Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Дмитрий ИВАНОВ: “Мәдәният — затлы эш, ләкин рәхмәтле түгел!”
2.09.2016

Дмитрий ИВАНОВ: “Мәдәният — затлы эш, ләкин рәхмәтле түгел!”

26 августта Удмуртия Республикасы мәдәният һәм туризм министрлыгы тарафыннан мәдәният, сәнгать һәм туризм хезмәткәрләренең “Мәдәнияттә — яңа киңлекләр” II Республикакүләм форумы булып узды.
Форум бер яктан моңсу, икенче яктан шатлыклы хәбәрдән башланып китте. Россия мәдәният министры фәрманы буенча, элек Мәдәният, матбугат һәм мәгълүмат министры вазифаларын башкарган, Удмуртия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Удмуртия Дәүләт циркының директоры Дмитрий Иванов “Росгосцирк” компаниясенең генераль директоры булып билгеләнгән. Дмитрий Иванов — Удмуртия мәдәният тарихында зур эз калдырган шәхес. Бүгенге көндә Удмуртия Республикасының даны булган — цирк, зоопарк, театрлар ул эшләгән елларда торгызылган мәдәният учаклары. Ел саен беренче классларга баручы барлык балаларга бушлай цирк күрсәтүдә аның өлеше зур. “Мин әлеге урынга зур конкурс аша сайландым. Вазифам Владивостоктан Калининградка кадәр булган цирклар белән идарә итүдән гыйбарәт булачак. Үзегез беләсез: мәдәният — зат­лы эш, ләкин рәхмәтле түгел, шулай булса да, мин гомеремне мәдәният белән бәйләгәнгә шатмын. Минем әлеге урынга билгеләнүем Удмуртия Республикасы өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм. Александр Пушкин әйткәнчә: “Мин китәм, ләкин йөрәгем монда кала”, — диде ул үзенең чыгышында.
Форумда театр белгече, Мәскәү дәүләт университетының профессоры Юлия Большакова чыгыш ясады. Ул: “Мин Удмуртия театрларын карап чыктым, төзекләндерелгән, матур. Мондый театр биналары Россиядә әз. Курчак театрында инвалид балаларның спектакль уйнавы шаккатыргыч! Удмуртия тыйнак — аны бөтен Россиягә танытырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем”.
Китапханәләрнең эшен яңача үзгәртеп кору турында — Бөтенроссия дәүләт чит ил әдәбияты, “Рудомино” исемендәге китапханәнең төбәкара үзәк җитәкчесе Михаил Топорков чыгыш ясады. Әлеге китапханә белән Милли китапханә, мәдәният министрлыгы арасында килешү төзелгән. Бу килешү нигезендә милли китапханәдә Төбәкара чит ил әдәбияты үзәге ачылачак. Биредә Россия һәм чит ил мәдәнияте, фән, сәнгать әһелләре катнашында фәнни конференцияләр, “түгәрәк өстәл”ләр, лекцияләр, презентацияләр үткәреләчәк. Шулай ук китап фонды тулыландырылачак, чит телләр өй­рәнү мөмкинлеге ачылачак. Михаил Топорковның әлеге сүзләренә игътибар иттем: “Китапханәләр эш формалары, бинаны җиһазландыру буенча, электрон дөньядан бик нык артка калалар, шул исәптән китапханәчеләр дә”. Ул яңа дизайн белән эшләнгән, мобиль стандарт­ларга туры килгән китапханә үрнәкләрен күрсәтте. Болар инде иске стеллажларга тезелгән китаплар, гөлләр үсеп утырган, кайчандыр мин хезмәт куйган китапханәләр түгел! Анда балалар, олылар өчен шарт­лар тудырылган, хәтта театр куяр өчен дә аерым урыннар бар. Бер сүз белән әйткәндә, заманча! Ләкин ни генә булса да, әлеге дә баягы акчага килеп терәлә шул. Ә мәдәният өлкәсендә акча, хезмәт хакы аз булу берәүне дә гаҗәпләндерми.
Удмуртия Республикасының Мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьев форумның эшенә нәтиҗә ясап: “Әйе, бездә иң яхшы цирк, зоопарк — горурланырлыгыбыз бар! Ләкин безгә туризм өлкәсендә җиң сызганып эшләргә дә, эшләргә әле”, — диде.
Форумның эше “Яңа театр форматы” түгәрәк өстәле, “Туристлык маршрутлар — традицион кәсеп ресурсы”, музей, китапханә секцияләренең эше белән тәмамланды.

Рәфилә Рәсүлева.