Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


28.01.2016

Доктор бабай

Аның һәр көне табигать кочагында үтә. Һәр агач тамырының, яфрагының, кайрысының, чәчәкнең шифасын тирәнтен белә ул.

Әгерҗе районы Красный Бор авылында гомер итүче, кеше сәламәтлеген кайгыртучы, үләннәр белән дәвалаучы 86 яшьлек Яйла Ишиковны белмәгән кеше юктыр. Аның бабалары Болгардан чыккан булса, ул тумышы белән Грузиядән. Безнең якларның табигатен яратып, аның шифалы үләннәренә гашыйк була ул. Менә шуннан соң гаиләсе белән бөтенләйгә төпләнеп кала да инде. Аңа ярдәм сорап, күп төбәкләрдән: Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Мәскәү, Казан, Ижау һәм Чаллы калаларыннан, якын-тирә авыллардан киләләр. Ул һәркемне елмаеп каршы ала. Аның белән аралашканда ук җанга тынычлык, тәнгә сихәт аласың. Ул — үз эшенең остасы, авыл тормышында кайнап яшәүче тырыш бакчачы да, терлекләр яратучы да. Аның дөрес диагноз куеп ярдәм күрсәтүе, дәвалау чараларын билгеләве авыруның сәламәтләнүенә беренче адым була.
Аның бу сәләте Аллаһы Тәгаләдән килгән, күрәсең. Әти-әнисе урын өстендә авырып ятканда, ул төшендә бер картны күрә. Ул карт: “Менә син сораган кеше, үзең укыт”, — дип, аны ак сакаллы бер бабайга тапшыра. Анда ул «Фатиха» сүрәсен, «Аятел Көрси», «Тәсбих», «Колхуаллаһ» догаларын укый. Ясин чыгарга дип өйрәткәндә, ул уянып китә. Күзенә тирә-якта чәчәкләр күренә. Шуннан соң үзлегеннән өйрәнеп, кешеләрне үләннәр белән дәвалау юлына баса.
Аның янына бавыр, ашказаны һәм күптөрле башка авырулардан интеккән кешеләр ярдәм сорап киләләр. Ул массаж ясап та дәвалый. Аның шифалы кулы тиеп китсә дә, авыртулар басылган кебек була. Шуңа күрә аның турында яратып, хөрмәт итеп: “Безнең Доктор бабай”, — диләр. Һәрбер үләнне вакытын белеп җыя, киптерә, төнәтмәләр ясый. Өлкән яшьтә булса да, бүгенге көндә дә машинасында, үзе руль артында йөри. “Яздан башлап көзгә кадәр көн саен урманны бер әйләнеп кайтмаса, йөрәгенә тынычлык таба алмый”, — ди аның тормыш иптәше Асия апа.
Үләннәр белән ул 33 ел дәвалый. Дарулар киштәсендә нинди генә төнәтмәләр юк аның. Бездә үсмәгән үләннәрне ул Иркутск шәһәреннән алып кайта. Ә ул якларда үсмәгән үләннәрне аларга җыеп җибәрә. Яйла Забит улы табиб­лар белән дә элемтәдә тора. Алар белән киңәшләшеп, авыру кешегә дәвалау чаралары билгели. Бик күп авыруларны үләннәр ярдәмендә җиңә ала. “Дөньяга бер генә туабыз. Кешенең сәламәтлеге минем өчен иң мөһиме. Әгәр дә кеше гомере өчен көрәшергә көчем бар икән, мин тормыштан канәгать”, — ди ул. Шундый олы җанлы белгечебезнең, үзе дә сау-сәламәт булып, Асия апа белән тигезлектә, бәхеттә гомер итүләрен телибез.

Раилә Бариева,
Уразай авылы.