Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Дөресен генә әйткәндә… №14 (1052)
4.04.2013

Дөресен генә әйткәндә… №14 (1052)

Дөресен генә әйткәндә… №14 (1052)


Өлкәннәр еш кына яшь буынны битарафлыкта гаепләргә ярата. Компьютер, телефонга багыналар да, берәүне дә күрмиләр, ишетмиләр, янәсе. Ә бит виртуаль дөнья мең чакрым араларны якынайтып кына калмый, йөзләгән, меңләгән яшьләрне үзара берләштерә. Арабызда милләтпәрвәр, кыю фикерле, актив яшьләребез сирәк, дип борчылган өлкән буынны тынычландырырга ашыгабыз. Татар җанлы яшьләребез бар һәм аз түгел. Алар милли тормышка, вакыйгаларга кагылышлы уй-фикерләрен социаль челтәрдә белдереп, актив позицияләрен күрсәтәләр, битараф булмауларын дәлилләп торалар. Әйтик, март уртасында узган “Татар кызы — 2013” бәйгесе турында социаль челтәрдә кызу фикер алышулар һаман да дәвам итә. Яшьләрнең үзара аралашуларыннан чыгып, алар, татар теленең кыйммәтен аңлый, телебез өчен борчыла, дигән нәтиҗәгә килдек.

Динара Аюпова: “Миңа кичәнең гел татар телендә генә алып барылуы ошап бетмәде. Ара-тирә русча да сөйләргә булыр иде”.

Гөлшат Красноперова: “Бу бит милли бәйге иде. Татар сылуларына багышланган кичәне рус телендә алып бару һич килешми, минемчә”.

Дилия Гатауллина: “Икенче юлы татар телен камил белүче дусларыгызны дәшерсез. Алар сезгә тәрҗемә итеп торырлар”.

Рушана Азар: “Татар исемен йөртүчеләргә татарча бернәрсә дә аңламадым, дип зарланып утыру оят булырга тиеш. Рус телле тамашачылар өчен махсус концерт оештырылды. Әйе, күпмилләтле Удмуртиядә яшибез, әмма милли чараны татарча уздырмау дөрес булмас иде. Өстәвенә, бәйгедә катнашкан кызлар туган телебезгә кагылышлы белемнәрен баеттылар, дисәм, һич арттыру булмас”.

Ләйлә Шәймөхәммәтова: “Чараларны рус телендә уздыруның ни авырлыгы бар? Татарстаннан читтә яшәсәк тә, туган телебездә чаралар уздыра алганга сөеник. Динара, бу сиңа татар телен тирәнтен үзләштерү өчен этәргеч булсын”.

Рөстәм Вәлиев: “Русча сөйләтеп, җырлатып татар кызын сайлау мәзәк бит. Ул вакытта бәйгене «Урыс кызы» дип кенә атыйсы кала. Рус телле чараларда берәү дә монда татарлар бар дип, татарча сөйләшми әле”.

Рушана Азар: “Мондый чаралар оештырылмаса, телебез дә онытылачак бит. Соңгы берничә елда республиканың “Иман” татар яшьләре берлеге тарафыннан саф татарча алып барылган бердәнбер чара бу. Безнең өчен зур җиңү! Туй үпкәсез булмый, диләр, кимчелекләрне игътибарга алып, киләчәктә хаталар өстендә эшләрбез”.