Дуслыкка чикләр юк
Удмуртия — күпмилләтле республика һәм анда һәр милләт кешесенә үз гореф-гадәтләрен саклап яшәү өчен шартлар тудырылган. Шуңа да алар, туган җирләреннән читтә булсалар да, үзләрен уңайлы хис итәләр. Моның шулай икәнлегенә республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре белән аралашкач, тагын бер кат инанасың. “Яңарыш” редакциясенә әледән-әле кунаклар килеп тора. Бу юлы бездә кунакта “Достлуг” Әзербайҗан иҗтимагый үзәге җитәкчесе Зульфигар Мирзаев, “Мирас” Дагестан халыклары берләшмәсе җитәкчесе Мөхәммәтгариф Гунашов, Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин, “Азия Плюс” үзбәк милли үзәге җитәкчесе Мөхетдин Бахридинов булдылар. Очрашу кунакларны 30 еллык тарихы булган “Яңарыш” газетасы белән таныштырудан башланып китте. “Яңарыш” газетасының редакторы Рәмзия Габбасова кунакларга газетаның бөтен Удмуртия буенча таралуын, матди хәле, эшне оештыру нечкәлекләре турында сөйләде. Кунаклар да үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Зульфигар Мирзаев: Удмуртия — Әзербайҗан кебек туган ягым”
Зульфигар Рагим улы Мирзаев 1967 елда Әзербайҗан Республикасының Физулин районы Ашагы Абдурахманлы авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлагач, 1985-1987 нче елларда Химки шәһәрендә армия сафларында хезмәт итә. “Аннан соң Воронеж политехник институтына кермәкче идем. Удмуртиядә яшәүче туганнарым миңа Удмурт дәүләт университетында идарә факультеты ачылганы турында әйттеләр. Мин әлеге факультетка документларымны бирергә булдым. Ул вакытта русча начар белә идем, ләкин тырышкач, имтиханнарны яхшы билгеләргә бирдем. 1987 елда әзерлек факультетына, икенче елны икътисад факультетына укырга кердем. Бөтен игътибарымны укуга юнәлттем, курсташларымнан калмаска тырыштым. Тырышканым бушка китмәде. 1993 елда мин югары уку йортын тәмамладым. Туган якка кире кайтырга мөмкинлек булмады, чөнки Әзербайҗанда ул вакытта хәлләр начар иде. Мин Ижауда калдым. Хезмәт юлымны үзем башлап, авырлыклар аша үтеп, бүген инде үземне эшлекле шәхес дип исәплим. 1991 елдан бирле Россия гражданы. “Достлуг” оешмасын оештырдык. Якшәмбе мәктәбендә, шимбә көннәрдә милли бию мәктәбендә балалар, яшүсмерләр шөгыльләнә. Үзебезнең “Хазар” исемле спорт командасы бар. Мәктәпләребезне китаплар, милли кием, уен кораллары белән тәэмин итәбез. Укытучыларга хезмәт хакы түлибез. Безнең мәктәпләргә катнаш никахтагы балалар күп йөри, әнә шунысы сөендерә. Бу — безнең зур уңыш. Башка милләт кешеләре безнең гореф-гадәтләрне, телебезне белергә омтылалар. Без республикадагы милли оешмалар белән бик дус. Алар — бәйрәмнәребезнең хөрмәтле кунаклары. Удмуртия минем өчен — Әзербайҗан кебек үк туган ягым. Биредә барлык милләтләр дус яшибез. Халыкның безгә карашы бик әйбәт. Удмуртия мөфтияте белән тыгыз элемтәдә торабыз. Башкача мөмкин дә түгел, без илебездәге тынычлык, тәртип сагында бергә торырга тиешбез. Бүген без “Яңарыш” газетасы белән якыннан таныштык. Бик сөендек бу очрашуга. Алга таба мондый очрашуларны дәвам итәргә кирәк. Безнең үткәргән чараларны сез һәрвакыт газетада язасыз, телевидениедән күрсәтәсез. Миңа Казандагы дусларым: “Сине “Татарлар” тапшыруында күрдек”, — дип еш шалтыраталар. Бу барыбызга да куаныч бит. Без татар телен дә аңлыйбыз. Киләчәктә безнең шәхесләребез турында да рубрика алып барсагыз әйбәт булыр иде. Без дә үз чиратыбызда газетаны яздырып алыр идек. “Яңарыш” газетасы зур юл үткән, сез милләт өчен күп көч куясыз. Алга таба бу эшне бергә дәвам итик. Чөнки без нинди генә милләт булсак та, телебезне, динебезне, милләтебезне сакларга тиеш”, — диде ул.
