресләргә кирәк. Аңлашканда тупас, дорфа булырга ярамый. Бала безне кабатлый,  шуның өчен кешеләр белән булган мөгамәләгезне күз аллагыз.

Болар унай нәтижә бирмәсә, психологка барырга киңәш итәм. Шуны искәртәсем килә: ата-аналар, әби-бабайлар иң беренче чиратта баланы психологка алып барырга кирәктер дип уйлыйлар. Ә мин киресенчә, иң беренче чиратта өлкәннәрнең үзләренә психологка барырга киңәш итәр идем. Чөнки барысы да өлкәннәрдән башлана.

“Яшүсмер” (« Подросток») шәһәр профилактика үзәгендә бушлай психолог хезмәте күрсәтелә. 78-10-40 телефоны буенча шалтыратып языла аласыз.

Рилия Закирова.