Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


6.12.2019

Дәҗҗаллар очы

Нурания Төхвәтуллина

Чакрым ярымга сузылган озын, киң урамыбыз рәсми рәвештә Карл Маркс исемен йөртсә дә, аны бар да Олы юл диләр. Урамның чокырдан соңгы өлеше Советская исемен йөртсә дә, безнең башына исә Дәҗҗаллар очы дигән ямьсез кушамат тагыл­ган. Бу кушаматны минем белән дә бәйләп сөйләгәнгә, эчем поша, ачуым килә. Безнең халык бигрәк сәер инде, хыялга бай диимме, берне биш, юкны бар итеп борчак сибәргә ярата, кай арададыр кушамат та тагып куя. Ә кушамат инде чат ябыша – кырып та төшерермен димә. Менә минем дә нинди матур Мәфтуха дигән исемемне бозып, Петуха дип йөртәләр. Шул да булдымы исем?
Менә шушы безнең – ул вакытта әле Чокырча дип атала торган очыбызга моннан егерме биш еллар элек Нәфисә исемле яшь килен төште. Хәер, яшь диюем дә, төште диюем дә төгәл түгел. Мин үзем, мәсәлән, унтугыз яшемдә кияүгә чыктым, ә моңа инде егерме дүрт икән, имеш, укыган, институт бетергән. Алучысы булмагач, укып йөргән инде шунда, ничек җырлыйлар әле, егермедән узган кызлар кала заем помощька дипме. Төште диюем исә шуңа дөрес үк түгел, болар башка чыккан пар булып, ялан кырда — авыл башында — казыксыз җиргә казык кага башладылар. Аллага шөкер, үзем ул яктан бәхеткә тиендем. Төп йортта алты гына ай торып, өр-яңа йорты, ак мунчасы, каралты-курасы җиткереп куелган менә дигән хуҗалыкка башка чыктык. Кем әйтмешли, әзер ояга күкәй салдым. Бәям дә югары иде бит — янып торган япь-яшь кыз, теге укып йөреп сазаган нәрсә түгел инде.
Нәфисә Пермь өлкәсе Барда районыннан булып, пединститутның музыка бүлеген тәмамлаганнан соң, юллама белән безнең районга эшкә җибәрелгән икән. Укып йөрсә дә, кара эшкә дә нык булып чыкты яңа күршебез. Атна дигәндә ире Габденур белән кирпечтән өйләренең нигезен эшләп бетерделәр. Сабан туйларына кадәр каяндыр әзер бура китертеп, өйләрен күтәртеп, түбәсен кояшта ялык-йолык килгән ак калай белән ябып та куйдылар. Менә сиңа йомыкый гына, каткан тракторчы Габденур белән башкорт кызы! (Хәер, аның башкортлыгы шул кадәр генә бугай: саф татарча сөйләшә, башкортча бөтенләй белми. Аларның авыллары 1956 елга кадәр татар саналып йөргән дә, шул елдан башкорт­ка күчереп язып куйганнар, хәзер паспортларының милләте дигән җирендә башкорт дип языла икән. Алла сакласын, без менә ар авылы белән рәттән яшибез, безне дә удмурт дип язып куйсалар нишләрсең?) Бурасы да әзер, ак калаен да тапканнар. Безнең теге карт җүләрләр – биата белән биана, Аллага шөкер, рәис колхозга кайткан шифердан өлеш чыгарды, каян алырыең әле, дип куанышып яталар. Кеше әнә ак калай белән яба. Ә-әй, япсыннар сана, әле бер коры өйләре калкып тора, абзар-мунча, капка-койма – берсе дә юк. Аларын өйгәнче, чөйләре чыгар. Капка–койма гына сиңа, иң кирәге су әле монда. Мин фермадан кайт­канчы, урам коесының суыннан кызыл балчыклы ләм генә калган була. Нишләргә дә белгән юк, сусыз яшәп буламыни? Аптырагач, бианам иртүк, мин эштән кайтканчы, килеп, ике-өч көянтә су ташып куя башлады. Аңа да кыен инде, алар бездән шактый ерак торалар. Малаена ягъни минем иргә су ташырга әйтә дә, тегесе керфеген дә селкетми, хатыншамыни мин, Габденур кебек көянтәләп су ташып йөрергә, ди. Шулай да әйтә торгач, кузгалды бит (сүз керми калмый ул), кое бурасы әмәлләп куйды. Алла бирсә, үз коебыз булыр. Югыйсә, бу урам коесы минем өчен бер бәлагә әйләнде. Күп сүзле явыз Хәмдениса карчык бианайга: “Теге уйнаштан туганың фермада йөргән пычрак бутые белән кое өстенә басып су ала, тагын шулай эшләгәнен күрсәм, коега төртеп төшерермен”, — ди икән. Билгеле, бианам моны миңа шомартып, йомшартып кына әйтте, дөресен күрше хатыны Фирзалия җиткерде, ул да шунда булган. Җен карчыгы! Коега төртеп төшерермен, имеш. Мин аның үзен, өчкә бөкләп, кое төбенә ыргытырмын. Көнгә өч тапкыр кул белән егермешәр сыер сауган хатын булырмын мин, аның кебек кабер якасына баскан нәрсә түгел. Уйнаштан туган, имеш. Аңа мин гаеплеме? Сугыштан соң ирләр дефицит булгач, нишләмәк кирәк? Әни дә фәрештә булмаган инде. Кеше шул кычытмаган җирне кашырга гына тора, үзенең борын астын күрми. Хәмденисаның энесенең кызы әле күптәнме уйнаш­тан бала тапты, багана саен ике-өч ир-ат булган заманда да. Хәер, баласы-ние белән кияү өенә этеп-төртеп илтеп куйдылар куюын.
