Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Динә Латыйпова: “Нурулла Мөхәммәтгали улы — рәхәт кеше”
2.04.2020

Динә Латыйпова: “Нурулла Мөхәммәтгали улы — рәхәт кеше”

Һәрвакыт ипле, тыйнак, беркайчан тавыш күтәрми, эшнең дә көен, тәмен, яшәүнең дә ямен белеп эшли торган кешеләр була. Бу сүзләрне Ижау шәһәрендә яшәүче Нурулла Мөхәммәтгали улы Хуҗагалиевны күздә тотып язуым.

Ул — Тимерьюлчылар мәдәният йортында “Гүзәл” халык җыр һәм бию ансамблен оештыручы һәм аны 40 ел җитәкләүче Удмуртия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
Мин Ижаудагы татар дөньясын “Гүзәл” ансамбленнән һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе Нурулла абыйдан башка күз алдына китерә алмыйм. Ул гомергә шулай булгандыр төсле тоела. Ә шулай да, ансамбль кайчан оешкан, моңа Нурулла абыйны нәрсә этәргән?
65 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Нурулла абыйның үзе белән бергә балачагына, яшьлегенә, “Гүзәл” ансамблен оештырган вакытларына кайтып киләсе килде. Табигате белән сүзне кире кагуны белмәгән Нурулла абый минем бу теләккә каршы килмәде.
Ижау шәһәрендә зур, тату гаиләдә 9 бала үсә. Нурулла Мөхәммәтгали улы әлеге гаиләдә җиденче бала булып, 1955 елда дөньяга килә. Ижау шәһәренең 20 нче татар мәктәбендә белем ала. Сәнгатькә кызыксынуы балачактан ук бик көчле була. Мәктәп елларында ук татар ансамблен булдыру турында хыяллана.
“Элек җаның теләгән вакытта җыр тыңлау мөмкинлеге юк иде бит. Яшьләр гармуннарда уйнап, урамнан җырлап узсалар, аларны тыңлау өчен, артларыннан берничә урам ияреп бара идем. 70нче елларда беренче радиоалгычлар чыкты. Казан, Уфа татар радиотапшырулары иртәле-кичле яртышар сәгать концерт бирде, шушы тапшыруларны түземсезлек белән көтеп ала идем. Халык моңнарын, шул вакыттагы җырларны яратып тыңлап, күңелгә сеңдереп бардым. Аларны көнозын көйләп йөри идем. Ул татарча радиотапшыруларның минем карашка бик әһәмияле бер ягын әйтеп үтәсе килә: элек үзешчән башкаручыларга да игътибар бирелде. Шуның белән ул халыкчан да, үзенчәлекле дә иде. Ә хәзер күпчелек һөнәри җырчыларга игътибар бирелә, Интернет челтәрен, радио, телевидениене ачсаң да, сәхнәдә дә шул ук бер җырчылар… Станоклар артында эшләүчеләр, җир эшкәртеп гомер итүчеләр арасында да һөнәри җырчылардан да көчлерәк башкаручылар очрый, аларга нигә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирмәскә?!”
Нурулла абыйның балачак кызыксынуларыннан сәхнәгә илткән сукмаклардан атлавыбызны дәвам итәбез. “Әтием 12 яшемдә гармун алып бирде, ул вакыттагы акча белән 120 сумлап иде бугай. Ул якынча әтинең ике айлык хезмәт хакы булгандыр. Аны бүләк иткәнчегә кадәр бик күп ялварып сорап йөрдем, тәрбияле, сүз тыңлаучан, өлгер бала булырга тырыштым. Гомумән, холкым белән әти-әнине тыңламый торган бала түгел идем. Ишле гаиләдә безне тату, бердәм булырга, кулга-кул тотынышып, кыенлыкларны җиңәргә, бер-береңә терәк булырга өйрәттеләр. Сүзем гармун турында иде… Мин бик сорагач, алмыйча булдыра алмадылар. Әти-әни, күрәсең, үзләре дә минем гармунда уйнарга өйрәнүемне теләгәннәр. Мин түгәрәккә йөреп, гармунда уйнау серләрен өйрәндем”, — дип искә ала Нурулла абый.
