Дуслык күперләре салынды
Октябрь аенда Ижау шәһәрендә “Удмуртия — бизнес күпере” дип аталган форум булып узды. Быел әлеге халыкара форумда Россия төбәкләреннән вәкилләр, гарәп дәүләте – Бахрейн, Белоруссия, Венгрия, Кытай, Франциядән делегатлар катнашты. Әлеге 4 көн буе дәвам иткән форумда 7 мәйданчык эшләде.Анда катнашучылар үзара хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, килешүләр төзелде.
Форум кысаларында проектлар тәкъдим ителде. Социаль кыйммәткә ия 6 проект турында әйтеп үтмичә булмый. Алар: Нагорный поселогындагы психоневрологик интернатның өстәмә корпусын төзү, өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен Республика социаль-реабилитация үзәге булдыру, уникаль технология буенча су спорты Сарае төзү, Воткинск шәһәрендә ясалма бозлы түбә астындагы шугалак, Ижауда — дельфинарий, “Лудорвай” музей-заповеднигында “Шунды берган” (“Солнечный круг”) музей-парк зонасы төзү турында иде.
Форумда моношәһәрләргә ярдәм итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Моношәһәр – ул халык яшәгән урында эшләп килгән завод яки предприятие булу һәм халыкның әлеге оешма белән тыгыз элемтәдә яшәве. Икенче төрле әйткәндә, моношәһәр – ул шәһәр-завод.
“Моношәһәрләрне комплекслы рәвештә үстерү” программасы, җитәкчеләр фикеренчә, халыкның яшәешенә, икътисадына үзгәреш кертмичә калмаячак. Әлеге программа халыкны эш урыннары белән тәэмин итү, хезмәт хакын арттыру, инвестицияләр җәлеп итү өчен мөһим. Мондый программада катнашу мөмкинлегенә ия булу өчен бүгенге көндә Глазов, Воткинск шәһәрләре актив эш алып бара. Ә Сарапул шәһәренең ышанычы зур. Ул якын арадапрограмма фондына үз гаризасын юллаячак. Сарапул өчен иң зур проектларның берсе – 250 эш урыны белән тәэмин итәрлек ит эшкәртү производствосын оештыру.
Форум кысасында“Регионнар бердәмлеге көне” дип аталган Санкт-Петербург делегациясе вәкилләре катнашлыгында узган чараны бөтен изге башлангычларга старт алу буларак кабул итәргә кирәк. Биредә регионнарның социаль-икътисади һәм сәнәгать потенциалы чагылыш тапты.
Санкт-Петербургтан 12 кешелек делегация килгән иде. Аларның берсе — Рәфкать Марат улы Нагаевбелән безгә якыннан танышу мөмкинлеге туды. “Яңарыш” газетасы редакциясендә аның белән булган җанлы аралашу Санкт-Петербург татарлары тормышы турында күзалларга ярдәм итте.
“Ижауда узган форум бик файдалы үтте. Төрле юнәлештә эш алып баручы эшмәкәрләр белән таныштык, аралаштык, тәҗрибә уртаклаштык. Бик кирәкле мәгълүматлар алдык, остаханәләрдә катнаштык. Мондый чаралар уздыру бик әһәмиятле”, — дип, чарадан алган кичерешләре белән уртаклашты Рәфкать әфәнде. Ижау шәһәре белән танышудан тупланган фикерләре турында да кызыксындым. “Сезнең якларда урманнар күп икән, машинада барганда карап сокланып килдем. Ижау шәһәре турында әйткәндә, биредә тарихи кыйммәткә ия биналарга сак караш булуы, аларны сүтеп ташламаулары, ә киресенчә,төзекләндереп торулары игътибарымны җәлеп итте. Бик уңай күренеш. Әле сезнең шәһәрдә Европа күләмендә мактаулы урында торучы зоопарк бар диләр. Анда бармыйча кайтып китмәячәкмен. Калашников музеенда, берничә заводта булдык. Бик ошады. Юлларны гына бераз тәртипкә китерәсе бар. Үзем Санкт-Петербургтагы милли-мәдәни автономия әгъзасы. Шуңа күрә дә Удмуртиядәге милли-мәдәни автономия җитәкчесе Рәмзия Габбасовадан биредәге милли тормыш белән таныштыруын сорадым. Бергә гимназиягә бардык. Беренче карашка, тышкы кыяфәте мактанырлык түгел. Шулай даУдмуртиядә татар гимназиясе булу – мактауга лаек. Миңа биредәге милли эшләрнең даими алып барылуы ошады. Сездәге 107нче балалар бакчасында булып, көнләшеп тә куйдым. Санкт-Петербургта гына түгел, хәтта Казанда мондый балалар бакчасы юк, дип әйтә алам. Бик җылы, милли мөхит хөкем сөрә анда. Музее искитмәле”, — дип үз фикерен белдерде ул.
Рәфкать Марат улы сөйләве буенча, Санкт-Петербург шәһәрендә татар рухын саклап калу өчен мәдәни, әдәби һәм гыйльми чаралар оештырылып тора. 1990 елдан бирле “Нур” газетасын нәшер итәләр. Ул бүгенге көндә кыйммәтле кәгазьдә төсле булып айга бер тапкыр чыга. Ел саен Сабантуй бәйрәме оештырыла. Уку елы дәвамында автономия каршында татар телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе эшли, әдәби кичәләр, татар рәссамнарының күргәзмәләре оештырыла. Татар скульпторлары булу да зур горурлык. Балалар, яшьләр өчен татар ансамбльләре эшли. “Мин, шәхсән, Сабантуй бәйрәмен оештыруга үземнән лаеклы өлеш кертәм. Эшмәкәр буларак, татарларны туплау, чаралар оештыру өчен кулымнан килгәнчә матди яктан да ярдәм итәргә тырышам. Аллага шөкер, милләттәшләребез арасында татар дөньясын үстерүгә битараф булмаган кешеләр шактый”, — ди Рәфкать Нагаев.
Ә Удмуртия белән Санкт-Петербургка килгәндә, алар арасында моңа кадәр дә дуслык җеплләре салынган иде, әлеге форум хезмәттәшлек итәргә элемтәләрне тагын да ныгытыр, дип ышанасы килә.
Элмира Нигъмәтҗан.