Менә шундый күршеләр белән гөрләшәбез без. Хәмдениса надан бер нәрсә инде, әле аның укыганы да аннан уздыра. Укытучы Кифаяны әйтүем. Минем Нәүфәл аның ире Рафинат белән безгә кое бурасына агачка барган иде, кайткач бераз сыйланып утырдылар. Рафинат, бераз кызып алса, җырларга-биергә ярата. Менә хәзер дә, Нәүфәл кулына гармунын алуга, башын бер якка кыек салып, сузып җибәрде:
— Са-а-рман Сәхипләрдә
Пешә кура җиләге.
Хәзер инде үзенең дә
Өзеләдер үзәге, и-их, — диде дә тыпырдап биеп тә китте. Искәртмәстән өй ишеге каерылып ачылып, салкын һавага чорналган Кифая атылып килеп керде дә кергән уңаена диярлек Рафинатны чалып екты. Гөрселдәп барып төшкән гәүдәгә карчыгадай ташланып, боз чатнап ярылган тавыш белән «Хайван! Үләксә!” дип, тагын әллә нинди әйтергә оят сүзләр белән сүгенеп типкәли башлады. Нәүфәл белән мин, өнсез калган җиребездән айнып, аларның араларына кердек. Тик котырган хатынны аерып алу мөмкин түгел иде, әйтерсең аңа җеннәре булыша. Югыйсә, гәүдәсе дә минем кадәр генә — метр ярым бит инде. Ул арада Кифая иренең чигәсенә очлы башлы кышкы күн итеге белән китереп типте, ирнең чигәсендә кан күренде. Котым алынып, Кифаяларга йөгереп кереп, биатасын алып чыктым, Алла сакласын, бер-бер хәл булса, суд юлында йөртерләр. Өчәүләп Рафинатны исәрләнгән хатыныннан көчкә аерып алдык. Әл-лә-лә! Менә сиңа укытучы! Балалар тәрбиячесе! Нәүфәл белән шактый вакыт аңыбызга килә алмагандай тордык. Чәй эчәргә утыргач кына Нәүфәл:
— Яшьлегендә, кияүгә чыкканчы ук, киртәсе булмаган нәрсәдән ни көтәсең инде? — дип көрсенеп куйды. Кифаяның кияүгә килгәч бәбиләвенә ишарә иде бу. Шулай килгәнгәдер инде, өч-дүрт ел биата-бианага, иренең туганнарына бик тә ярарга тырышып яшәде. Аны “Борынгы киленнәр кебек бианасының комганын җылы судан өзми”, — дип мактадылар. Ә инде икенче баласын – улын кулына алуга, дилбегә Кифая кулына күчте. Карт­ларны ашаудан аерды, нәрсәдер күңеленә ошамаса, аларга кул озайтырга да кыенсынмады. Биана, килене эштән кайтыр алдыннан, урам пычрагын, карын-буранын ерып, түбән очта иренең вафатыннан соң ялгызы гына яшәүче кызына кунарга йөри башлады.
Кифая эштә чагында гына, өенә кайтып килде. Ирнең апа-сеңелләре туган нигезгә эзне суытырга мәҗбүр булдылар. Рафинат исә, гипнозланган кебек, “Безнең Кифая дөрес сөйли ул”, — дип йөрүдән уза алмады. Авылда исә шундый такмак таралды:
Биек тауга менеп бара,
Эрзинкәләре тая.
Сы- сы-сырда өч усал бар,
Шуның берсе — Кифая.
Апрель ахырында бәби алып кайт­тым – коңгырт чәчле, коңгырт күзле үземә охшаган кыз бала. Бәхетле, гомерле бала булсын да, тигезебез белән үстерергә язсын, ярабби Ходаем. Биата-биана да бик шатланды. Мулла чакырып, исем куштырдылар, бәби туе үткәрделәр. Кышын кое казыткан идек, бәхетебезгә суы мул чыкты, насос төшереп, суны шланглар белән өйгә, мунчага, абзарга суздык. Фирзалияләр дә суны бездән суырта башладылар.
Габденур хатыны да кыз тапты. Тик ул минем кебек еллап дек­рет ялында утыра алмады, баласына дүрт ай дигәндә, эшкә чыкты. Чыкмый нишләсен, әле һаман абзар-кура җиткерә алмыйлар, ярый мунчага өлгәштеләр инде өлгәшүен.
