Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Дин кешене үзгәртә
10.04.2014

Дин кешене үзгәртә

Дин юлына баскан кешеләр тынычрак, сабыррак була башлый. Сүзләрен уйлап әйтергә тырыша, гайбәттән курка. Хәләл белән хәрәмне аера башлагач, ризык та, кием дә үзгәрә. Күңелле кичәләрдән, кайбер гадәтләрдән арынырга туры килә. Бу үзгәрешләр җиңел генә бармый. Кат-кат уйланулар, икеләнүләр, ялгышулар аркылы үтәргә туры килә. Һәрнәрсәгә караш үзгәрә.

Телевизорга табыну дөрес түгел

Элек без әни белән Һинд киноларын карарга ярата идек. Бииләр дә, җырлыйлар, барысы да шат күңелле, әдәпсез күренешләр дә юк. Унбиш еллап элек, дин өйрәнә башлагач, аңладым: индуслар мөшрикләр бит! Әллә ничаклы иләһләргә табыналар: Шива, Кришна, Вишну һ.б. Дөрес, Һиндстанда мөселманнар да бар. Индусларның храмнары һәрберсе берәр иләһләренә атап салынган, эчтә дә, тышта да таш сыннар. Аларны гөлләр белән бизәп, алларына дөге, җимешләр куеп, кирәклесен сорыйлар, дога укыйлар. “Кришнаитлар” дигән агым нык таралган. Такыр башлы егетләр, барабаннар кагып: “Кришна, Харе! Харе, Кришна!” — дип җырлап йөриләр. Ике тапкыр мин аларны үз шәһәребездә күрдем, Ташкентта яшәгәндә анда күп иделәр, араларына башка милләт кешеләрен дә тарталар.
Һинд киноларында мәет­не яндыру да еш күрсәтелә. Кешене утка ташларга бер Аллаһы Тәгаләнең генә хакы бар бит! Аннары тагы касталарга бүленү: иң югары — брахманнар, иң түбәне — неприкасаемые. Аллаһы Тәгалә безне барыбызны да бер тигез итеп яраткан түгелме соң?
Бәлки кемгәдер бу көлке тоелыр, ләкин мин бүгенге көндә Һинд киноларын карамыйм. “Гөнаһлы нәрсәләрдән күзеңне төшер”, — диелгән китапларда. Телевизор белән шундый ук хәл. Яңалыклар, һава торышы, файдалы тапшырулар караганда ярый. Тик телевизор табыну әйбере булырга тиеш түгел!

