Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Динебезне саклаучылар
3.07.2014

Динебезне саклаучылар

 Пермь краеның Чайковский шәһәре мәчетенә быел — 15 ел. Шул уңайдан биредә төзекләндерү эшләре дә башланган. Безнең белән очрашуга килгән дин кардәшләребез иман йортын салу тарихы белән таныштырды.

Бу мәчет шәһәрдә беренче Аллаһ йорты икән. Җәмәгать намазларына, гает көннәрен уздыру өчен дин кардәшләребезгә кайчандыр төрле урыннарда җыелырга туры килә. Шулай да, авырлык­лар каршында бирешмиләр биредә. Шәһәрдә дин сакланып килә.
Бүгенге мәчет бинасы шәхси коттедж булырга тиеш булган. Мөселманнар өчен аны “Газпром” директоры 300 мең сумга сатып ала. Соңыннан халык бердәмлек күрсәтеп, әлеге акчаны аңа кире кайтара. Гомумән, мәчет халык көче белән күтәрелгән дисәм, ялгышу булмас. Иман йортын салуда, төзелеш эшләрен оештыруда зур көч керткән Корбангали Төхвәтуллин дә шул турыда сөйләде. “Бу бинаны алганда, биредә бары тик түшәм белән стеналар гына иде. Идәне дә, тәрәзәләре дә – бернәрсәсе дә булмады. Шәһәр халкы акча җыеп, иганәчеләр ярдәм итеп, үз көчебез белән салып чыктык. Бүген шушы якты мәчеттә намазлар укый, вәгазьләр тыңлый алганга бик сөенәбез”, — диде аксакал.
15 ел имам вазифасын башкаручы Мәлик хәзрәт Әбдиев: “Мәчетнең бер генә көнгә дә ябылганы юк”, — ди. Иман йортының елдан-ел матурланып, зураеп килгәненә дә сөенә ул. “Мәчеткә яшьләр дә күбрәк йөрсеннәр иде. Дин юлында булган егетләр-кызлар беркайчанда наркомания, эчкечелек, фахишәлек, азгынлык юлына басмыйлар. Мин һәрвакытта шул турыда әти-әниләргә, әби-бабайларга сөйләргә, аңлатырга тырышам. Яшьләр безнең киләчәк бит”, — дип, үз үгет-нәсыйхәтләрен бирде хәзрәт.
Мәчет каршында хатын-кызлар өчен якшәмбе мәктәбе дә эшли. Дини дәресләр атнага ике тапкыр үтә. Биредә гарәп графикасына, Коръәнне тәҗвид белән укырга, Ислам дине нигезләренә өйрәнәләр. Дин сабакларын алучы апалар үз мөгаллимнәренә бик рәхмәтле. Динне кысрыклаган елларда үскән 83 яшьлек Гилфрүз Төхвәтуллина күз яшьләрен яшермичә бүгенге тормышыннан канәгать булуы турында сөйләде. “Мәчеттә намаз укучылар сафында үз кызымны күреп шатландым. Бу турыда миңа да сөйләмәгән иде. Шунда ук кочаклашып еладык. Бу бит үзебезнең укытучыларыбызның, дин әһелләренең тырышлыгы. Кача-кача догалар өйрәнеп, Коръән укып үстек. Бүген андый каршылыклар юк, Аллага шөкер. Мәчетләребез буш тормасын”, — диде ул. Теләге булганнар биредә ике ел дини белем алганнан соң, Пермь яки Казан шәһәре мәдрәсәләренә укырга баралар икән. Ак яулыклы апаларның тырышлыгына, сабырлыкларына, гыйлемнәренә таң калып, сөенеп кайттым.
Мәчеттә һәрвакыт тормыш кайнап тора. 15 ел эчендә иман йортында берничә тапкыр төзекләндерү эшләре алып барылган. Бүгенге көндә гает көннәрен уздыру өчен 100 кешелек ашханә бүлмәсе төзелә. Хатын-кызлар өчен аерым керү ишекләре булдырылган. “Тик эш моның белән генә төгәлләнми”, — ди мәчет әһелләре. Бүгенге көндә төп ишекне алыштыру башланган. Биредә инвалидлар өчен пандуслар куелачак, каршыдагы мәйдан киңәйтеләчәк. Проект буенча төзекләндерү эшләренә 457 мең сум акча кирәк булыр дип көтелә. “Хәзерге вакытта 322 мең сум акча җыелган. Халык, Пермь мөфтияте ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас”, — диде, мәчет мәхәлләсе рәисе Гөлүсә Коробова. Аның әтисе дә кайчандыр иман йортын төзекләндерү эшләрен оештырып йөргән. Бүгенге көндә ул аның юлын дәвам итә алуына сөенә.
Мәчеткә безнең белән оч­рашуга җыелган милләт­тәш­ләребез “Яңарыш” газе­тасын да бик яратып укыйлар икән. Тик газетаның вакытында килеп җитмәве аркасында, Чайковскийда укучыларбызның саны кимегән. Әлеге кыенлыклар, аны чишү юллары турында сөйләшкәннән соң, күпләр янә милли басмабызга язылдылар. Ике арада дуслык күпере ныгуы, биредә телебезне, динебезне саклауга зур игътибар бирелүе ихтирамга лаек.

Эльвира Хуҗина.