Габденурлар һаман урам коесыннан су ташый. Ташысыннар әйдә. Аның хатыны, җан тирләрен түгеп, фермада чиләнми бит. Матур киенеп, мәктәпкә, балалар бакчасына бара да, пианинода уйнап, балаларны җырлатып-биетеп, ял итеп кенә кайта. Әле шуны мактап торган булалар бит. Имеш, атна саен бианаларын мунча ягып кертә, өс-башларын юа, үзенең өеннән элгәре аларныкын юып чыгара… Юса соң, утар биясе кебек симереп кенә ятсынмыни, әзрәк тир чыгарып эшләсен. Ул гына түгел инде эшем кыручы, миңа да бианайларда яшәгәндә тын алырга да вакыт булмады – бер эш бетүгә, икенчесе көтеп торды. Үзем дә инде, юләр, нәкъ җәйге эш вакытында кияүгә чыкканмын бит. Егерме биш сутыйлы бәрәңге бакчасын утыртудан, колхоз бүлеп биргән егерме сутыйлык чөгендер җирен сирәкләүдән башлаган идем, баш калкытып та булмады: әле суган төбе ачасы, әле помидор төбе өясе, әле җиләк, карлыган җыясы, әле печән әйләндереп киптерәсе… Ярый инде биш-алты сәгать йокларга төне бар. Алай да бер тапкыр көндезен дә ял тияр кебек иде – булмый калды. Мин иртәнге савымнан кайтканда ук, дөбер-шатыр килеп, яшенле яңгыр якынлашты. Аллага шөкер, рәхәтләнеп сузылып ятып ял итәм икән дип, куана-куана кайттым. Безнең өйдә шулай иде: мендәр кадәр болыт күренсә, әни белән икебез олы ястыкка баш төртәбез дә рәхәтләнеп черем итеп алабыз, кайчагында, йоклый торгач, кич җиткән була. Ә монда… Йокларсың сиңа. Йокламый гына тор әле. Әнә лапаста ир, һәр көнне эштән кайткач, әзләп-әзләп ярган утын яркалары таудай өелеп тора. Шуларны өй миченә, плитәгә, мунчага дип сорт­лап, аерым-аерым әрдәнәләргә өеп куясы булды. Аннан инде яңгыры да тынды, савымга барыр вакыт та җитте. Һәм менә көн саен шулай хуҗалыкта эш табылып кына тора, сузылып ятып хәл җыярга җай чыкмый. Шунысы инде, ашау әзерләп мәшәкатьләнәсе юк, мин эштән кайтуга өстәлдә кайнар аштыр, шулпадыр, йомшак өчпочмак, пәрәмәч, майлы коймак, белен, шәңгәдер көтеп тора. Әйтәсе дә юк, бианам пешеренергә ярата. Яратмый нишләсен, ике малае белән ире пешермәс бит инде, мин фермада. Тик ашау белән генә түгел шул, йок­лап аласы килә. Беркөнне иртәнге савымнан кайтып, биш-алты кыстыбыйны сугып куйгач, карават астына бер мендәрне ыргытып бәрдем дә кердем дә яттым, этем дә искәрмәде. Рәхәтләнеп кичке савымга кадәр йок­лаганмын. Яңасын күтәргәнче, абзар-лапас түбәсен узган елгы салам-печән чүпләреннән арындырасы бар дип эзләп йөргәннәр мине. Чистартмаса тагын, каны катышмас әле, шуның өстенә генә салырлар.
Башка чыккач, инде дә ял итим дип, яшелчә-мазар утыртып мәшәкатьләнәсе түгел идем дә, биана:”Хәзер суыгыз бар, яшел суган кыягына да аптырап тормассың, әле бала белән өйдә утырганда, өч-дүрт түтәл яшелчә үстерерлек кенә вакытың булыр”, — дип, идән астындагы бәрәңге шытыгын сындырырга килгән җиреннән март уртасында ике тартма помидор чәчеп китте, малаена, минем иргә, парник эшләргә кушты. Бар икән инде, монда килеп командалык итмәсә. Каршы да әйтеп булмый. Килен булып төшүгә үк, Нәүфәл кисәтеп куйды: ”Әни белән сүзгә киләсе булма. Нинди генә булса да, ул — әни, дөньяда иң газиз кешем.” Бәрәңге утыртырга килгәч, помидор үсентеләрен парникка бианай үзе үк чыгарып утыртты тагын. Сабан туе алдыннан өй юарга килгән иде, кичен малае белән помидорларны аерым чокырларга күчерделәр. Эшләсеннәр сана, аларның минем кебек бәби имезәсе, бала чүпрәге юасы юк бит.
Ага сулар гел шулай дигәндәй, еллар бер-бер артлы йөгереп кенә тора. Тагын бер кыз алып кайттым. Малай булмасмы дигән идем дә, Ходай бирмәгәч, нишлисең инде. Бианай юата: “Уңган хатын ул таба, изге хатын кыз таба”, — дигән була. Ярар әйдә, орлыгы Бохарада түгел, малаен да алып кайтырмын, Алла бирсә.
Печән өсте җитте. Авыл кешесенең җенен өзә торган эш-мәшәкать. Безнең авыл болыннарга ярлы. Печәнлек җирне авылдан унбиш чак­рым ераклыкта ага торган Кесмәс буеннан өләшәләр. Минем Нәүфәл жирәбә буенча гектарлы кишәрлек санын тартып чыгарган. Безнең икебезгә алтмышлап сутый тиядер иде, калган кырыгына Фирзалияләр белән Габденурлар кушылды. Трактор чанасына (арба булмады микәнни соң, җәй көне чанага төялеп йөр инде, адәм көлкесе) утырып, Кесмәс буена юнәлдек.
Әй, бу җәйләрнең рәхәтлеге! Зәңгәр күктә балкыган кояш бөтен җир өстенә шифалы нурларын сибә, йомшак җил битләрдән, чәчләрдән иркәләп кенә сыйпый. Дөнья матур, дөнья киң! Әнә ашыгып аккан Кесмәснең көмеш сулары каршыбызга йөгерә, әнә, сусыл үләннәре белән мул печән вәгъдә итеп, күз явын алырлык аллы-гөлле чәчәкләре белән балкып, болын җәйрәп ята. Их! Чишенеп атасы иде дә, салкынча суга сикереп, чума-уйный йөзәсе, аннан Кесмәснең комлы ярында кояшта кызынасы, тагын суга кереп, колач салып йөзәсе, ярга чыгып ял итәсе, болын чәчәкләре җыясы… Нинди ял? Нәрсә сөйлим, ни дип хыялланам? Минем кебек авыл хатынына андый яллар тәтеми инде ул. Әнә, сыерыңа кыш чыгарлык печән әзерлә, кыш тамагы озын ул.
