Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Дәверләр күпере — Сабантуй
11.06.2015

Дәверләр күпере — Сабантуй

Удмуртия делегациясеОренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылында VI Бөтенроссия авыл сабан туе үтте. Бәйрәмдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе Федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг һәм Россиянең 18 төбәгеннән кунаклар, 20ләп мөселман оешмаларының дини лидерлары, алтмышлап татар диаспорасы вәкилләре катнашты. Кытайдан, Австралия һәм күрше Казахстаннан да бер төркем рәсми делегация милли бәйрәм чараларында күңел ачты.
Беренче Бөтенроссия авыл сабан туе — Самара өлкәсенең Гали авылында, икенчесе — Чувашия Республикасының Шыгырдан авылында, өченчесе — Чиләбе өлкәсенең Дубровка авылында, дүртенчесе — Пермь краеның Барда авылында, бишенчесе Волгоград өлкәсенең Кече Чапурник авылында уздырылган иде. 2016 елда әлеге бәйрәм Ульяновск өлкәсе Кулаткы авылында үтәчәк.

Аһ, Оренбург кала!

Әлеге бәйрәмдә без дә — Удмуртиядән 13 кешелек делегация дә булып кайттык. Иң беренче, әлбәттә, Оренбург каласы калдырган тәэсирләр белән сезне дә таныштырасы килә. Шәһәргә килеп керү белән аның борынгы икәнлеге күренеп тора. Тәбәнәк йортлар, капкачлы тәрәзәләр. Заманалар үзгәрсә дә, ул үзенең тарихын саклап кала алган. Россия шәһәрләре арасында да Оренбург үзенең бай тарихы белән танылган.
Беренче татар театры хә­рә­кәте Оренбургта барлыкка кил­гән, бүгенге көндә Мирхәйдәр Фәйзи исемен йөртүче татар драма театры эшли. Бүген Оренбург­та 60 меңләп татар яши, иҗат итә. Оренбург төзелгәндә үк Урта Азиягә капка булып тора, ә ике арадагы мөнәсәбәтләрдә татар теле дипломат ролен үти.
Шәһәр — өяз, губерна, хәтта рес­публика башкаласы да булып, өч тапкыр салына башлап, ике тапкыр исемен алмаштырган, әмма һәрвакыт илнең көньяк-көнчыгыш чикләрендә мәдәният һәм икътисади тормышы үзәге булып калган. Биредә композиторлар Салих Сәйдәшев яшәгән, Жәүдәт Фәйзи, Бату Мөлеков туган, Пушкин, Даль, Жуковский, Шевченко булган, Юрий Гагарин галәмгә юл алган. Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев, Кудашев-Ашказарский, Мирхәйдәр Фәйзи, Габдулла Кариев, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, Муса Җәлил исемнәрен атау гына да Оренбургның татар тормышындагы роле хакында күп нәрсә сөйли.
Ватан сугышы елларында Оренбургта ерак тыл урнашкан, биредә Җиңү өчен дистәләгән җирле һәм эвакуациядәге сәнә­гать оешмалары эшләгән. Өлкәдә Европаның иң зур газ ятмасы табылгач, Оренбургны газ мәркәзе дип йөртә башлаганнар.
Оренбург мамык шәлләре бе­лән үз данын еракларга таратты. Беренче мамык шәлләрне бәйләүчеләр дә татарлар була. Кем генә сокланмый да, нинди генә хатын-кыз аларны үз җилкәсендә күрергә теләми икән. Бәйрәмдә танышкан шәл бәйләүче Фәния ханым Курамшина шәл бәйләүнең серләре белән уртаклашты. Оренбург шәлләре кабарып, күпереп тормый , алар тыгыз була, җылылыкны ныграк саклыйлар икән. “Волгоград, Краснодар мамык шәлләренең мамыклары күперә. Гомумән, шәлнең сыйфаты мамыкка карый. Язгы, көзге мамык аерыла. Кызганыч, безнең балалар инде шәл бәйләми, мамыкны да күбрәк Кытайлар сатып алып китә”, — дип фикерләре белән уртаклашты ул. Шулай да, Сабантуй мәйданында шәлләр белән сату итүчеләр күп иде.

