Дөрес тәрбия бирик!
Күкләр белән Җирне яралткан, барча кимчелекләрдән пакь булган һәм хәмед-мактауга бердәнбер лаеклы булган Аллаһы Тәгаләгә барча хәмед-мактауларыбыз вә сәналәребез булса иде. Без Аңа ышанабыз, Аны мактыйбыз, Аңа гыйбадәт кылабыз, Аллаһыга тәвәккәл кылып, бөтен эшләребезне Аңа тапшырабыз. Кемне ул һидаятькә күндерсә, аны һичкем тайпылдыра алмас. Кемне исә Аллаһы Тәгалә туры юлдан тайпылдырса, аны һичкем һидаятькә күндерә алмас. Тиңдәше булмаган Аллаһтан башка һич башка иләһ юклыгына вә Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә аның колы вә илчесе булганына шәһадәт китерәм.
Беренче сентябрьдән балалар бакчалары, мәктәпләр эшли башлады. Мәчеттәге сыйныфлар да балаларны кабул итте. Шуңа күрә мин бүгенге вәгаземдә ислам динендә балалар тәрбиясе турында сөйләмәкчемен, иншәАллаһ.
Балалар әти-әнигә буйсынып яшәсен өчен гаиләдә хатын иренә буйсынырга тиеш. Билгеле, хатынның үзенең фикере, карашы була, әгәр ул иренекенә туры килмәсә, иң кимендә, уртак фикергә килергә тырышырга кирәк. Ә инде хатын үзенең нәфсен тыеп, горурлыгын буйсындырып, иренең фикерен кабул итсә, күңелендә каршылыгы булса да, аңа Аллаһы Тәгаләдән әҗер-савап тагын да арттырылып биреләчәк. Бала әнисенең әтигә буйсынуын күреп үссә, ул шул үрнәккә ияреп әти-әнисенә буйсынуны табигый хәл итеп кабул итә. Әгәр хатын иргә буйсынмаса, балалардан әти-әнигә буйсынуларын көтеп тору файдасыз эш. Шундый гаиләләрдә үскән балалар тәрбиячеләре, укытучылары, мөгаллим-остазлары әйткәнне дә тыңларга ашыкмый. Бөтен мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)гә буйсынырга тиеш һәм динебез кушканча шулай ук: хатын — иргә, балалар ата-анага, гади мөселманнар — өсләренә билгеләнеп куелган имамга, берәр оешмада эшләүчеләр җитәкчеләренә буйсынырга тиешләр. Моны Аллаһы Тәгалә үз хикмәте белән билгеләп куйган, кешеләр арасында бу буйсыну булмаса, тәртип бетә, фетнә туа.
Тагын бик мөһим мәсьәлә: ул да булса, балага яхшы үрнәк күрсәтү. “Балалар — ата-аналарының көзгесе”, — дип, дөрес әйтәләр. Чөнки балалар ата-ананың тотышларын, сүзләрен, гадәтләрен кабатлыйлар. Әгәр әти-әнисенең сүзләре эшләре белән туры килми икән, балалар бу сүзләргә колак салмый башлыйлар. Чөнки балалар кечкенә булсалар да, ялганның нәрсә икәнен бик яхшы беләләр. Ә сүз белән эш туры килмәгәч, бу иң зур ялганнардан санала. Үзебез эшләмәгәнне ничек итеп баладан таләп итәргә? Яисә үзебез тыела алмаганны, ничек итеп баланы тыеп була? Мондый очракта тәрбиянең уңышсыз булуы көн кебек ачык.