Тугызынчы сыйныфны тәмамла­ган­нан соң ул мәдәни-агарту учи­лищесының халык уен кораллары бүлегенә укырга керә. Училищены тәмамлау Казан мәдәният институтының «Халык уен корал­лары» бүлегенә юл ача.
Институтта укуын уңышлы тәмам­лап, Совет Армиясе сафларына алына. 1980 елның маенда хезмәтен тәмамлап, Ижауга кайта. Изге хыялларын тормышка ашыру – ансамбль оеш­тыру эше белән ныклап шөгыльләнә башлый. “Армиядән зур планнар, дәрт-янулар белән кайттым. Ул елларда Ижауда татар сәнгате бөтенләй юк иде. Тирә-юньдә үзәк өзгеч бушлык: күпкырлы юнәлештә гыйлем бирүче татар мәктәбе ябыл­ган иде инде, балалар бакчалары да, татар сыйныфлары, түгәрәкләр дә булмады, татар ансамбле турында әйтәсе дә юк. Төп максатым – татарлар җыелырлык, рухи азык алырлык ансамбль төзү иде”, — ди әңгәмәдәшем. Шулай итеп, Тимерьюлчылар мәдәният йортында татар җыр коллективы оеш­тыра. Ул коллективны талантлы солистлардан җыя: Факия Мөхтәрова, Найсә Ишметова, Зәкия Исламова, Гүзәлия Шакирова, Рәшит Халиков, Фәридә Дәүләтшина, Әнирә Сафина. “Кем музыка белән кызыксына, кем матур җырлый – ансамбльгә чакыра идем. Алар ансамбльгә килеп аралаша башлагач, уртак хыяллар, дәрт, чыгыш ясау теләге туа. Тимерь­юлчылар мәдәният йортында беренче концерт­ларны куя башладык.
Ансамбль беренче тапкыр 1980 елның июнендә — ел саен үткәрелә торган «Сабантуй» бәйрәмендә — чыгыш ясады. Сабантуйлар оеш­тырганда, элек читтән артистлар чакыру юк иде. Көрәштә катнашырга язылган кебек, Сабантуй сәхнәсендә җырларга, биергә яки башка һөнәрләрен күрсәтер өчен чират торып язылалар иде. Без ансамбль белән чыгыш ясау өчен прог­рамманы алдан әзерләп килдек. Һәм тамашачыларның күңелен яуладык, үзебезне киң аудиториягә таныттык”, — диде әңгәмәдәшем.
Ике ел дәвамында ансамбль җыр-моң сөюче илледән артык мил­ләттәшебезне туплый. Ансамбльгә балетмейстер Вәккас Нуретдиновның килүе, аның җитәкчелегендә бию төркеме булдыру әлеге мохитне тагын да җанландырып җибәрә. Киров педагогика институтының балет мәктәбен тәмамлаган зур тәҗрибәле классик бию педагогы Вәккас Нуретдинов “Гүзәл” ансамблен зур казанышларга ирештерә.
“Әледән-әле Казанда, башка төбәкләрдә узган фестивальләрдә катнаша башладык. Җырчылар, биючеләр дә артты. Безгә йөреп, яшьләр үз телебездә аралашты, чыгыш ясады, бер-берсен таптылар. Ансамбльгә йөреп кавышкан, гаилә корган яшьләрнең саны 20 пардан артык”, — ди Нурулла абый.
