Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Дус яшәүгә ни җитә!
7.07.2016

Дус яшәүгә ни җитә!

Кешелек дөньясы гаять куркыныч чор кичерә. Экстремизм дип аталган сәясәт бүгенге көнне дөньяның күп илләренә яный. Нәрсә соң ул экстремизм? Аның тамырлары кайда? Сүзлектә бу сүзгә түбәндәге билгеләмә бирелә: “Экстремизм — латин теленнән “чамадан тыш” дигәнне аңлата. Сәясәттә исә бу — кешенең башка милләт, раса, дин кешеләренә дошманнарча каравын раслый торган төшенчә. Ул үз эченә тарихта элек-электән үк булып килгән “милләтчелек”, “шовинизм”, “расизм” кебек төшенчәләрне ала. Ә бүгенге көнне исә экстремистлар бу “пычрак сәясәткә” динне катыштырып (чынбарлыкта исә аларның дингә кагылышы юк) үз максатларына ирешергә уйлыйлар. Экстремистлар арасында төрле милләт һәм төрле раса вәкилләре бар. Дөньякүләм әһәмияткә ия булган будда, христиан, ислам диннәре беркемне дә сугыш аша үз мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә өндәми, кире­сенчә, дус­лыкка, тыныч яшәүгә чакыра.
Чыннан да, кешелек дөньясы зур адымнар белән алга барганда бу гаять куркыныч хәл ничек килеп чыккан соң? Фән әһелләре бу хакта түбәндәгечә фикер йөр­тә­ләр.
Экстремизмның беренче сә­бә­бе — дөнья­да халык санының үсүе, ә табигый ресурсларның кими баруы. Шуңа күрә кайбер ил башлыклары төрле ысул­лар белән дөньяның төрле регионнарында үзләренең хакимлеген урнаштырырга тырышалар, моның өчен башка халыклар язмышын исәпкә алмый­ча, “караңгы көчләргә” таянып, үз мәнфәгатьләрен тормышка ашыралар. Бу очракта, әлбәттә, төрле илләрнең эчке сәясәтенә кысылу да читтә калмый. Мисал китереп үтик. Нәкъ шушы юнәлештә сәясәт алып барып, АКШ Якын көнчыгышта һәм Төньяк Африкада канлы сугыш китереп чыгарды. Ул Ливиядә “демократик режим” урнаштырабыз дигән сылтау астында сугыш башлап, терроризмга киң юл ачты. Шундый ук сәясәт Сириядә алып барылды. Россиянең актив эшчәнлеге генә бу регионда АКШның сәяси халәтен йомшартты. Ләкин экстремистик хә­рә­кәттә әле проблемалар бик күп, аларны чыгаручы сәбәпләр дә байтак.
Икенче чыганак — яшьләрне төрле юллар белән дини секталарга тартып, нәтиҗәдә аларны дөньякүләм террористик хәрәкәттә куллану. Белгәнебезчә, мондый сәясәт дөнья күләмендә дини өндәмәләр белән коралланган “ялган мисаллар” тарафыннан алып барыла. Алар үзләрен миссионер, яки әхлак сыйфатларын дин аша тәрбияләүчеләр итеп күрсәтеп, яшьләрне төрле яшерен рәвештә эшли торган секталарга җәлеп итәләр, ә алга таба төрле ысуллар белән аларның зиһенен тәмам чуалтып, үзләренең максат итеп куйган “пычрак” эшләренә тарталар. Күп кенә яшьләр мондый экстремистик тозакка акча эшләү нияте белән эләгәләр. Экстремистлар үзләренең санын арттыру өчен бүгенге чорның бөтен мөмкинлекләрен файдаланып (Интернет, махсус газета-журналлар һ.б.), зур акчалар белән кызыксындырып, яшьләрне үз рәтләренә тарталар. Мондый экстремистик оешмаларда бернинди әхлак, дини йолалар, дини традицияләр юк. Төп оештыручылар экстремистларны кеше үтерергә, башка милләт, башка диндә булган халыкларны юк итәргә юнәлдерелгән ысулларга өйрәтәләр, терактлар оештыруга тарталар. Шушы юллар аша бик күпләр тиз арада баерга җыеналар. Алар арасында кансыз, коточкыч алымнар кулланып, кеше тормышын бер тиенгә дә куймаган кеше кыяфәтендәге ерткычларны күрәбез. Бу кешеләр тышкы кыяфәте белән үк күңелне кайтаралар, нәфрәт уяталар. Шуннан чыгып, экстремизмга каршы көрәш алып бару — бөтендөнья җәмәгатьчелегенең изге бурычы. Кешенең нинди диндә булуына карамастан, мөселманмы ул, христианмы, һ.б. — барыбызның да гомум дошманыбыз — терроризм. Дөньяның кайсы гына почмагында теракт булса да, барлык халык бердәм булып үз хөкүмәтеннән бу куркынычка каршы көрәш алып баруны таләп итәргә тиеш. Бөтен халык, ил башлыклары бердәм булган сурәттә генә террорга, экстримизмга каршы көрәшергә мөмкин.
Бүгенге көнне гаиләдә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә төрле милләт кешеләре арасында дуслык урнаштыру турында сөйләшүләр алып бару зарур. Балаларга һәр милләтнең бөеклеге, хөрмәткә лаек булуы турында аңлату кирәк. Әйтергә кирәк, безнең Удмуртиядә бу өлкәдә гаять зур эш алып барыла. Беренчедән, Удмуртия хакимияте, тугандаш Татарстан белән тыгыз элемтәдә булып, төрле милләт, төрле диндә булган кешеләрне бер-берсенә якынайтыр, дуслаштырыр өчен күмәк чаралар оештыралар. Шуларның иң зур бәягә лаек булганнары “Сабантуй”, “Гербер” кебек бәйрәмнәр — анда бар милләт вәкилләре дә катнаша. Бу өлкәдә Удмуртиянең Халыклар дуслыгы йорты, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, “Иман” татар яшьләре берлеге бик зур эш башкаралар. Әлеге сәясәткә гаять зур өлешне “Яңарыш” газетасы коллективы, “Очрашу” радиотапшыруы, “Хәерле кич” телевидение тапшыруы, “Минем Удмуртия” телеканалы кертәләр. Бу эшнең төп нәтиҗәсе булып республикабызда сәяси мохитнең тыныч булуы тора һәм бу тотрыклылык һәрвакыт сакланыр дип өмет итәсе килә.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.