Ир-атлар чалгыларын түкеп, янап, учак өчен коры-сары чабып китергәннән соң, тезелешеп, печән чабарга бастылар. Иң алдан унлы чалгы белән минем Нәүфәлем инде, аның артыннан безгә ярдәмгә килгән энесе, аннан Фирзалиянең энесе белән ире Рәвил, иң соңыннан Габденур. Ирләр чалгыларын бер-ике селтәргә дә өлгермәделәр, Фирзалия тавыш чыгарды: ничек инде башкалар икешәрләп эшләгәндә, Габденур берүзе? Оста икән кешене батрак итәргә, әнә үзенең егерме сутыен бүлеп алсын да чапсын. Ир-атлар, туктап, бераз аптырашып тордылар да эшләрен дәвам иттеләр. Сулы чиләкне учак өстендәге колга кисәгенә элеп маташа идем, Фирзалиянең: “Үләем! Теге нәрсә чалгы селтәп маташа бит!” — дигәненә борылып карасам, Нәфисә, Габденур артыннан баскан да, каерылып торып, чалгысын бер көйгә выж да выж йөртә, артыннан тигез генә күтәрелеп печән теземе калкып бара. Әй, кылтык! Чалгы тотып баскан булган бит. Болынның теге башы әллә кайларда әле, болыннан соң куаклыклар арасында үлчәмгә кермәгән аланнар да җитәрлек. Ирләр белән рәттән ничек чапмак кирәк, хәлдән таеп егылыр, шул булыр. Кеше көлдереп, ни дип булмас­тай эшкә тотынгандыр. Фирзалия дә, мин дә чалгы тота белмибез. Моның кирәге дә юк, без печән чабардай булгач, ирләр нәрсәгә?
Учакка утын өстәргә дип иелгән генә идем, Фирзалия “Әч-әч, тагын бер чалгычы өстәлде. Карале, таныйсыңмы?” — ди әллә нинди мәкерлерәк тавыш белән. Күтәрелеп карасам, эчләрем сызып китте: Нәфисә артыннан, чалгысы белән киң-киң алдырып, минем уналтыда-унҗидедә хыяллана-хыяллана сөйгән ярым Мирзанур атлый. Каян килеп чыккан? Минем беренче мәхәббәтем армиядән соң, үзәкләремне өзеп, безнең күрше кызына өйләнде дә Донбасс шахталарына китеп барды. Ә-ә, онытып җибәргәнмен, алар Габденур белән дуслар бит, сыйныфташлар, армиядә дә бергә хезмәт иткәннәр. Булышырга килгәндер инде. Ялга кайт­ты микәнни?
Ирләр болынны урап килгәнче, шактый гомер узып, әллә кайчан чәй кайнап чыкты, тушенкадан гына әзерләнгән аш та әзер булды. Фирзалия, өч литрлы бидонны тутырып, авыз­ суларын китерердәй кып-кызыл, сусыл җир җиләкләре дә җыеп килде.
Мирзанур, килә-килешкә, безнең белән баш кагып кына исәнләште дә Габденурга: «Ну, малай, Нәфисәң молодец икән. Гадәттә, чалгы болгаган хатын-кыз артыннан үләннәрнең кайсы басып, кайсы ятып кала бит, ничек кенә эшлисе булыр дип тотынган идем, карыйм, хатының үләнне тип-тигез, кырт итеп кыеп кына ала, киң селтәнеп, кыркып диярлек чаба, кайбер ирләрнең дә кулыннан килми алай чабарга”, — дип, теге нәрсәне мактап тора. Моңа Фирзалиянең дә ачуы чыкты. (Кифая аңа сер итеп кенә Нәфисәнең мәктәптә Фирзалияне гел хурлавын, әллә нинди ялалар ягуын сөйләгән. Булыр, әйтәм бит, бер эше дә юк, җырлап-биеп кенә йөри дип). Нәрсә әйтергә инде дигәндәй уйланыбрак торды да: «Аллага шөкер, алай бик оста булмасак та, печәнен дә әзерлибез, сыерын да тотабыз, кайберәүләр кебек банка тотып, урам буйлап сөт эзләп йөрмибез”, — дип шарт­латып әйтеп куйды. Бу аның Нәфисәгә төрттерүе иде. Нәфисәләрнең абзар-куралары да, шулай булгач, билгеле инде, сыерлары да юк. (Нәрсәгә дип печән әзерлиләрдер?) Ә баласы шешәдән сөт суыра. Очыбыз белән бер сүздә булган кебек килеп чыкты: Нәфисә, беребездән бер стакан сөт таба алмыйча, Габденуры колхоз идарәсеннән сөт яздырып алган да, күршебез баласына ризыкны ике чак­рым ераклыктагы фермадан дүрт литр­лы бидон белән ташый. Мескен, кайда саклыйдыр инде ул сөтен, суыткычлары да юк бит. Кайчакларда шулай кичен капка төбендә ләчтит сатып утырганда, Нәфисә минем кызлар белән уйнаучы баласын алырга килсә, аны чеметеп алу форсатын кулдан ычкындырмыйм. “Әле генә шаулатып бер чиләк сөт саудым да сепарат әйләндерергә иренеп, сөтне лыгырдатып бозау улагына аудардым”, — димен. Нәфисә исә — ләм-мим. Нәрсә дисен? Йөрмәсен, журнал битеннән төшкәндәй, тырнак буяп, чәч ясап, фырт киенеп, үкчәле туфлиләре белән ханбикәдәй тек-тек итеп йөрәкләребезгә басып. Безнең кебек ун бармагы белән сыер саусын, башак болгатсын, мал асты алсын, менә булыр сөтле. Эшләп ашарга кирәк, пианино дыңгырдатып түгел.
