Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Дорфа һәм явыз балалар кайда тәрбияләнә?
12.01.2017

Дорфа һәм явыз балалар кайда тәрбияләнә?

“Россия-1” телеканалында беренче сыйныфта шикәр чире белән авырган укучы малайның инсулин белән тутырылган шприцын талап алып, икенче бер балага кадаганлыгын сөйләделәр. Ярый әле баланы саклап кала алганнар, күбрәк доза керсә, ул үләргә дә мөмкин булган. Яр поселогында 5 яшьлек бала әбисен диваннан этеп төшереп, кулын сындырган. Ижауда рес­публика балаларны дәвалау шифаханәсендә 7 һәм 8 яшьлек малай 5 яшьлек баланың кулын каерып, идәнгә ыргытканнар. Баланың башында шеш барлыкка килгән. Мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Мондый явыз балалар кайда һәм ничек тәрбияләнәләр соң? Аларның ата-анасы кем? Танылган психологлар хезмәтләре белән танышкач, әлеге сорауларга җавап таптым мин.

Психолог Л.А. Воронина мондый хәлнең сәбәп­ләрен түбәндәгечә аңлата. Кешеләрнең тормыш дәрә­җәсе тигез түгел. Шуңа күрә бай гаиләләрдә үскән балалар матди мөмкинлеге түбәнрәк балаларны кимсетүчән булалар. Тәрбия эше алып барылмаса, алар тискәре, дорфа холыклы булып үсәчәкләр. Укытучылар да күп вакытта үзләрен генә хаклы итеп, балаларны кимсетәләр, төрле исем-кушаматлар тагалар. Бу психологның сүзләрен хуп­ларлык мисалларны минем үземнең дә күргәнем бар.
Мәсәлән, хезмәттәшем ярыйсы гына укый торган баланы “аңгыра баш”, “клоун”, “бандит” дип атап, аны дәресенә йөртмәс итте. Ул бала хәзер башка дәресләргә йөри, ә бу укытучыга әйләнеп тә карамый, исәнләшми дә. Минем уйлавымча, мондый кимсетүләр дәвам итсә, ул явызлык белән җавап бирергә мөмкин.
Хәзерге вакытта “Син начар, беркем белән дә уртак тел таба алмассың”, — дип, эш итәргә ярамый, ә баланың, ничек кенә булмасын, уңай сыйфатларын табарга тырышырга кирәк. Самара тимер юл университеты психологы У.Г. Егорова ата-аналар белән эшләүгә зур игътибар бирә. “Ата-аналар белән психологик эш алып бару” дип исемләнгән хезмәтендә ул түбәндәге үзенчәлекләргә игътибар итә.
“Бүгенге балаларның арасында бик басынкы холыклы, кеше белән аралашырга курыккан балалар да, кирәгеннән артык хәрәкәтчән һәм явыз холыклы үсмерләр дә бар. Мондый үзенчәлекләрнең күбесе гаиләдә формалаша. Бик күп балаларга гаиләдә ата-ана җылысы җитми. Яшерен-батырын түгел, күп кенә ата-аналар балалары алдында аракы эчеп, тәмәке тартып, сүгенеп, бала яшәгән мохитне “пычрата”. Андый гаиләләрдә бала белән утырып сөйләшү, аның белән уйнау, дәрес хәзерләү, берәр театрга, кинога, паркка бару урынына беренче планга “Каян аракы табыйм микән?” дигән сорау куела. Шулай ук кайбер гаиләләрдә бала белән тупас рәвештә аралашу, юк өчен дә кыйнау, гомумән, баланы кимсетеп яшәү хөкем сөрә. Өлкәннәр үрнәге – бала өчен “зур мәктәп” булып тора. Кайбер очракта балаларны гына түгел, аларның ата-анасын да тәрбияләргә туры килә.
Бу психологларның фикерен куәтләп, мин үзебезнең шәһәр мәктәпләреннән мисал китерә алам. Мәсәлән, безнең Ижау шәһәрендәге 29, 83, 86нчы мәктәпләр Россиядә иң яхшы мәктәпләрнең беренче бишлегенә керәләр. Аларда ата-аналар белән эшләү махсус программа буенча алып барыла. Ул 3 өлештән тора: теория-практика — балага һәм ата-анага психологик ярдәм итү. Теория өлешендә ата-аналарны үз балаларының шәхси сыйфатларын белергә, аларның кайсы юнәлештә үзләрен табуларын күзалларга өйрәтәләр. Шулай ук бала белән ничек итеп әңгәмә корырга, ничек аны үзеңә якынайтырга дигән сораулар куеп эш итәләр. Практика өлешендә ата-аналар белән мастер-класс­лар, түгәрәк өстәлләр оеш­тырыла. Ата-аналар бу эшкә шулкадәр күнеккәннәр ки, расписание нигезендә алып барыла торган “Родительский всеобуч” дип аталган дәрескә бер актлар залы кеше җыела.
Хәзер инде бу юнәлештә туп­ланган тәҗрибә турында язып китик. Ата-ананың беренче вазифасы үз баласында ышаныч тудыра белү. Мәсәлән, бер укучы “Әнием һәрвакыт мине кимсетә, чүпрәк баш, аңгыра дип әйтә”, — дип зарланды. Мондый мөгәмәләнең ахыры аяныч — бу кыз бала әнисе яныннан китеп (әтисе юк), әбисе белән яши. Андый бала әнисенә булган ачуын икенче бер җирдә күрсәтергә дә мөмкин. Гомумән, яманлык изге эшкә караганда җиңелрәк эшләнә бит. Бүгенге балалар үзләренә карата игътибарлы, ихтирамлы булуны таләп итәләр. Балаларда мин-минлекне дә оста алымнар белән киметергә дә, шул ук вакытта аның уңай сыйфатларын да күрсәтә белергә кирәк. Кешеләргә ярдәм итү, тәртиплелек, әдәплелек үзеннән-үзе килә торган сыйфатлар түгел. Кеше арасында үз-үзеңне тоту, дөреслеккә өйрәтү — барлык ата-ананың да изге бурычы.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.