Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Дулесово авылы кунаклар җыйды
28.06.2017

Дулесово авылы кунаклар җыйды

24 июньдә Сарапул районының Дулесово авылында рус мәдәниятенең VI Бөтенроссия “Биек яр” фестивале үтте. Фестивальдә Удмуртия Республикасының унбер районыннан 32 фольклор коллектив катнашты. Шулай ук Литваның Висагинас шәһәреннән “Былина” ансамбле, Казан, Йошкар-Ола, Мәскәү, Владимир өлкәсе Ковров шәһәрләреннән ансамбльләр килгән иде. Әлеге ансамбльләр барысы да үз төбәкләрендә рус халык гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнәләр.

Итекләр. “Волга- Волга”. Татарлар

Бәйрәм үтә торган җирнең матурлыгын тасвирлап бетерә торган түгел. Удмуртиядә иң матур җирләрнең берседер. Кама елгасы буена Дулесово авылы урнашкан. Авылның төзеклеге, йортларның нык булуы, биредә хезмәт сөюче кешеләр яшәвен күрсәтә. Иҗат кешеләренә илһам бирә торган Кама елгасының биек ярлары, елга уртасындагы утраулар ерактан ук күренеп тора. Авыл Удмуртиядә үзенең итекләре белән дан тота. Юкка гына Дулесово муниципаль берәмлегенең гербына һәм флагына итек ясалмаган! Әлеге муниципаль берәмлеккә Макшаки, Смолино, Яромаска, Дулесово авыллары керә. Атаклы “Волга-Волга” фильмы да Яромаска авылында төшерелгән бит! Муниципаль берәмлек Сарапул районына керә. Районда 24 меңнән артык кеше яшәп, аларның 82% — рус, 9% — удмурт, 5% — татар милләтеннән. Районда 28 милли оешма эшли. Шуларның икесе татар оешмасы — Дулесово һәм Уральский авылларында эшли. Күптән түгел Сарапул районы татарлары оешмасы төзелеп, аның җитәкчесе итеп депутат Флүн Шәйхелисламов билгеләнде. Биредә милләт­тәшләребез дә актив. Дулесово муниципаль берәмлегендә 2007 елдан бирле Зәнфирә Закирова җитәкчелегендә “Дуслык” татар мәдәнияте үзәге эшләп килә. Алар ел саен татар мәдәнияте атналыгы үткәрәләр. “Дулесово итегенә кунакка” дип аталган туристик маршрутта актив катнашалар. Килгән кунакларны татар халкының гореф-гадәтләре, тарихы белән таныштыралар.

“Биек яр”

22 июньдә фестиваль кунакларын Дулесово авылында — “Биек яр” да каршы алдылар. Программада Сарапул, Сарапул районы буенча экскурсияләр, иҗат кичәләре, фольклор-этнографик экспедицияләр, Юриха, Девятово, Дулесово, Шевырялово, Нечкино авылларында яшәүче аксакаллар белән очрашулар бар иде. Ансамбль җитәкчеләре өчен республикакүләм семинар үтте. Семинарда катнашучылар хәзерге заман шартларында фольклор коллективларын үстерү, аларга ярдәм итү турында сөйләштеләр. Россия шәһәрләреннән, Литвадан килгән кунаклар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
24 июньдә “Биек яр”ның бәйрәм аланында фестивальнең төп чарасы үтте. Ул Удмуртия халык һөнәрчеләре, урта һәм кече эшмәкәрләр, җәмәгать туклану предприятиеләре, милли ашлар күргәзмә-ярминкәсе белән ачылып китте. Фестиваль кунакларын Удмуртия Республикасының Хөкүмәт Рәисе вазифаларын башкаручы Виктор Савельев, Дәүләт Советы Рәисенең беренче урынбасары Светлана Кривилева, Сарапул районы башлыгы Игорь Асабин, Рус мәдәнияте җәмгыяте рәисе Виталий Тюльпин, Милли сәясәт министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Лариса Буранова сәламләде.
Фестивальдә гореф-гадәт­ләр­нең саклануы сөендерде. Мин дә рус халык уеннарында катнаш­тым, печән дә чабып, утын да ярып карадым. Хәтта ярылган утыннар белән авылча боулинг та уйнарга була иде. Аланда көне буе төрле төбәкләрдән килгән фольклор ансамбльләрнең җырлары яңгырап торды. Иң матур мизгелләрнең берсе йөзләгән кешенең әйлән-бәйлән әйләнүе, кичке уен булгандыр. Ләкин менә халыкның, бигрәк тә яшьләрнең аз булуы күңелне төшерде. Югыйсә, “Биек яр”ның меңләгән кунак сыйдырырлык урыны, сокланырлык матурлыгы бар. Оештыручыларга алга таба фестивальгә күбрәк реклама ясарга кирәклеге турында кунакка килгән дәүләт җитәкчеләре тарафыннан да искәртелде. Ә мин: “Их, Ижау шәһәрендә Сабантуй үткәрергә менә шундый матур җир булса иде”, — дип көнләшеп тә, сокланып та куйдым, фестивальдән матур тәэсирләр алып кайттым.

Рәфилә Рәсүлева.