Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Дәваланганчы, чирне йоктырмавың хәерле
11.12.2013

Дәваланганчы, чирне йоктырмавың хәерле

 СПИДның кешелек дөньясына зур куркыныч янавы, әлеге авыруның глобаль эпидемиягә әверелүе турында күп сөйлиләр. СПИД авыруы барлыкка килүе турында беренче тапкыр 1981 елның 5 июнендә Американың Авыруларны контрольдә тоту үзәге тарафыннан сүз кузгатылган. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш беренче тапкыр 1988 елның 1 декабрендә билгеләп үтелгән. Һәр илнең сәламәтлек саклау министрлары белән очрашуларында ВИЧ һәм СПИД мәсьәләсе буенча мәгълүмат алышуны киңәйтергә, түзем булырга өндәүләр яңгыраган.

Шуннан бирле 1 декабрь ел саен СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләнеп үтелә. Аның әлеге заман афәтенә каршы көрәшне оештыру чараларын көчәйтү, профилактик программаларга карата җәмгыять тарафыннан таянычны арттыру өчен әһәмияте зур.
Нинди генә чаралар кылынмасын, әлегә бу куркыныч эпидемиягә каршы торырлык көч юк. Дөньякүләм сәламәтлек саклау һәм СПИД буенча ООН программасы экспертлары бәя бирүенчә, Җир шарында якынча 42 млн Кеше ВИЧ-инфекциясен йөртә.
“Удмуртия Республикасында ВИЧ-инфекция эпидемиясе 1993 елдан теркәлә башланган. Санк-Петербургтан Глазов шәһәрендә гомер итүче әти-әнисе янына кайткан егетнең ВИЧка карата биргән тест нәтиҗәләре начар булып чыга. Удмуртиядә яшәүчеләр арасында беренче ВИЧ-инфекцияләнүче Сарапул шәһәрендә 1997 елда аноним рәвештә тикшеренү узган чакта ачыклана. Елдан-ел кискенләшә бара: Ижау шәһәрендә СПИД үзәге биргән мәгълүмат буенча, 2013 елның 1 ноябрендә Удмуртия Рес­публикасында — 6058, ә Ижау шәһәрендә 2732 ВИЧ-инфекцияле теркәлүе мәгълүм. Бу — бары тик рәсми рәвештә теркәлүчеләр хакындагы статистика гына. Ә үзенең ВИЧ инфекциясен йөртүе турында белмәүчеләрнең күпме икәнен кем белгән!”- ди Ижау шәһәренең социаль-мөһим авыруларга профилактика һәм наркоманиягә бәйле яшүсмерләр һәм яшьләргә реабилитация үзәге җитәкчесе Зоя Якупова.
Зоя ханым әйтүенчә, ВИЧ-инфекциядән котылу, тулысынча дәвалау ысуллары әлегә юк икән. Бары тик аны СПИД дәрәҗәсенә җиткермәс өчен, вакытлыча туктатып тору ысуллары гына бар. Ул да булса — антиретровирус терапиясе. Ул ВИЧны тулысынча юкка чыгара алмый, организмның вируска каршы тору системасына зарар китермичә, яшәү һәм сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Әгәр авыру бу дәвалауны туктатса, вирус яңадан көчәя башлый.
Авыруны дәвалауга караганда, алдан кисәтү җиңелрәк. Әлеге сүзләр СПИДка карата бигрәк тә туры килә. Аннан саклануның иң ышанычлы юлы — ВИЧ инфекциясен йоктырмау. Моның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.

Элмира Нигъмәтҗан