Ислам диненә килүемә сөенәм

Намаз укый башлагач, күз алдында тормасын дип, бүлмәне бизәп тору өчен куелган болан сынын, песиләр төшкән стена календарен юк иттем. Шуннан соң йорттагы бөтен әйберләрне карап чыктым. Көчекләр төшкән чынаякны чыгарып ыргыттым. Юрганымда атлар рәсеме, халатымда күгәрченнәр, чүәктә күбәләкләр чигелгән. Бөтен әйберне дә ташлап булмый бит инде, исраф итү — үзе гөнаһ! “Ярар, юрганым тыш эчендә булыр, чүәк белән халатны намазда кимәм, ә киләчәктә әйберне карап алырмын”, — дип, күңелемә беркеттем.
Коръәнне гарәпчә укыганда, 3 төрле тәфсирне дә укып барам. Рәсем, сын ясамаска дигән катгый тыю тапмадым, гәрчә мөшрикләрнең агач, таш сыннарга (идолларга) табынулары олы гөнаһ булуы әйтелсә дә. Рәсемнәр, сыннар тыелу хакында Пәй­гамбәребез (с.г.в.с.) хә­­­­дисләрендә укыдым. Мө­­­­селманнарга җанлы әй­берләрне сурәтләү тыелган. Чәчкә, агач, мәчетләр, биналар ясасаң, ярый икән.
Бала уенчык­лары турында кар­шылыклы фикерләргә тап булдым. Бер китапта җанвар рәвешендәге уенчыклар тыела, ә кызларга курчак рөхсәт ителә, дип укыдым. Икенче дини чыганакта Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) Гайшә (р.г.)нең балачакта уйнаган агач атын күргәч, елмайган һәм бернәрсә дә әйтмәгән диелә. Бүгенге көндә (2011 елда Мәккәдә булдым) Согуд Гарәбстанында төрле уенчыклар сатыла, аеруча дөя һәм ат рәвешендәгеләр күп. Еш булмаса да, шәһәрдә кеше төшерелгән рекламалар очрый — телефон, смартфон тоткан яулыклы гарәпләр. Әле дә 1, 5, 10 реаллык кәгазь акчаларын саклыйм. Анда да илнең короле төшерелгән. Акчаларга патша рәсемен төшерү борынгыдан килә. Иң мөһиме — акчаның табыну әйбере булмавы. Шунысы ошады, Мәккәдә дә, Мәдинә дә бернинди һәйкәлләр, сыннар юк.
Рәсемнәр турында шул сорау кызыксындыра: балалар китабында куяннар, аюлар булмаса, аларга ничек төрле хайваннар булуын аңлатырга? Зоопарклар бөтен җирдә дә юк, ә шәһәр балалары сарык, кәҗә, тавык, сыерның нинди булуын күрми үсә. Әле укый белми торган балалар да китап битләрен актарырга ярата — рәсем карар өчен. Китапка мәхәббәт тәрбияләргә кирәктер бит? Аларга бит соңыннан дәреслекләр дә, дин китаплары да укырга туры киләчәк. Рәсемнәр балага бик күп мәгълүмат бирә. Балаларга гынамы соң? Борынгы бабаларыбыз диварларга мамонт, бизон һ.б. рәсемнәр төшереп калдырмаса, тарих, биология, археология фәннәре мондый үсеш алыр иде микән,? Мисыр пирамидаларына төшерелгән рәсемнәр, иероглифлар күпме гыйльми ачышлар ясарга ярдәм итте. Уйлап карагыз, дөньяда меңләгән музей бар, аларда миллонлаган картиналар сак­лана. Боларны иҗат итүче рәссамнәр гомерләрен кирәкмәгән эш эшләп уздырдылар микәнни? Минемчә, алар бу картиналарны кул кычытканга ясамаганнар, алар безгә үз заманнары турында мәгьлүмат калдырырга тырышканнар, әйтик, язучылар, шагыйрьләр, елъязмачылар кебек үк. Моның өчен аларга Раббыбыз тарафыннан илһам һәм сәләт бирелгәндер, дип уйлыйм. Галимнәр бу картиналардан үткән гасырларда кешеләр ничек киенгәнен, нинди йортларда яшәгәнен, тирә-як мохите нинди булганын, кешеләрнең нинди буйда, үлчәмдә булуын, нинди авырулар белән авырганын да белделәр. Хәтта, “Джоконда”ның серле елмаюның да “серен” ачтылар — бичараның алгы тешләрен кариес эштән чыгарган икән, шуңа ул ирен почмаклары белән генә елмайган.
Шулай да рәсем сәнгатенең бер өлкәсен — иконалар ясауны йөрәгем кабул итми, чөнки алар — табыну әйберләре, чып-чын ширек. Аңламыйм, ничек итеп борынгы заманнан ук китап әһелләре “Не сотвори себекумира” дигән тыюны белә торып, бәндә ясаган изгеләр рәсеменә карап, кирәкләрен сорыйлар, дога кылалар. Димәк, алар даладагы таш сыннарга табынучы элекке мөшрикләрдән ерак китмәгән булып чыга. Боларны уйлагач, ислам диненә килүемә сөенәм, чөнки минем бердәнбер Аллаһым бар, мин аңа гына таянам, аннан гына сорыйм, өмет итәм, һәрбер гамәлем аның ризалыгы өчен эшләнә. Барлык ялгышларым гафу ителеп, Аллаһ хозурына күчкәндә, мөселман булып китсәм иде.

Акчаны һәм вакытны исраф итмик

Күптән түгел олимпиада уеннары узды. Фигуралы шуучылар искиткеч чыгышлар ясаганда сокланмыйча мөмкин түгел иде. Шулай да, “Боларны карап утыру гөнаһ түгел микән?”- дигән уйлар узгалады. Кызларны партнерлары төрле җир­ләреннән тотып күтәрәләр, киемнәре юк дәрәҗәдә, үзләре “шпагат”, “ласточкалар” ясаганда гәүдәнең бөтен анатомиясе аермачык күренә.
Гарәбстанда җир­ле халыктан спортка мөнә­сәбәтләрен белешкәнем булды. Шәһәрдә стадион фәлән очратмасам да, егетләр-малайлар “О, спорт! Бокс! Футбол!” — дип, уңай карашларын белдерде. Китапларда укыганым бар — Пәйгамбәребез заманында ук көрәш, йөгереш, уктан ату, сөлгеләр белән уйнау ярышлары булган. Бүгенге көндә дә гарәпләр ат, дөя чабышларын яраталар. Бу спорт төрләре барысы да сугышта, ауда, көндәлек тормышта кирәкле шөгыльләрдән үсеп чыккан. Махсус боз сарайлары салдырып, “керлинг” дигән булып, швабралар белән боз ышкып утырган гарәпләрне күз алдына да китерүе кыен. Мөселманнар акча һәм вакыт исраф итеп, файдасыз эшләр эшләүне хупламый.