Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Дуслык һәм хезмәт туе гөрләп узды
25.06.2014

Дуслык һәм хезмәт туе гөрләп узды

21 июньдә башкалабыз Ижауда Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Милли бәйрәм Киров исемендәге ял паркында башланды. Бирегә республикабыз җитәкчеләре, Удмуртиянең 17 районыннан татар тормышында актив катнашучылардан торган делегацияләр, Татарстанның Казан, Әгерҗе шәһәрләреннән, Саба районыннан кунаклар килгән иде.
Татар халкын, бәйрәм кунакларын Удмуртия башлыгы вазифасын башкаручы Александр Соловьев: “Күп еллардан бирле без рес­публикабызда йөздән артык милләт дус гаилә кебек яшибез һәм бүгенге бәйрәм көнен дә искиткеч күркәм күршеләребез Татарстан республикасы белән бергә каршылыйбыз. Безгә алдагы көннәрдә дә тату, матур итеп яшәргә һәм бердәм эшләргә язсын. Сабантуй мөбарәк булсын, бәхет, сәламәтлек телим сезгә!” — дип сәламләде.
Изге теләкләргә УР буенча баш федераль инспектор Дмитрий Мусин, Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев, УР Хөкүмәте Рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Виктор Савельев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, Ижау шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Ушаков, УР татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, шушы республика Сабан туен оештыруга зур өлеш керткән Рәмзия Габбасова, УР Татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов та кушылдылар.

Җыр-моң, бию, күңелле тамаша кичкә кадәр туктап тормады. Саба районы үзешчәннәре, Әгерҗе шәһәреннән “Сандугач” ансамбле, Язгөлем Фаттаховаларның чыгышы күрше республика кунакларының котлавы булып яңгырады. Казан шәһәре — “Халыклар дуслыгы йорты”ннан килгән җырчы Илсур Шәрипҗановның чыгышы Сабантуй кунакларына Ирек Шәриповның сәламе һәм бүләге булып иреш­те. Әлеге чыгышларны Ижау шәһәренең “Гүзәл”, “Шатлык” халык җыр ансамбльләре, “Афәрин” бию төркеме алыштырды.

Дәртле чыгышлар белән бер­рәт­тән стадионның төрле поч­мак­ларында милли спорт уеннары: чүл­мәк вату, баганага менү, капчык бе­лән сугышу, гер күтәрү, армрестлинг (кул көрәше), милли көрәш, көян­тә белән су ташу ярышлары барды.
Көрәш мәйданында беренче урын өчен барлык батырларны җиңеп, Татарстанның Саба районы көрәшчеләре Дилүс Закиров һәм Радик Сафиннар көч сынашты. Нәтиҗәдә, абсолют батыр исеменә Дилүс Закиров лаек булды. Сабантуй батыры “Промстройгаз” компаниясе әзерләгән бүләк — тәкә, “Таймас” компаниясе исеменнән — телевизор, “Триус” компаниясе тарафыннан 35 мең сумлык Сертификат белән бүләкләнде. Милли көрәш буенча төп хөкемдар Альфред Сабирҗанов Ижау Сабан туенда көрәшнең башка авыл-шәһәрләргә караганда аеруча тыныч, гаугасыз узуын ассызыклады.
Баганага әтәч алырга менү буенча Илья Даниловка тиңнәр табыл­мады. Ә капчык сугышы уенында Рифат Нәҗипов беренчелекне яулады.
Сабантуй бәйрәменә кемдер җыр-моң тыңларга, дуслары белән бергәләп ял итәргә, милли рухка сусавын басарга, кемдер үзен тапкырлыкта, көчлелектә, җитезлектә сынап карарга килә. Ничек кенә булмасын, быелгы бәйрәмгә дә яше-карты, бала-чагалар — бар буын вәкилләре дә килгән иде. Удмуртиянең Эчке эшләр министр­лыгы хәбәр итүенчә Сабантуй бәйрәмендә якынча 5 меңнән артык кеше катнашкан, тәртип бозучылар булмаган, бәйрәм тыныч, күңелсез вакыйгаларсыз узган. Иң мөһиме — исереп, ямьсез кыяфәттә йөрүчеләр дә күзгә ташланмады. Кулга сыра, аракы шешәсе тотып бәйрәм итү кебек күңелсез күренештән арына, матур итеп бәйрәм итәргә өйрәнә барабыз.
Әлеге җыр-моңга, күңелле чараларга, бүләкләргә бай кичәне әзерләү өчен, беренчедән, оеш­тыру сәләте, бердәмлек, татулык, оешканлык таләп ителсә, икенчедән, бик күп матди чыгымнар да сарыф ителә. Моның өчен, иң элек, Республиканың милли сәясәт министрлыгына, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе үтенеченә битараф калмыйча, матди ярдәм кулы сузган иганәчеләргә, башкалабызның Ленин районы хакимияте, шәһәр хакимиятенә, “Халыклар дуслыгы йорты”на, “Иман” татар яшьләре берлегенә, Ижау шәһәрендә иҗат итүче барлык ансамбльләргә зур рәхмәт.
Сабантуй бәйрәме Киров исемендәге ял паркы мәйданына гына сыймыйча, кичен “Спартак” халык иҗаты йорты янындагы скверда, соңыннан “Домино” кафесында дәвам итте. Республика халкы бу көнне тагын бер елга җитәрлек дәрт, рухи байлык туплады. Инде күңел киләсе елгы Сабантуйны көтә.

Элмира Нигъмәтҗан.