Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Дәүләт Советы премиясе тапшырылды
3.12.2015

Дәүләт Советы премиясе тапшырылды

Ноябрь ахырында  Удмуртиянең югары уку йортларында укучы 20 студентка Дәүләт Советы премиясе тапшырылды. Әлеге премия 2014 елда, сәләтле яшьләргә  ярдәм итү максатыннан, Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев инициативасы белән булдырылган иде. Ул югары уку йортында белем алучы республикакүләм, россиякүләм бәйгеләрдә, конкурсларда, олимпиадаларда, фестивальләрдә җиңү яулаган студентларга бирелә. Шулай ук премияне студентлар үзидарәсе органнары җитәкчеләре, фәнни берләшмә әгъзалары,  волонтерлар оешмаларының активистлары да алырга хокуклы. Премиянең күләме 11500 сум. Быел премия лауреатлары исемен яулаучылар арасында безнең милләттәшебез Инзилә  Хөснетдиновада бар иде. Премияне тапшыру тантанасыннан соң мин Инзилә белән очраштым.

Инзилә Ижау шәһәрендә туып-үсеп, гади мәктәптә укый. Шул ук вакытта музыка мәктәбендә дә белем алып, аны уңышлы гына тәмамлаган. 10нчы сыйныфта укыганда һөнәри дәрәҗәдә җиңел атлетика белән шөгыльләнә башлый. Инзилә – физик культура, хокук буенча мәктәп укучылары арасында  узган россиякүләм олимпиада призеры. Бишенче сыйныфта укыганда туган юрист булу хыялын чынга ашыра милләттәшебез. 2014 елда Удмурт дәүләт университетының “Хокук, социаль идарә итү һәм куркынычсызлык институты” факультетын кызыл дипломга тәмамлый. Аннан укуын магистратурада дәвам итә. Бүгенге көндә 2нче курста укый. Премия белән бүләкләү өчен Инзиләне Удмурт дәүләт университетының фәнни Советы тәкъдим иткән. Моның сәбәпләре дә юк түгел. Бу турыда Инзилә үзе сөйләде: “Укуымның беренче елларыннан студент тормышында актив катнашып киләм. Беренче курстан бирле факультетның җиңел атлетика һәм чаңгы ярышлары буенча җыелма командасы составына керәм. Мин спортның бар юнәлешен дә яратам: тимераякта, чаңгыда шуам, йөзү белән мавыгам, йөгерәм, велосипедта йөрим”, — ди Инзилә.

Бүгенге көндә ул Ижауның бер оешмасында юрист булып эшли, ә кичләрен укый. “Шул арада спорт белән дә шөгыльләнергә дә вакытым кала. Минем киләчәккә булган планнарыма, әлбәттә, һөнәри яктан үсү һәм спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешү ”, — дип сөйләде Инзилә. Әңгәмәбез вакытында милләтебез, телебез темасын читләтеп үтә алмадык. “ Мин үз халкыма, аның традицияләренә, туган телебезгә хөрмәт белән карыйм. Гаиләдә татарча сөйләшәбез, үз гореф-гадәтләребезне сакларга тырышабыз”, — диде.

Инзиләне Дәүләт Советы премиясенә лаек булуы белән ихлас күңелдән котлап, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез.

Гүзәл Шакирова.