Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Дуслык күпере нык булсын!
24.04.2014

Дуслык күпере нык булсын!

Татарстан Республикасында чит төбәкләрдә яшәүче татарларның телләрен саклау һәм үстерү максатыннан байтак кына эшләр башкарыла. Нәкъ шул максаттан Татарстанның һәр районы аерым бер төбәкне шефка ала. Удмуртиянең мәгариф өлкәсен Зәй районы үз канаты астына алган. Шушы көннәрдә Зәй шәһәре татар гимназиясенең татар теле укытучылары Ижау шәһәрендә булып киттеләр. Ике шәһәрнең татар теле укытучылары 12нче мәктәптә очраштылар.

Бүгенге көндә Ижау шәһәренең 7 мәктәбендә 536 укучы татар телен өйрәнәләр. Шәһәрдә татар теле дәреслекләренә кытлык юк. Быел шәһәр мәктәпләренә Фәтхуллина авторлыгы белән яңа гына дөнья күргән бик матур дәреслекләр дә кайткан. Ленин районы мәктәпләре арасында фән кабинетлары арасында узган бәйгедә 12нче мәктәпнең татар теле кабинеты беренче урынга ия булган. Татар теле укытучыларының методберләшмә җитәкчесе Рәсимә Садыйкова очрашуны нәкъ шушындый күңелле яңалыклар белән башлап җибәрде. Ул үзенең чыгышында Укытучыларның белемен күтәрү институтының Удмурт теле кафедрасы җитәкчесе Андрей Клементьевның ярдәме белән Россия, Халыкара күләмдә узган бәйгеләрдә үзләрен сынап карау­ларын, белемнәрен күтәрү өчен курслар оештырылуын да әйтеп китте.
6нчы гимназиянең татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова гимназиянең төп нигездән 38нче мәктәп бинасына күчкәннән соң икенче сулыш алып эшләп китә алмавына басым ясады. Ул шушы көннәрдә генә гимназиядә республика күләмендә узган Телләрне өйрәнүгә багышланган конференциядә Удмуртия Рес­публикасы Фән һәм мәгариф министры урынбасары Игорь Белозеровның 6нчы гимназиягә республиканың этно-мәдәни үсеш үзәге статусы биреләчәге турында хәбәр итүен җиткерде. Ижауда мондый статусны 56нчы һәм 30нчы мәктәпләр һәм Кузебай Герд исемендәге удмурт гимназиясе йөртә икән. Әлбәттә, министрлык тарафыннан әйтелгән бу яңалык барыбызның да күңеленә канат куйды. Киләчәктә 6нчы гимназия дә республика карамагына тапшырылып, тиешенчә финанс­ланса, ул татарларның йөзек кашы булырдай уку йортына әверелер, дигән өмет уятты.
Ә Зәй шәһәренә килгәндә, анда татар гимназиясе бердәнбер милли юнәлешле уку йорты икән. Бүгенге көндә анда 374 укучы белем ала. 1992 елны эшли башлаган елларда гимназиядә башлангыч белем, югары сыйныфларда география, тарих, җәмгыять белеме кебек фәннәр дә татар телендә укытылган. “Бердәм дәүләт имтиханы барлыкка кергәч, әти-әниләр үтенече буенча барлык фәннәрне дә укытуны рус теленә күчердек. Татар теле атнага 4 сәгать, ә әдәбият 2 сәгать өйрәтелә. Дәрестән тыш чараларны татар телендә уздырабыз”, — диде укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлсинә Мусина.
Ул гимназия дә югары сыйныфларда әти-әниләрнең үтенече белән профильле сыйныфлар ачылуын, укучыларның Казан федераль университеты уздырган олимпиадаларда җиңү яулап, студент булуга ирешүләрен дә сөйләде. Әлеге гимназиядә эшләүче “Мирас” вокал-хореография ансамбленең тоткан роле дә әйтеп бетергесез. Ансамбльнең әзер репертуар белән генә эшләмичә, авылларга чыгып, онытыла башлаган милли йолаларны, җырларны әби-бабайлардан өйрәнеп, аны яшьтәшләренә сәхнәләштереп күрсәтүе зур эш. “Гимназиябезнең барлык серләрен дә ачмыйбыз. Сезне яңа уку елы башлануга Зәйдә көтеп калабыз. Күп тапкырлар ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак”, — диделәр алар.
Әлеге очрашу ике респуб­ликаның татар теле укытучыларына да файдалы булгандыр. Җиң сызганып, яңа планнар белән эшләп китәргә этәргеч бирүче мондый чаралар дәвамлы һәм ике республика арасында дус­лык күперенең елдан-ел ныгуын телисе генә кала.

Рилия Закирова.