Дус гаилә булып яшибез
8 сентябрьдә “Халыклар дуслыгы йорты”нда Удмуртия халыкларының IV Конгрессы узды. Ул Удмуртия Республикасының милли сәясәт министрлыгына һәм Удмуртия Республикасы Конституциясенә 20 ел тулуга багышланган иде. Конгресс башланасы көнне иртән үк “Халыклар дуслыгы йорты”нда милли оешмаларның эшен, тормышка ашырылган проектларын яктырткан стендлар тирәсендә халык гөж килә иде. Әйе, Милли сәясәт министрлыгы тирәсенә тупланган һәр оешма үз милләтенең телен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклау, яшь буында милли горурлык хисләре тудыру, үзара дуслыкны ныгыту юнәлешендә әйтеп бетергесез зур эш башкара. Төрле милли киемнәрдән килгән Конгресс кунаклары үз эшләре белән таныштырдылар, үзара тәҗрибә уртаклаштылар.
20 ел дәвамында Милли сәясәт министрлыгы бер гаилә булып эшләүче фикердәшләр командасын туплый алды”, — диде министр вазифаларын башкаручы Лариса Буранова үзенең чыгышында. Чыннан да, әлеге министрлык милли оешмалар эшен тикшерү, күзәтү белән шөгыльләнми, ә алар белән тыгыз элемтәдә тора, төрле проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә, һәр эштә теләктәшлек белдерә. Шуңа күрә дә милли-мәдәни оешмалар аны хакимият органы кебек түгел, ә җылы гаилә учагы кебек кабул итәләр. Милли сәясәт министрлыгының эш тәҗрибәсе юкка гына ил күләмендә үрнәк итеп куелмый торгандыр. Халыкның милли мөнәсәбәтләргә кагылышлы фикерен ачыклауга юнәлдерелгән сораштыруларның нәтиҗәсеннән күренгәнчә, Удмуртиядә гомер кичерүчеләрнең якынча 90%ы республиканың төп байлыгы һәм үсеш чыганагы аның күп милләтле булуында дип исәпли икән, бу, һичшиксез, — Милли сәясәт министрлыгының төп казанышларының берсе. Удмуртия Хөкүмәте Рәисе вазифаларын башкаручы Виктор Савельев, Дәүләт Советының милли сәясәт, иҗтимагый куркынычсызлык, регламент һәм Дәүләт Советы эшен оештыру буенча даими комиссия рәисе Энвиль Касимов, “Россия халыклары Ассамблеясе” оешмасы рәисе Светлана Смирнова, 5 сентябрьдә генә оешкан “Удмуртия халыклары Ассамблеясе” иҗтимагый хәрәкәте рәисе Алексей Загребин конгресста катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләделәр. Аларның чыгышларында бүгенге көндә Россиядә, шул исәптән Удмуртиядә дә, милли сәясәт стратегиясе яңабаштан каралып, әкренләп мәдәният өлкәсеннән илебез куркынычсызлыгы өлкәсенә күчүен билгеләп үттеләр һәм дәүләт бөтенлегенең төрле милләт вәкилләренең бер-берсен тыңлый, аңлый белүләренә бәйле булуын Украинадагы вакыйгаларның тагын бер кат дәлилләвен ассызыкладылар. Светлана Смирнова (Милли сәясәт буенча Удмуртия Хөкүмәте каршында оешкан комитетның беренче җитәкчесе) ул чорда эшләп, инде шактый тәҗрибә туплаган дистәгә якын милли оешмаларга, аеруча Татар иҗтимагый үзәге Президенты Мәсгуть Гаратуевка 20 ел элек “Республикада Милли сәясәт министрлыгы кирәк!” дигән тәкъдим белән чыгулары һәм аны чынга ашырырга ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт белдерде. Удмурт, рус, татар халыкларының милли оешмалары җитәкчеләре, дин әһелләре бүгенге көндә милли сәясәт министрлыгының мөһим эш башкаруын әйтеп, алга таба да үзара дус, аңлашып, казанышларыбызның кадерен белеп яшәргә чакырдылар. Кайбер чыгышларда удмурт теле дәүләт теле буларак, мәктәпләрдә мәҗбүри өйрәтелергә тиеш дигән фикер дә алга сөрелде. Чыгышлар бүләкләүләр белән үрелеп барды. Бүләкләнүчеләр арасында Татар иҗтимагый үзәгенең мактаулы президенты Мәсгуть Гаратуев та бар иде. Аңа Милли сәясәт министрлыгының әлеге юбилей уңаеннан әзерләнгән “20 ел бергә!” дигән махсус бүләге тапшырылды.