Баш өстендә үк кыздырган кояштан качып, мич юанлыгы дигәндәй карт каен күләгәсенә түгәрәкләнеп әбәткә утырдык. Мирзанур күчтәнәчләрен – каплы кәнфит, сервилат колбасасы, сап-сары өч лимонны табынга куйды. Күңелле генә гөрләшеп, ашый-эчә башладык. Сүз күбрәк авыл- колхоз хәлләре, игеннәр торышы турында барды. Мирзанурдан, туган як бик сагындырмыймы соң, шахтада эшләве бик авыр түгелме, дип сораштырдылар. Ул:
— Җырдагыча инде. “Китәсем килеп китмәдем, туган җирдән кем туйган” дигәндәй, сагындыра. Тик мондагы тормыш белән андагыны чагыштыргач, ярый әле киткәнмен, дип тә куям. Шахтадагы эш, авырлыгы өстенә куркыныч булса да, хезмәткә түләү әйбәт. Рәхәтләнеп яшәргә була. Өстәвенә кибет киштәләре дә азык-төлектән сыгылып тора, кием-салымның да җаның теләгәнен диярлек сайлап алырга була. Ә монда, урыс әйтмешли, хоть шаром покати. Гомумән, Казанга килеп төшү белән зур аерма сизелә. Донецкидагы зур, мәһабәт сарайларның эзе дә юк, башкалабыз бер провинциаль шәһәр генә булып күренә.
«Нишләп шулай икән соң?» — диюдән ары уза алмадык. Нәүфәл генә:
— Нигә шулай икәнлеге билгеле дә соң аның… — дип, үз алдына гына әйтеп куйды. Нәфисә исә:
— Тукай кебек “Аһ, нигә бу болай дисең, без дә хакның бәндәсе” дип әйтергә генә кала шул, — дип, үзенең күп белгәнен күрсәтеп торган була.
Әйе, ни әйтмәк кирәк. Язмышыбыз шундыйдыр, без бу илнең үгиләредер. Шулай димәс идең, Мирзанур сөйләгәнгә куәт дигәндәй, Үзбәкстан колхозларында да түләү безгә караганда күп тапкыр артык икән бит. Бу турыда әнинең сеңелесе (сугыштан соң ул Үзбәкстанга китеп, шунда кияүгә чыккан) язган хатлардан үзем исәпләп чыгардым: тугыз тапкыр артык түлиләр.
Мирзанур, Нәфисәне күпме генә мактамасын, икенче әйләнүгә аны бастырмады. “Син музыкант, бармакларыңны сакла”, — дигән була. Үзе дә гармунчы бит, үзенекен сакларга кирәкми микәнни?
Печәнгә төшсәң, шул инде ул, яңгыр яумый калмый. Бу юлы да шулай булды. Печән теземнәрен, ачык һавада килеш бераз җилли, кибә торсын дип таратып ташлавыбыз булды, әллә каян гына кап-кара болытлар өерелешеп килеп, ялт та йолт яшенләп, дөбер-шатыр күкрәп, яңгыр ишәргә тотынды. Без, хатын-кызлар, трактор чанасы астына кереп яттык. Җир өстенә чалтыр-чолтыр килеп яшен уклары төшә, ул арада кайдадыр яшен суктымы, җирләр селкенеп куйды, куркудан яткан җиребезгә сеңдек, башыбызны күтәрергә кыймый торабыз. Ә яңгыры? Шаулый-шаулый ява, юк яумый, стенасы белән ишелеп төшә. Шулай да бик озакка бармады ул, югыйсә, шул рәвешле озаграк койса, бөтенебезне агызып алып китәр кебек иде. Ярсыган табигать, күрдегезме көчемне, мин менә шундый да була алам, карагыз аны, гөнаһыга баткан җирегезне бәла-казалар белән җәзаларга да күп сорамам, дигән кебек бераздан тынып калды.
Инде кибә башлаган печәнебез лычма булып җиргә сеңгән. Шул юешләнгән печәнне трактор чанасына төи торгач, үзебез, тирләп-пешеп, су булдык. Бер эскерт печәнебез белән төн уртасында гына кайтып җитеп, печәнне авыл башына бушаттык.
Аның урынына икенче көнне балкып кояш чыкты. Көн галәмәт эссе, ярый әле бераз җиле бар, печән киптерергә менә дигән көн. Иртәнге уннарда печәнне бер башыннан тарата башладык, икенче башына җиткәнче, алдан таратылганы җилләп тә өлгерде. Печәнне әйләндерергә керештек. Кояш кыздырыпмы -кыз­дыра, телләр кибә. Фирзалиянеке кипми, ахыры, миңа күз кысты да сүз башлады:
— Ишеттеңме әле, теге атнада район бүлнисендә бер хатын үлгән, авызы тулы алтын теш булса да, алып кала алмаганнар.
— Әйдә, барыбыз да шунда барасы инде, алтының булса да, булмаса да, — димен мин, аның нәрсә әйтергә теләгәнен төшенеп җитмичә.
Нәфисә дә:
— Алтын гына алып кала алса, патшалар үлмәс иде, — ди. Фирзалия исә:
— Һе, шулай дип торган буласың тагын. Үлмәстәй кыланып, колагыңа чегән хатыннарыныкы шикелле алкалар асып куйгансың бит, үзеңне әллә кемгә куеп, — дип ызгыша башлады. Нәфисә, эшләгән җиреннән туктап, соры күзләрен киң итеп ачып, бераз аптырабрак безгә карап торды да, ни әйтергә белмәгәндәй уңайсызланыбрак:
— Юк, ул татар алкалары, — диде.