“Гүзәл” ансамбленең бию төр­кемен 20 елдан артык Вәккас Нуретдинов җитәкли. Ул киткәннән соң, бу вазифаны Светлана Юртова үз өстенә ала. “Гүзәл” ансамблендә канат ныгыткан Светлана Юртова бүгенге көндә Вараксино мәдәният йортында эшен дәвам итә. Ул җитәкләгән “Афәрин” бию ансамбле турында Нурулла абый Хуҗагалиев горурлык белән телгә ала: “Көчле ансамбль, яңадан-яңа биючеләр өстәлеп тора. Бирегә йөрүчеләрнең кайберләре гаилә корып, балалар үстергәннән соң, ансамбльгә яңадан әйләнеп кайтты. Аларның сәхнәдә биюенә 20 елдан артык. Хәтта һөнәри сәхнәдә биючеләр дә 16 елдан артык эшләми. Без “Афәрин” белән тыгыз элемтәдә. Концертлар куйганда, алар бүген дә килеп чыгыш ясый”, — ди.
“Гүзәл” ансамбленә йөргән, чыгыш ясаган һәр талант иясе, ансамбль күтәрелгән һәр баскыч, һәр вакыйга Нурулла абый өчен бик кадерле. Алар турында армый-талмый сөйләргә әзер ул: “Рубис Зарипов дигән композиторыбыз бар иде. Ул бүгенге көндә Чаллыда яши — күренекле композитор, бик күп җыр китаплары авторы. Ул безнең ансамбльдә башлангыч алып киткән кеше. Рәшит Халиков дигән җырчыбыз бар иде. Оста, талантлы җырчы, бүгенге көндә, кызганычка каршы, мәрхүм инде…”
Ансамбль составында күп кенә яңа исемнәр барлыкка килә: музыкантлар, скрипкачылар, концертны алып баручылар… Фирдәвис Галимов, Гөлназ Галләмова, Нәкыйп Сабиров, гармунчылар Роберт Зарипов, Фоат Кәримов, баянчы Римзат Муллануров. Шулай ук ансамбль коллективы яңа солистлар белән тулылана: Ләлә Таһирова, Гөлнара Сәлимова, Фәридә Яппарова, Геннадий Яковлев, Диләрә Биктимирова, Фәния Вәлиева, Фәридә Нуриева, Асия Сираҗетдинова…
Ансамбль ел саен концерт — тамашалар тәкъдим итә. Көз көне өлкәннәр, ветераннар өчен хәйрия концертлары үткәрелә. Алардан җыелган акчалар мәчет, татар гимназиясе төзелешенә күчерелә. Ансамбль татар иҗтимагый үзәге белән берлектә, иң беренче булып балалар бакчаларында, пионерлар йортларында, мәктәпләрдә чыршы бәйрәме оештыра. “Ул вакытларда мин Ижау шәһәренең Автономная урамында урнашкан пионерлар йортында эшли идем, анда балалар өчен татар җыр түгәрәге алып бардым. Беренче чыршы бәйрәмен үткәрү өчен, Казанга барып, сценарийлар алып кайттым”, — дип сөйли татар хәрәкәте кузгала башлаган еллар турында Нурулла абый.
1990 елда коллектив Удмурт Рес­публикасы Мәдәният министрлыгы указы буенча «Халык ансамбле» дигән югары исемгә лаек була.
«Гүзәл» җыр һәм бию ансам­бле елдан-ел тамашачылар мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулый. Ансамбльдә катнашучылар «Ел татар җыры» фестивальләрендә, Ижауда, Казанда, Түбән Новгородта уздырыла торган «Россия тимер юллары» фестивальләрендә югары дәрәҗәләргә ия булалар. Мәскәү, Казан, Чиләбе, Свердловск, Пермь, Түбән Новгород һәм Россиянең башка шәһәрләре сәхнәләрендә чыгыш ясарга туры килә аларга.

Ансамбль гармунчысы Фоат Кәримов берничә тапкыр «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруында катнаша. 1997 елда «Гүзәл» татар халык җыр һәм бию ансамбле Хельсинки шәһәренең татар иҗтимагый үзәге чакыруы буенча Финляндиядә гастрольдә булып кайта.
