Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Дуслык җирләнми икән…
27.09.2012

Дуслык җирләнми икән…

Кечкенә чакта сентябрь җитүен яратмый идем. Укырга барасы килмәгәнгә түгел. Киресенчә, мәктәпне, укытучылар, сыйныфташларымны бик сагынам, тик менә җәй буе бездә кунак булган икетуган энемнән аерыласы килми. Һичьюгы август ахырындагы туган көнен булса да авылда уздырып китсен, дип тели идем. Ул көнне әнием тәмле торт пешерә, без аңа өстәл әзерләшергә булышабыз…

Менә ике ел инде Дамир энемнең туган көнен үзеннән башка гына үткәрергә туры килә. 2010 елның ноябрендә ул мәңгелеккә китеп барды. Быел аңа 25 яшь тулган булыр иде. Август ахырында, туганнар, матур итеп бизәлгән өстәл артына түгел, энемнең кабере янына, дога кылырга җыелыштык.

Дамир тумыштан авыру иде. Шунлыктан ул Түбән Кама шәһәрендә махсус мәктәптә укыды. Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәүче энем, сыйныфташлары, дуслары турында, алар бар да шат күңелле, тырышлар, дип сөйли иде. Быел безне, җан, кан тартуы белән җыелышкан туганнарны шаккаттырып, Дамирның туган көнендә авылга, аның кабере янына, әнә шул дуслары да кайтып төште. Кайсы култык таягына таянган, кайсы аягында юньләп басып тора алмаса да, “үзем” дияргә тырышкан яшьләрне күргәч, барыбыз да елап җибәрдек. Әле бит алар, адашып, дистәләгән чакрым юл әйләнеп кайтканнар. Тик шуңа зарланып берәрсеннән берәр сүз чыкса икән! Рәхимсез авыру бу яшьләрнең кул-аякларын бөгеп, сөйләгән сүзләрен кеше аңламаслык иткән. Әмма рухларын сындыра да, бөгә дә алмаган. Аларның ни әйтергә теләгәне, ниятләре җаны булган һәркемгә аңлашылырлык.

Дусларын җирләсәләр дә, дуслыкны җирләмәгән бу көчле затларга ул көнне юньләп рәхмәт тә әйтә алмадык бугай. Күңелләр тулган, тамак төбенә төер утырган иде. Соң булса да, Дамирның сыйныфташлары, дус­ларына энемнең әти-әнисе, барлык туганнар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Ә иң зур рәхмәт – балаларын шундый кешелекле, олы җанлы итеп тәрбияләгән, кадерлеләрен ерак юлга дуслары каберенә чәчәк салырга (кемдер кирәкмәгән, юк эш дип уйларга да мөмкин бит!) чыгарып җибәрергә курыкмаган, рөхсәт биргән әти-әниләренә. Аллаһы Тәгалә барчагызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ил-көн иминлеге, муллык бирсен!

Рамилә Моратова, Казан-Девятерня