— Татар алкаларыдырмы, чорттырмы, ялтыр-елтыр килеп, кемнәрне кызыктырам дип йөргән буласыңдыр инде, бик әллә кем булып, илеңдә ир тапмаган нәрсә, дип, эчемдәгесен әйтеп салдым. Әле тагын ферма телләренә күчеп, бер-икене тозлап-борычлап өстәргә генә тора идем, арттан:
— Йомыгыз авызыгызны, ала каргалар! Ниемә талыйсыз аны? Алачагыгыз калдымы әллә? — дип ачуланып кычкырганга борылып карасам, сәнәгенә таянып, авыл башында ук яшәүче Йосыф бабай басып тора. Тилчә! Кайчан килеп баскан? Безгә булышмакчы булганмы соң? Кулында сәнәге булмаса, барып берне селти идем инде, сүзгә кысылып торганы өчен, сәнәге булгач шыкайдым. Телне аркылы тешләп, эшне дәвам иттек.
Бу арада Фирзалияләр җиләккә йөри. Мине дә чакырганнарые да, бардым ди шунда, кызу кояш астында интегеп, җиләк җыеп йөрергә. “Кайнатмамы, компотмы ясарсың, иренсәң, шул килеш туңдыргычыңа салып, катырырга куярсың, кышын бик тәмле була”, — ди Фирзалия, мине үгетләп. Бик хаҗәт иде. Эштән арып кайткач, кайнатмасыз чәй дә бик тәмле була әле, бармак башы кадәр карамель белән рәхәтләнеп унар чынаяк чәйне каплап кына куям.

Фирзалиядән җәй буе кеше өзелми, әле үзенең, әле иренең туганнары кайтып кына тора. Кайтмый ни, акмаса да, тама торгандыр. Фирзалия үзе иминиятләштерүче булып эшли, авылдагы һәр кешегә дигәндәй, кешегә генәме, бигрәк тә колхозга, (колхоздан битәр, җитәкчеләренәдер әле) кирәкле кеше. Безнең колхозның әзрәк кенә җил исте исә, ферма түбәләре купмыйча, яшенләп яңгыр яуса, әллә ничә йөз гектар иген кырын боз сукмыйча калмый. Ә Рәвил, Фирзалиянең ирен әйтүем, амбар мөдире; ашлыгы, ите, балы дигәндәй — бар да аның кулында. Менә шундый туганнарга магнитка тартылгандай тартылмый хәлең юк. Өй юганнан башлыйлар, җәй буена, өерләре белән кайтып, хуҗалыктагы бөтен эшне сыдырып ташлыйлар. Кара көзгә кадәр шулай мәш киләләр. Хәер, сыйлана, ял да итә беләләр. Балыгына, җиләгенә, гөмбәсенә, чикләвегенә йөриләр, шашлык кыздырып, пикник ясыйлар, су коенып, яр буенда кызынып яталар. Әйе, күршеләремдә шау-гөр тынып тормый. Менә әле дә Фирзалия, чираттагы кунакларын озатты да безгә керде. Керә-керешкә үк:
— Ятабыз инде шунда, сасып, бурсып. Кул сузымындагы буа буена да барган юк. Әнә шәһәрләр рәхәтләнәләр генә. Син дә ямьле җәйдә китап укып утырма әле, — дип, Нәүфәлнең кулыннан «Казан утлары”н бәреп төшерде, — аның өчен кышкы озын кичләр бар. Әйдә иртәгә буа буена ял итәргә барыйк. Колхоз уракка төшсә, безнең Рәвил артын да бора алмас.
Фирзалия үгетли торгач, Нәүфәл ризалашты.
— Габденурларга да әйтергә кирәк, аның бик шәп ятьмәсе бар, балык сөзәрбез, — ди.
Менә нигә кирәк инде ул Габденурлар? Ятьмәсе, имеш. Кармак белән тотар идек әле. Нәфисәсеннән “Казан утлары”н алып (ул журналны аңа кызлар алып чыгып бирә, я Габденур алып керә) укуы гына җитмәгән, һаман шуларны ияртергә тырыша.
Күптән күргән юк иде, чынлап та буаның бу югары башы (аның түбән очында безнең ферма җәйләве) гаҗәеп ямьле икән. Тирә-юнь яр буйларын шомырт, зирек, тал, каен, миләш кебек агачлар, балан, гөлҗимеш куак­лары басканга, ул урыннар кечкенә әрәмәлекне хәтерләтә. Бер чокыр төбендә чишмә дә чылтырый хәтта. Суы боздай, эчкәндә тешеңне сындырыр сыман. Нишләп шул кадәр дә салкындыр. Заказ белән эшләнгәндәй пляж кебегрәк нәрсә дә бар. Су читеннән агач-куаклар үскән җиргә кадәр булган ун-унбиш метр ара алтынсу ком белән капланган, аяклар кызган комга батып торалар.
Ирләр балык сөзәргә кереште, без балалар белән бераз туплы уйнап алдык та учак ягып җибәрдек.