Ансамбльгә үзешчән артист­ларыбызның балалары — яшь талант­лар да кушыла. Биредә канат ныгыткан яшьләр Казан, Самара, Пермь шәһәрләрендә музыка училищеларында, мәдәният институтларында белем алалар. Нурулла абый сәләтле балаларны күреп алып, аларның талантын үстерүгә зур өлеш кертә. Рөстәм Егоров моның ачык мисалы. 2010 елда Казан шәһәрендә узган «Җырлы балачак» фестивалендә җиде яшьлек Рөстәм Егоров фестиваль лауреаты исеменә лаек була. Бүгенге көндә ул сәхнә юлын сайлап, һөнәри белем ала.
Нурулла абый хезмәт юлының беренче көннәреннән үк Тимерьюлчылар мәдәният йорты директоры Владимир Алексеевич Хван белән кулга-кул тотынышып, тату, бердәм эшлиләр. Нурулла абыйның сабыр, тыйнак, кешеләр фикеренә колак салучан, җаваплылык кебек сыйфатлары булмаса, шулай 40 елдан артык, бер урында эшләп, ансамбльне, таркатмыйча, туплап тору, үстерү мөмкин булыр идеме икән?!
Ансамбль солистлары – “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында баручы «Җырлыйк әле» тапшыруында күп тапкырлар катнашып, бөтендөнья татарларын Удмуртия татарлары белән таныштырдылар.
“Сез — җырчылар белән тамашачыларны бәйләп торучы. Чит төбәкләрдән җырчылар чакырганда, күбрәк кемнәр, нинди җырчылар белән эшләүгә игътибар бирәсез?” — дип кызыксынам Нурулла абыйдан.
“Әлбәттә, тамашачылар сораган, алар күрәсе килгән артистлар белән эшлибез. “Кассовый” артистлар күп. Әмма андый артистларга халыкны җыю авыр. Филүс Каһиров, Рафаэль һәм Динә Латыйповлар, Ризван Хәкимов, Ришат Галиханов, Зөфәр Хәйретдинов кебек артистларны халык та, үзем дә бик хөрмәт итәм. Мин Башкортстан артистларына өстенлек бирәм, аларда моң көчле.
Шуңа эчем поша: кайбер артистлар килә, костюмнары матур, тик бер милли кием дә киеп чыкканнары юк. Алар үзләренең татар икәнлекләрен ассызыклап торучы милли үзенчәлекләргә игътибар бирергә оныталар. Безнең үзешчән артистлар, районнардагы ансамбльләр матди кыенлыклар кичерсәләр дә, милли киемнәр, калфаклар кияләр”, — дип борчылуын белдерде.
Нурулла абыйны танылган артистлар да хөрмәт итәләр, аның турыда матур фикерләр ишетергә туры килә. Әйтик, җырчы Динә Латыйпова аның юбилее белән котлап: “Нурулла Мөхәммәтгали улы — чиста күңелле шәхес. Сәхнә тормышында бу сыйфат бик кирәкле. Тыныч, сабыр. Сәхнәдә нинди генә хәлләр булмасын, тигезлек саклый белә, шуның белән башк­лаларны да тынычландыра, ярдәм итә. Үзе сәхнә кешесе буларак, артистларны аңлый, дөрес бәя бирә. Аның турында бер генә сүз белән “Рәхәт кеше!” дияр идем. Коллегабызны юбилее белән тәбриклим, иҗат дәрте сүрелмәсен, сәламәтлек, уңышлы, имин тормыш телим”, — диде.
Әлеге теләкләргә кушылып, шуны гына өстисе килә: Нурулла Мөхәммәтгали улы, бәйрәмегез белән сезне! “Гүзәл” ансамблен алга таба да яшәтеп, яшәртеп, җырлап, тормыш йөген гармун күреге кебек оста тартып, гөрләтеп яшәргә язсын!

Элмира Нигъмәтҗан.