Татар Каргалысы

Авыл безне үлән арасындагы борынгы мөселман кабер ташлары, дала каберстаны, Уфада, Казанда Ислам дине тыелган заманнарда таштан төзелгән борынгы Татар мәчете, төрбәләргә охшаган 200 еллык таш амбарлары белән каршы алды. Тарихка мөрәҗәгать итсәк, рәсми рәвештә Татар Каргалысы 1745 елда нигезләнгән дип исәпләнә. Сәгыйть Аит улы Хәялин исемле бүгенге Саба ягы кешесе бу якларга хөкүмәт боерыгы буенча, Казан, Уфа өязләреннән туганнарын һәм ачык далага чыгып китәргә курыкмаган татарларны җыеп, нигездә, Урта Азия белән сәүдәне оештыру өчен җибәрелә. Авыл иң элек Сәгыйть бистәсе дип атала. Каргалы исеме исә янәшәдәге Каргалы елгасы атамасыннан килеп чыккан. Старшина дәрәҗәсендә булган Сәет Хәялин — рус хөкүмәтенә күп файдалы эшләр башкара, гаиләсе дә зур була. Рус хөкүмәтеннән шундый «тәкъдим» алгач, Хәялин үз шартларын да куя. Беренче шарт — рекрут бирүдән, хәрби хезмәттән азат итү, аннан җир бүлеп бирү һәм мәчет салырга рөхсәт итү. Хөкүмәт бу шартларга риза була һәм бистәгә 200 гаилә китереп утыртырга рөхсәт бирә. Болар хәлле, сәүдәгә хирыс кешеләр булырга тиеш, диелә. 1745 елга барлыгы 173 гаилә күченеп килә.
Соңрак исә Сәет Бистәсе -Татар Каргалысына Әчтерхан, Казан ягыннан тагын татарлар күченә башлый. Хөкүмәт 1760 елларда бу хәлне тыярга мәҗбүр була. Күчеп килүчеләр арасында берничә таҗик, гарәп, лезгин,казах, башка халык вәкилләре дә була. Каргалыда бүген дә очрый торган ятрак йөзле татарлар, бәлки шулар нәселеннәндер дә. 1787 елда Сәет бистәсе шәһәр статусына да ия булып куя, 1897 елга 13 мең кеше яши. Монда ун мәчет, мәдрәсә эшли. Казах далалары, Урта Азия, Һиндстан — барысы белән дә сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырган Каргалы татарлары. Данлыклы «Хөсәения» мәдрәсәсен төзеткән Хөсәеновлар да шушыннан бит. Татар Каргаласында туып-үскән бертуган Хөсәеновлар Россиянең Европа өлешендәге шәһәрләрендә сәүдәне колачлап алып барган. Аларның сәүдә конторалары Түбән Новгород, Мәскәү, Киев, Петербургта урнашкан булган. Миллионер ( байлыгы 4 миллионлык дип исәпләнгән), 1нче гильдия купец булып алган Әхмәт Хөсәенов Алмания, Англия белән сәүдә иткән. Дүрт мәртәбә Берлинга барып кайткан, Мәккәгә хаҗ кылган. Халык күңелендә ул тыйнак холыклы кеше булып сак­ланган, гомер ахырына кадәр татарларны укыту өчен акчасын биреп барган. Биредә күп шәхесләр, казах ханнары балаларына кадәр белем алган.
Бүгенге көндә өлкә үзәге якын булу һәм данлы Сакмарның матур табигате булу сәбәпле, Каргалыга Оренбургтан башка мил­ләт кешеләре дә килеп урнаша, йорт сала башлаган. Монда яшәү­че­ләр­нең 90 проценттан артыгы татарлар. Биредә 3800 дән артык кеше яши икән.

Тиңсез бәйрәм!

Зур аланда татар, башкорт, рус, казах, йортларында аларның милли гореф-гадәтләрен күрер­гә була иде, чөнки Оренбург өлкәсендә 120дән артык милләт вәкиле яши. Төрле телләрдә җыр­-бию яңгырый. Бәйрәмдә РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәка­ләтле вәкиле Михаил Бабич кулыннан төбәкләрнең иң алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, эшмәкәрләре бүләкләр алдылар. Алар арасында Удмуртиядән эшмәкәр Фәрит Вәлитов та бар иде. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов хуҗаларга олы рәх­мәтен җиткереп, Оренбургның татар автономиясенә микроавтобус бүләк итте.
Сабантуйның матур тамашасы булып, әлбәттә, ат чабышы һәм көрәш булды. Ат чабышында губернатор бүләге — “Лада-гранта» автомобиле өчен, Россиянең иң яхшы чабыш атлары катнашты. 72 катнашучы арасында Стивен Слю исемле айгырда Башкорт­станнан Хәмзәт Улубаев җиңде. Көрәштә Татарстаннан Теләче егете, Россиянең атказанган спорт остасы, милли көрәш буенча ике мәртәбә дөнья чемпионы Раил Нургалиев җиңеп, шулай ук җиңел машина белән бүләкләнде.
Әлбәттә, биредә алган тәэсирләрне тасвирлап бетереп булмый. Бу көнне берничә тапкыр чиләкләп яңгыр коеп явып үтсә дә, халыкны куркытмады. Бәйрәм көне буе дәвам итте. Без, 50 меңгә якын кеше катнашкан бәйрәмдә, халкыбызның көчле, сәләтле, бердәм икәнлегенә тагын бер кат инанып кайттык.

Рәфилә Рәсүлева.