Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Дөресен генә әйткәндә… №19 (1057)
7.05.2013

Дөресен генә әйткәндә… №19 (1057)

Сезнең өчен Җиңү көне нинди бәйрәм? Бу бәйрәм көнендә нинди хисләр кичерәсез?


Алия Сипова (Ижау):

9 май — күңелгә иң якын бәйрәмнәрнең берсе минем өчен. Әйе, май ае җитүгә әдәбият дәресләрендә Җиңү бәйрәменә багышланган шигырьләр ятлана, Бөек Ватаныбызны яклаучыларны искә алып, сыйныф җитәкчеләре ачык дәресләр үткәрә, халык хәтереннән мәңгегә җуелмас Җәлил рухы кабат уяна иде.

Ниндидер аңлатып бетерә алмаслык дәрт, талпыну, горурлану хисләре биләп алган мондый вакыт елга бер килә. Сугыш дәһшәте тынарга берничә генә ай кала вафат булган кавалерист бабамны яраткан атын иярләгән килеш күз алдына китерергә тырышам. Нинди булган икән ул? Әбиемнең әтисе булган ул бабамны мин белмәсәм дә, буыннар чылбыры аша миңа якты тормыш бүләк иткән якын кешеләремә мин бүген чын йөрәктән рәхмәт әйтәм.

Илфат Хөрмәтов (Ижау):

Җиңү көне илебездә яшәүче бар кеше өчен дә бөек бәйрәм һәм җир шарының кайсы почмагында булсак та, без бу бәйрәмне онытмаска тиеш. Шәхсән, минем үземә Җиңү көне горурлык, сөенечле күз яшьләре белән тантаналы рәвештә билгеләп үтелә торган бәйрәм һәм безнең бүгенге көнебезнең тынычлыгы өчен гомерләрен аямыйча тынычлык өчен көрәшкән сугыш каһарманнарын искә алу, хәтер көне булып тора. Бу көнне ел саен шәһәребезнең Үзәк мәйданында узган Җиңү тантанасын карарга барам, зәңгәр экран аша күрсәтелгән бәйрәм тапшыруларын, фильмнар карарга яратам.

Фәйрүзә Садриева (Сарапул):

Бу матур бәйрәм көнне без өлкәннәребезнең күңелен күрергә, сөендерергә, олыларга тырышабыз. Тик мондый хөрмәт аларга Җиңү көнендә генә түгел, һәрвакыт күрсәтелсен иде. Бүгенге көндә бик санаулы гына калган ветераннарыбызга сәламәтлек, иминлек, бәхетле картлык телисе килә.

Илгизә Тимирова (Ижау):

Җиңү көне, минем уйлавымча, иң мөһим, бар нечкәлекләренә кадәр уйланылып, зур әзерлек белән үткәрелә торган бәйрәм. Минем үземнең дә әби-бабам ветераннар, аларга бүгенге көндә 92 яшь. Аларның Җиңү бәйрәмен түземсезлек белән көтеп алулары, бу хакта еш сөйләүләре 9 май өлкәннәргә никадәрле кадерле булуын аңларга ярдәм итә.

Бабамның бәйрәм көнне күкрәгенә медальләрен тагып, оныкларын ияртеп, парадка чыгуын, кайткач бик кадерләп бүләкләрен өстәл өстенә куюын күз алдына китергәч, нигәдер менә бу хакта язып утырганда да күземә яшь тула. Өлкәннәргә, минемчә, иң мөһиме — игътибар! Тәмле ризыклар пешереп чәй табыны артында бергәләп сөйләшеп утырсаң да, олы кешенең күңеле була. Ә Җиңү бәйрәмендә бигрәк тә!