Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Дин һәркемнең күңелендә булырга тиеш
11.02.2016

Дин һәркемнең күңелендә булырга тиеш

Тәртипле, матур итеп яши белгән милләттәшләремне күреп сөйләшсәм, күңелем күтәренке була. Алар белән горурланам. Шәһәребездә төпле, акыллы яшьләр күп булганга ничек шатланмыйсың инде?

Айрат Шәйдуллинга 35 яшь. Ул саф татар телендә иркенләп сөйләшә. “Кечкенә чагыннан ук сеңелем белән өйдә русча сөйләшсәк, әтием ачулана иде”, — ди ул. Әтисе Илдар — Гали авылыннан, әнисе Тәнзилә — Кадыбаштан. “Бабамның намаз укыганын күреп үстем. Ул бары гарәп графикасын белә иде, хәзерге алфавитны белмәде. Мәктәптә укыганда ук мин дә үзлегемнән гарәп графикасын өйрәндем, китаплар укыдым, дингә тартылдым. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, дин белән кызыксынуым бераз тукталып торды”, — дип, үзе турында сөйли башлады әңгәмәдәшем. Башта ул Сарапулда механика техникумын, аннан соң ИжДТУның икътисад һәм менеджер бүлеген тәмамлый. “Хәзерге көндә Ижауда төзелеш базасында эшлим. Көн саен Сарапулга кайтып йөрим. 5 вакыт намаз укыйм”, — дип, сүзен дәвам итте Айрат. Көне тыгыз булса да, эштә дә намаз укырга мөмкинлек һәм вакыт таба икән. “Барлыгы 11 кеше эшлибез. Шуларның өчесе — офиста, икесе — складта намаз укыйбыз. Арабызда берсе рус милләтеннән, ул да Ислам динен кабул итте”.
Милли бәйрәмнәрнең яшьләре­безне кавыштыруына сөенәм мин. Айрат та тормыш иптәше Гөлназ белән Сарапул Сабан туенда таныша. “Гөлназ шәфкать туташы булып эшли. Азамат исемле 5 яшьлек улыбыз үсеп килә. Сарапулда үзебезнең фатир юк иде, шуңа күрә 3 ел Казанда эшләп кайт­тык. Казанга килгәч, Аллаһ ярдәм итте, эшне җайлы таптым. Үзем компьютер артында гына утырсам да, оешмабыз исерткеч эчемлекләр белән шөгыльләнгәч, гөнаһыннан курыктым. Тик эштән әле бик озак кына җибәрергә теләмәделәр. Казанда яшәгәндә Ислам университетында эшләүче “Коръән уку”, “Татарлар тарихы”, “Татар теле” курсларына укырга йөрдем. Өйлә намазын эш урынымнан ерак түгел урнашкан Мәрҗәни мәчетендә укыдым. Мәчеттә намаз уку бөтенләй дә башка нәрсә, Аллаһка тагын да якынаясың кебек”, — дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Айратка карасаң, йөзендә нур бар, аннан ниндидер җылылык бөркелә. Тыныч холыклы, итагатьле, уй-хыяллары да якты. Һичшиксез, мондый сабырлыкны ул диннән аладыр. “Татарлар элек-электән дин тотканнар. Ислам тәртипкә өйрәтә. Дин тоткан кеше үзенең һәр кылган гамәле турында уйлый: “Аллаһ риза булырмы, юкмы?” Кешеләр муллыкка, матур гаиләгә, сәламәтлеккә ирешәләр. Боларның барысын да Аллаһы Тәгалә бирә. Тик күпләр ялгышып: “Үзем булдырдым!” — диләр. Аллаһы Тәгалә үзе биргәнне тартып алырга да мөмкин. Шуңа күрә булганына шөкер итәргә, Раббыбызга рәхмәтле булырга кирәк”, — ди Айрат. Чыннан да, озак еллар тыныч кына яшәгән кешеләрнең дә тормышлары асты өскә килергә мөмкин. Кеше зур югалтулар, кайгылар кичерә. Гомер буе дөнья артыннан куып, тормышның, кулыбызда булганның кадерен күрмибез түгелме?
Диннең көндәлек тормышта ничек ярдәм итүе турында да сөйләде Айрат. “Күптән түгел шундый аянычлы хәл булды. Танышым машинасын сатканда алданды. Акчасының бер өлешен биргәннәр дә: “Ә калганын директорыбыз соңрак бирер”, — дип, нотариуста рәсмиләштергәннәр. Вакыт үтә, акча юк, телефон да дәшми. Танышым акчасын эзли башлый. Директор дигән кеше паспорты буенча бер бакча йортында теркәлгән була. Ул бу эшләрдән бөтенләй хәбәрдар булмый. Нотариус та: “Ярдәм итә алмыйм”, — ди. Танышым бик нык борчылды, кайгырды. Йөрәге авырта башлады, борчылулар үзенекен итте, ул үлеп китте. Бәлки, дингә баскан булса, бу авырлыкларны бер сынау итеп кабул итәр, сабыр булыр иде. Чөнки тормышта җавап таба алмаган күпчелек сорауларга динебездә җавап табып була. Аллаһы Тәгалә без күтәрә алган бәлаләрне, авырлыкларны гына җибәрә”, — дип, үз тормышыннан бер мисал китерде ул.
Айрат Казаннан Сарапулга кайткач, мәчеткә Габделкәрим хәзрәт алып барган курсларга йөри. “Тормышта икеләнгән вакытларым булса, хәзер дә аның янына киңәш сорап барам”, — ди ул.
“Күпләр үзләренең әби-бабай­ларының динле кешеләр булуы турында горурланып сөйлиләр. Тик моның белән генә чикләнергә ярамый”, — ди, милләттәшебез. Синең үзеңә дә Аллаһка якынаю өчен ни дә булса эшләргә кирәк. Машина пыяласына “Аллаһ сакласын” дип язып кую гына синең дингә нинди карашта булуыңны күрсәтми. Чөнки дин ул — кешенең күңелендә, йөрәгендә булырга тиеш”.
Айрат киләчәктә Ислам университетына укырга керергә тели. Аңа уңышлар, теләгенең чынга ашуын теләп калам.

Асия ӘХМӘДИЕВА,
Сарапул шәһәре.