Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Дөнья иминлеге – нигездә
1.08.2013

Дөнья иминлеге – нигездә

“Ташландык нигездән дә шыксыз, котсыз күренеш бармы икән бу дөньяда? Әйтерсең лә кешеләр бөтен ямьне, бар матурлыкны үзләре белән алып китәләр…”

Язучы Мәдинә Маликованың әлеге сүзләре бүгенге хакыйкатьне ассызыклый. Әмма моның белән килешми мөмкин түгел.

Кызганыч, көннән-көн нигез дигән сүзнең эчке мәгънәсе кечерәеп бара. Шулай булмаса, бүгенге көндә ташландык хәленә калган йорт-нигезләрнең саны артканнан-арта барыр идеме?..

Билгеле, нигез ташлаучылар арасында язмыш сынавына дучар ителеп, туган йортларыннан китүчеләр шактый.

Урта мәктәпне тәмамлагач, яшьләрнең 90% укырга дип, авылларын ташлап шәһәргә китә. Шуларның бер өлеше шул ук шәһәрдә, яхшы эш табып, урнашып та кала. Бер караганда, авылга да кайтыр идең, әмма синең белгечлек буенча эш урыннары бөтенләй булмаса?.. Дипломлы килеш фермага, яки паркка барасы килми бит. Нишлисең инде? Кабат шәһәргә таба юл аласы була. Менә шуннан соң инде нигез дигән төшенчәне яңа урын, яңа йорт, минем өем кебек сүзләр алмаштыра башлый…

Сүз бит авылга кайтып, тулысынча шунда нигезләнү, төпләнү турында да бармаска мөмкин. Һичьюгы, атнага бер, айга бер, ике-өч айга бер булса да кайтып, нигезне чистарту, ата-бабаңның рухын канәгатьләндерү белән генә дә аңлатыла ала. Шунысы кызганыч, хәтта аяныч: туган авылында нигезе булып та, авылга кунакка кайтканда, беренче тапкыр әни сүзен әйткән, дөньяга карашы формалашкан нигезенә түгел, ә башка бер йортка, апасына, абыйсына, дустына яки башка берәүгә кайтып төпләнү күренешләре дә очрап тора бүгенге тормышта.

Шулай да, мондый кешеләрне гаепләп чыгарга ашыкмыйм, минем моңа хакым да юк, чөнки аларның да, бәлки, сәбәпләре бардыр. Кеше үзе элегрәк яшәгән нигезендә ниндидер туганының торуын да ошатмаска мөмкин, бәлки, күршеләр белән мөнәсәбәтләре бик үк яхшы түгелдер. Мондый җавапларның рәтен тагын да зурайтырга мөмкин булыр иде. Ләкин, ничек кенә булмасын, кеше тамыры береккән йортны, һичьюгы, елына ике мәртәбә булса да кайтып урарга тиештер, минемчә.

“Безнең тамырлар – туган-үскән җирдә. Башта тамыр өзелгәнен сизмисең әле. Аның булуын, кирәклеген дә белмисең, белем алып, һөнәр үзләштереп йөргәндә, өлкәнәя башлагач кына тамырсызлык сизелә… Тормыш җиле тәгәрәтеп йөртә башлагач, син нәрсәгә генә тотынып карамыйсың. Җилгә каршы торырга тамыр юк. Тамырсыз агач корый. Тамырсыз үлән чери. Адәм баласы бит агачтан да, үләннән дә сизгеррәк. Дөнья иминлеге – тамырда”, – дип язып калдырган Миргазыян Юныс.

Апа-абыйларның картаймыш көннәрендә авылларга яшәргә дип кайтуларын, “Үлгәч тә мине туган авылым зиратына кайтарып күмегез”, — дип васыять калдыручыларны мин аларның шушы тамыр төшенчәсен, соңарып булса да, аңлауларында күрәм. Без, бүгенге көн яшьләре, әлеге тамыр, нигез төшенчәләрен аңларга соңламасак иде.

Лениза Гатауллина, Казан шәһәре