О-о-о! Кара тегеләрне. Тәки ике-өч кило балык эләктергәннәр бит. Тушенкадан гына аш куярга йөргән Фирзалия балыкка барып ябышты да, хәзер уха пешерәм дип, оста гына итеп чистарта да башлады. Ятьмәләрен якындагы агач-куак­ларга кибәргә урнаштырып килешли Нәүфәл:
— Читтәрәк сал бар, теге як ярга чыгабызмы, анда каен җиләге күп буладырые, балаларга җыеп ашатырыек, — ди.Фирзалия уха пешерергә әзерләнә, Габденур балалар белән футбол уйный калды, без – Нәүфәл, мин, Рәвил, Нәфисә- салга төялештек. Нәүфәл сал түрендәге такта кисәкләре белән ишә башлады, теге як ярга юнәлдек. Буа уртасына җитәрәк сал уртасына аяк­ларын аерып баскан Рәвил, шаяртып, салны селкетә башлады. Ул бераз кызмача иде, кайчан өлгергәндер. Нәфисә белән мин куркышып чырылдый башладык: алай-болай сал капланса, икебез дә юньләп йөзә белмибез, дибез. Нәфисә сал читендәрәк, миңа аркасы белән чүгәләп утырган да кулы белән суны чәпелдәтеп бара. Мин уртадарак. Безнең ай-вайга, Нәүфәлнең кисәтүенә дә карамастан, Рәвил салны чайкалдырыпмы чайкалдыра. Шунда миңа әллә нәрсә булды: шайтан котырттымы, үземнең эчтәге җеннәрем кузгалдымы, сал безнең якка авышканда, Нәфисәгә таба янтаеп, аны җиңелчә төртеп җибәрүем булды, теге чулт итеп суга төште дә китте. Нәүфәл теге як ярга караган килеш ишкәнгәме, Рәвил дә шул якка карап баскангамы, башта алар берни дә сизмәделәр. Тик бер-ике минуттан Рәвил:”Ә-ә, курыктыгызмы?- дип, безгә таба борылуга, Нәфисәнең юклыгын искәреп алып, бермәл гаҗәпләнеп карап торды да:” Нәфисә кая соң?!”- дип хәвефләнеп кычкырып җибәрде. Мин дә, чыраема гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарып, як-ягыма каранган булдым. Нәүфәл исә, ишкәкләрен ташлап, ялт итеп сикереп торды да суга чумды. Рәвил белән шаккатышып торабыз. Ике-өч минут үтте микән – ул халәт миңа мәңгелек кебек тоелды- Рәвил кычкырып җибәрде: ”Әнә, әнә, батмаган ул, ярга таба йөзә!” Ул арада сал янында Нәүфәлнең дә башы күренде. Як-ягына карана торгач, ул да Нәфисәне искәреп алды бугай, салга менде дә бер сүз әйтми-нитми, салны кирегә борып, кызу-кызу ишә башлады. Ахрысы, ул Нәфисәне куып җитәргә теләгәндер, тик без ярга якынлашканда, теге нәрсә инде комга чыгып егылган, аның янында Фирзалия белән Габденур мәш киләләр иде.
Ә кичен… Эштән кайтып, капкадан керүемә, Нәүфәл мине сугып екты да типкәли башлады. Чыр кычкырып, ычкынырга азапландым, тик котырган үгездәй күзен кан баскан исеректән котыла алмадым. Ярый әле минем җан авазы белән өзгәләнеп кычкыруымны ишетеп, Фирзалия белән Рәвил кереп, аралап алдылар.
Аяк-кулларым, йөзем кара янып чыккан. Ике көн эшкә дә бара алмадым. Өченче көнне кичке савымга барырга тора идем, күтәренеп, бианай килеп керде. “Ашап кит инде, килен, әле өчпочмаклар кайнар, яңа гына мичтән алдым”, — диеп, чәй куя башлады. Кәлтә! Сугыштыгызмыни диеп, ләм-мим сүз әйтми. Ике өчпочмакны эләктердем дә, ишекне атып бәреп чыгып киттем. Эш качмас, көтәр әле, болар монда нәрсә киңәш-табыш итә икән, тыңларга кирәк дип фикерләп, шыпырт кына веранда астына кереп, әкрен генә баз капкачын ачтым да базга шуып төшеп утырдым.
Бианам елый иде. Гаҗәп! Нигә елый микән? Аның улын кыйнамаганнар бит. Бераздан ул әкрен генә сүз башлады:
— Әй, улым, улым, безгә шундый борчулар китерерсең дип уйламаган да идем… Ничек кулларың күтәрелеп, шул бәләкәй генә хатыныңны кара яндырып кыйный алдың?! Көчең дә күп икән… Хатын-кыз белән көрәшкәнче, мәйдан уртасына чыгып, Сабан туенда көрәшер идең…
— Әни… аерам мин аны, торырлык түгел.
Мин куырылып килдем. Ка-рә-ле, ниләр планлаштырып йөри икән, явыз!
— Саташмасаң! Ни сөйлисең син? Нәселдә булмаганны. Алма кебек ике кызың бар.
— Кызларга алимент түләрмен… Әллә нинди… тәрбиясез ул диимме…
— Тәрбияле кирәк булгач, укытучы Мәрьямгә өйләнергә идең. Исеңә төшер әле, без димләгәч, нәрсә дидең. Имеш, беренчедән, ул карт кыз, югыйсә классташлар идегез бит, икенчедән, укытучы сиңа баш булачак. Яшь кыз кирәк, мин аны үземчә, үз җаема өйрәтәм, дидең бит. Менә өйрәт инде, тәрбиялә.
— Кем уйлаган аны шундый булыр дип. Гомер буе чиләнеп булмас. Кулыннан бер эш килми. Өй дә җыештырмый. Сыңар оекбаш та бәйләгәне юк бит аның. Эштән кайта да капка төбендә көнбагыш чиртеп, ләчтит сатып утыра.