Мөхәммәтгариф Гунашов: “Безне күп нәрсә бәйли”
“Мирас” Дагестан халыклары берләшмәсе җитәкчесе Мөхәммәтгариф Гунашов белән без күптәннән таныш. Аның чакыруы буенча Дагестан белән танышу мөмкинлеге дә туды. Киләчәктә дә бу дуслык өзелмәс дип ышанабыз. Биредә ул бик күп еллар эшли, шәхси эше бар. Удмуртиядә Дагестан халыкларын берләштерү өчен зур көч куя Мөхәммәтгариф. Ел саен мәүлид бәйрәмен уздыра. Ул бәйрәмдә төрле милләт вәкилләре катнаша. Киләчәктә хыялы: балалар өчен Дагестан биюләрен өйрәнү буенча түгәрәк ачу. Үзе журналист булгач, аңа безнең газета бик кызыклы. Ул газетада һәр атна саен чыга торган “Мөслим” бите белән, мәчетләребезнең газетаны яздырып алу-алмавы белән кызыксынды. “Бүгенге көндә бөтен нәрсә Интернетка күчеп бара, газетаны ничек саклап калырга?” Әнә шундый сораулар борчый аны. “Татарлар Дагестанда борынгы заманнардан ук яшәгән. Татарстанда, Идел буенда ачлык башлангач, татарлар безгә бик күп күчеп килгән. Аларның саны 20 меңгә җиткән. Күбесе төпләнеп калганнар. Мәсәлән, Әбүзәр Акчурин гаиләсе, аның кызы Зөләйха бик күп еллар укытучы булып эшләгән. Соңыннан ул СССР фәннәр академиясенең Дагестан филиалында хезмәт куйган. Безне күп нәрсә бәйли: динебез, гореф гадәтләребез, галимнәребез. Аларның берсе, Зәйнулла ишан Рәсүлев революциягә кадәр татарлар арасында иң күренекле шәхес булган. Шулай ук аның укучысы Баязит Хәйруллин. Бүген Махачкалада алар исемендә мәчетләр бар. Алар Дагестан республикасы өчен дә, татарлар өчен дә зур көч куйган шәхесләр. Алар турында газета битләрендә язмалар урын алсын иде. Без сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Дуслыгыбыз алга таба да дәвам итсен. Газетаның уңышлары тагы да артсын”, — диде ул.
Мөхетдин Бахридинов: “Шунысы сөенечле, без татарча аңлыйбыз”
“Азия Плюс” үзбәк милли үзәге 2011 елда эшли башлаган. Элек-электән үк Үзбәкстанда татарлар бик күп яшәгән. Авыллардан эшкә киткәннәр. Күбесе шунда төпләнеп калган. Бүгенге көндә Үзбәкстанда алты татар мәдәни үзәк эшли икән. 2021 елның сентябрь аенда Үзбәкстанда Халыкара “Татар кызы” конкурсы үтәчәк. Эстафетаны Удмуртиядән кабул итеп алдылар алар. “Әгәр без Сәмәркандка кунакка килсәк, иң беренче эш итеп безне кая алып барыр идегез?” — дигән сорау бирдем мин Мөхетдин Бахридиновка. “Әлбәттә инде, иң әүвәл Регистанга юл тотачакбыз. Бу — Сәмәрканд үзәгендәге борынгы ныгытма. Сезгә XV — XVII гасырлар архитектурасы үрнәкләрен — Олугбәк, Шердор, Тиллә‑Карый мәдрәсәләрен күрергә кирәк. Өч мәдрәсәдән торган бу ансамбль — ислам архитектурасының иң гүзәл үрнәкләреннән берсе, ул шулай ук ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Иң шәп климат Сәмәркандта. Урта гасырлар тарихында билгеле шәхес — Тимерланның үзенә башкала сайлавы турындагы риваять бар. Ул бөтен шәһәрләрнең мәйданнарында ит түшкәләрен элеп куярга боерган. Бөтен калада диярлек ит бозылган, Сәмәркандта юк. Шунлыктан ул Сәмәркандны башкала итеп сайлаган һәм анда яши башлаган. Тагын әле Сәмәрканд кабартмалар белән данлыклы, андыйны башка беркайда да пешереп булмый. Бохарада да, Ташкентта да пешереп караганнар.