Баланы тәрбияләгәндә, ата-ана бер сүздә булырга тиеш, әгәр әтисе баласын ачулана икән, әнисе катнашмаска тиеш, ә әтисенә кушылып балага канәгатьсезлеген белгертсә, тагын да яхшырак. Әгәр андый очракта әни кеше баласын яклый башлый икән, бу — тәрбиянең төбенә балта белән чабу. Балалар кечкенә психологлар, алар моны бик тиз күреп алалар: “Әһә, әни мине яклады, димәк, әтинең авторитеты юк. Мин нәрсә эшләсәм дә, әни мине яклаячак”. Шушы мизгелдән алып гаиләдә әхлак ягыннан гарип бала үсә башлый. Шуңа күрә балаларга карата бөтенебезгә дә бер сүздә булырга кирәк: әти-әниләргә дә, әби-бабайларга да, остаз-мөгаллимнәргә дә. Ачулансак бөтенебез ачуланыйк, беркем дә баланы якларга тиеш түгел.
Балалар ата-аналарыннан күреп, алардан кабатлап, төрле эш кораллары алып, нәрсәдер эшләргә тырыша башлыйлар. Әгәр бу эшләр балага зарар китерми икән, иң кимендә, без аларга рөхсәт итәргә тиешбез. Бераз аларга булышып, бу эшне дөрес башкарырга өйрәтергә кирәк, чөнки баланың эш белән кызыксынуы яхшы. Кечкенәдән эшләп өйрәнсә, баланың эшкә карата мәхәббәте барлыкка килә. Әгәр без шул вакытта баланы тыйсак, яисә ачулансак, без аның киләчәктә ялкау булып үсүенә сәбәп кенә булдырабыз.
Балалар, ачуланудан яисә җәза алудан куркып, бик еш кына ялганлаша башлыйлар. Кайвакыт бернинди сәбәпсез, фантазиягә бирелеп тә арттырып җибәрәләр.
Кайвакыт балалар булган гаепләрен яшереп, акланыр өчен ата-аналарына остазлар турында нахак сөйлиләр. Аңлашыла, ул сезнең сөйгән балагыз, ләкин аңа ышанып, остаздан шикләнү дөрес гамәл түгел. Бер мисал китерәм. Бер укучының әтисе мәктәпкә остаз булып урнашкан. Үз улын укыта башлаган. Һәм ни гаҗәп, ул үзенең баласының икейөзле булганына аптырап калган. Чөнки баласы гаиләдә бер төсле, ә мәктәптә бөтенләй икенче кеше. Үз күзе белән күрмәсә, бәлки ышанмас иде дә.
Балалар алдында гаиләдәге булган үзара каршылыкларыгызны да чишмәгез. Балалар моны бик авыр кичерәләр. Кычкырышып, талашып, яисә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклаулар еш булган гаиләдә үскән балалар шулай ук кычкырышалар, талашалар хәтта сугышалар. Ир хатынына, хатын иренә кычкырса, балалар да кычкырырга тотыналар. Балачакта сеңгәннәрне соңыннан бетерүе бик кыен һәм күпчелек кеше моны булдыра да алмый. Шуңа күрә балалар алдында конфликтка керергә ярамый, ягъни бу мәсьәләне бала югында чишәргә кирәк.
Шулай ук сүздә тора белергә кирәк. Әгәр сез балага: “Хәзер каеш белән эләктерәм”, — дисәгез, ә бала тыңламавын дәвам итсә һәм сез аны сүз белән генә куркытсагыз, бала бозыла башлый, чөнки ул сезнең вәгъдәгезне бозуыгызны белеп тора. Эләктерәм дигәч, эләктерергә кирәк. Инде әйткәнемчә, балалар кечкенәдән үк көчле психологлар һәм алар безнең яктан булган һәрбер ялганны тиз эләктереп алалар. Җәза бирәм дип кенә куркытып, җәзаны бирми калсак, бала безнең куркыту сүзен буш сүз дип кабул итә башлый. Бала сүзендә тормаган әтисен яисә әнисен тыңламый башлый.
Сабыйларыбызны шәригатебез кушканча тәрбияләп, иманлы, тәүфыйклы, акыллы балалар үстерергә язсын.
Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов,
Җәмигъ мәчете имамы.