Бераз тын тордылар. Аннан бианам:
— Юк инде, улым. Ике бала табып үстергән хатын ялкау була алмый, — дип куйды.
— Ул балалар гел сездә ич.
— Булса да. Тугыз ай йөрәк түрендә йөрткән, газап чигеп тапкан, ел ярым буена үзе караган, тәрбияләгән бит инде. Оекбашка килгәндә, әле сезне тишек оекбаш-бияләй белән йөрткәнем юк. Алла боерса, исән-имин булсам, алга таба да оекбаш-бияләйсез булмассыз. Аннан килеп, бөтен кеше тегүче-чигүче, бәйләүче булмый. Ун бармагы белән фермада сыер сава. Арып кайта торгандыр. Капка төбендә дә утырыр, әзрәк күрше-күлән белән аралашырга да кирәк. Капкаңнан чыккач та, күршеңне күрәсең, әллә кайдагы туганнарыңны түгел. Үзең күбрәк эшлә. Хатын-кызның эше тавык чүпләп тә бетерерлек түгел аның.
— Ни дип үгетләсәң дә, тормыйм, әни. Бер сәбәпсезгә Габденур хатыныннан көнләшә бит. Миңа ниемә хаҗәт инде ул – күзлекле бер нәрсә шунда. Көнбагыш таягы сыманрак гәүдәле ул хатын мине бөтенләй кызыксындырмый. Урынсызга бит… Акылсыз хатын белән гомер буе ничек чиләнмәк кирәк.
— Улым! (Карчыкның тавышы кырыс иде). Аерам дигән сүзеңне әйтмә дә. Риза-бәхил түгел! Адәм фәрештә булмас. Һәрберебез хатадан хали түгел. Кеше гел начарлыктан гына тормый, уңай якларын да күрә бел. Үзең яхшы бул. Әйбәт яшәргә тырышыгыз, кеше көлдермәгез… Ярый, мин киттем, атаң борчылып калган ие, икенде дә җитә.
Йөрәкләрем жу-у булып, эшкә юнәлдем. Карасана! Аерам диме? Нишләргә инде? Кем белән киңәшергә? Әнигә әйтеп карарга булыр.
Авыр уйларыма күмелеп, җәйләүгә килеп җиткәнемне дә сизмәгәнмен. Вагон турыннан үтеп бара идем, аның ишеге каерылып ачылып китеп, көтүче Нурмый хатыны Зәлирәне, халат якасыннан эләктереп, типкәли-типкәли тышка сөйрәде. Нурмый типкәли, ә тегесе, егылган җиреннән сикереп торып, аның муенына сарыла: ”Ай, җаным, мин түгел бит, мин түгел”, — дип так-маклый. Вагон эченнән тагын берәү – ветфельдшер Рифат күренде. Алар өчәүләп талаша калды, мин эш урыныма юнәлдем. Сыер сауганда да башымнан авыр уйлар китмәде. Зәлирә кебек Нәүфәлнең муенына сарылыргамы соң? Уйлый торгач, тынычландым. Бианам әйтеп тора бит, алма кебек ике балам бар, тагын бер-икене табып куярга. Менә шуннан соң аерып карасын.
Бианамның сүзе үтемле булдымы, бераздан тормышыбыз үз эзенә төшеп, алга тәгәрәде. Ә Нәфисә, урам балкытып, минем эчемне пошырып йөрүен дәвам итә. Җитмәсә, Хәмдениса : “Әй матур да киенә инде бу Нәфисә, хәер, сылу кешегә солы капчыгы да килешә шул”, — дип торган була. Аның урынына Кифая:” Йөргән була инде шунда, йөргән була, бер киеме дә килешми, килешми, кара инде с-с-сары (ул гадәтенчә бер сүзне кат-кат кабатлап, ысылдабрак сөйли) кофта белән кара итәк кигән, башына кызыл яулык та яба-с-с-сы калган, калган, с-с-светофор булыр иде”, — дип, күңелемә хуш килгән сүзләрне тезә дә бит, күз барыбер күрә — Нәфисә курчактай. Ә -ә-йе, киенер инде, аның сәнәк тотып сыер астын аласы, онга буялып, салам чүбенә пычранып, башак бирәсе юк. Мин әнә булган киемемне дә кия алмыйм. Кая киим мин аны? Елга бер тапкыр Сабан туена да, елга биш-алты тапкыр клубка концерт-мазарга барганда кисәң генә инде.
Концерт дигәннән, әле күптән түгел генә клубта җыр-бию, шигырь сөйләү буенча конкурс үткәрделәр. Шунда берсе, бөтен залны көлдереп, “Фәүзия дөрес сөйли ул, Фәүзия дөрес әйтә” дигән шаян шигырь сөйләде. Көлмәслекмени, гел менә Рафинат булып кыланды, хәтта залдан: “Фәүзия түгел, Кифая”, — дип төзәткәләп тә утырдылар. Иң шәп җырчыны билгеләгәндә, жюрида бәхәс купты. Җырчылар күп, барысы да матур җырлый кебек. Сайлау саен комиссиядә , барлык конкурс-мазарларда жюрида утыручы Фирзалиянең монда да сүзе өстен чыкты. “Әйтмәгез дә, каршы да килмәгез, беренче урын Зәмзәмиягә. “А нам все равно, а нам все равно” дип кычкырып җырлавы үлгән кешене дә уятырлык булды, җырның сүзләрен дә ятлаган, так што, беренче урын аңа тиеш”, — дип шашлык ашап, бергә эчеп йөрүче иптәш хатынына тәки биш сумлык чәй сервизы бирдерде бит.

(Дәвамы алдагы санда)