Тандырларны, онны, пешекчеләрне, хәтта суны да Сәмәркандтан китергәннәр, әмма барыбер андагы кебек кабартма килеп чыкмаган. Моның сәбәбен беркем дә белми. Бу бер үк вакытта риваять тә кебек, чынбарлык та. Чөнки атаклы Сәмәрканд кабартмасын әлегә кадәр беркайда да пешерә алганнары юк. Сезнең редакциягә килеп керү белән күңелем күтәрелде. Җылы каршы алуыгызга зур рәхмәт! Безгә шунысы рәхәт, без татарча беләбез. «Мәчетләрдә вәгазьне русча сөйләгәндә, аңлап бетермибез, ләкин татарча сөйләсәләр, бөтен нәрсә аңлашыла”, — дип әйтә минем милләттәшләр. Балаларыбызның, яшьләребезнең гореф-гадәтләрне белмәүләре борчый. Балаларыбыз без балачакта уйнаган уеннарны да белмиләр. Балаларны бик яратабыз без. Ерак сугыш елларыннан бер мисал китерәм. Үзбәкстанга эвакуацияләнеп балалар төялгән эшелон килгәч, бер генә сабый да балалар йортына эләкмәгән, аларның барысын да гаиләләргә алганнар. Сугыш чорында 15 баланы уллыкка алган үзбәк гаиләсе — Шамәхмүдовларга һәйкәл куелган. Йорт, гаилә, традицияләр — безнең халыкның төп кыйммәтләре әнә шулар. Алга таба сездән үрнәк алып, гореф-гадәтләребезне милли чаралар аша өйрәтергә хыялыбыз бар. Бу өлкәдә бергәләшеп, сезнең ярдәм белән эшләрбез дип уйлыйм. Удмуртиядә татарлар белән үзбәкләрдән корылган катнаш гаиләләре күп. Күбесе тырыш, хөрмәткә лаек. Әнә шул гаиләләр турында газетада язып чыксагыз, бик яхшы булыр иде. Бу авыру күп авырлыклар тудыра. Бүген дә әле пандемия аркасында, биредәгеләр туган якларына кайта, ә аннан кире килә алмыйм, юллар ябык. Халык эшче көчләр сорый, ләкин милләттәшләрем килә алмый. Биредә без үзебезне уңай хис итәбез. Киләчәктә сезнең белән бергә эшләргә язсын, иҗат уңышлары сезгә”, — диде ул.
Рәмзия Габбасова: “Проблемаларыбыз уртак”
“Газетабызның юбилее уңаеннан без Удмуртия Республикасындагы төрки халыклар оешмалары җитәкчеләрен кунакка чакырдык. Безнең алар белән динебез, телебез, максатыбыз бер. Киләчәктә мондый очрашулар дәвамлы булыр. Бүген без аларны борчыган мәсьәләләр турында белдек, проблемаларыбыз турында да сөйләштек. Гомумән, проблемаларыбыз уртак. Яшьләр, балалар телне, гореф-гадәтләрне белми. Ә без, оешма җитәкчеләре, үз чиратыбызда яшьләргә дөрес юнәлеш бирергә, аларны кызыксындырырга тиеш. Киләчәктә газета битләрендә әлеге милләт вәкилләренең мактауга лаек шәхесләре, хөрмәтле гаиләләре турында язарга килешендек. Бу безнең газетабызның халык арасында тагы да күбрәк таралуына этәргеч булачак”, — диде ул.
Очрашуыбыз Нәүрүз бәйрәменә туры килде. Агымдагы елда алар әлеге бәйрәмне зурлап үткәрә алмаганнар. Әлеге дә баягы пандемия аркасында. Пандемия вакытында алар барсы да туган җирләрендә һәм Удмуртиядә авыр хәлдә калган милләттәшләренә, хастаханәләргә булышканнар. Әнә шундый матур очрашу үткәреп, ешрак очрашырга сүз куешып таралыштылар кунаклар. Башланган эш дәвам итәр, дуслыкка чикләр юк, чөнки максатыбыз бер!
Рәфилә Рәсүлева.