Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Дингә килүе белән бәхетле
29.08.2014

Дингә килүе белән бәхетле

Дин юлына һәркем үзенчә килә. Кемдер кечкенә чактан ук Ислам буенча тәрбияләнсә, икенче берәүләргә Аллаһ юлына килү өчен еллар кирәк була. Ә Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт кылу — рухи дәрәҗәләргә ирешү юлы. Ижау шәһәрендә гомер кичерүче Әнвәр Нуретдинов 16 елдан артык Ижау Җәмигъ мәчетендә ревизия комиссиясе рәисе булып эшли. “Аллаһы Тәгалә юлында савап өчен хезмәт итәбез”, — ди ул.

Әнвәр Кәрәми улы тумышы белән Кияс районының Байсар авылыннан. Ижауга 1953 елда — 7нче сыйныфны тәмамлагач килә. Биредә балта остасы һөнәрен үзләштереп, шул өлкәдә эшли дә башлый. Соңыннан «Ижсталь» заводында төрле цехларда хезмәт куя. “Эшләмәгән эш калмады инде. Цехта үземне төрле вазифаларда сынап карадым, зарланганым, соңга калганым булмады”, — ди Әнвәр абый. Хезмәт дәверендә алган бер кочак диплом-грамоталары, медальләре дә шул турыда сөйли. Аннан кала иҗтимагый тормышта да бик актив катнашкан ул. Үз көче белән зур йорт салып чыккан. Кыскасы, хезмәт тәмен, тормышның кадерен белеп яшәгән әңгәмәдәшем. 40 елдан артык булган эш стажы белән, 2001 елда лаеклы ялга чыга. Завод җитәкчеләре бүгенге көндә дә Әнвәр абыйның керткән зур өлеше турында онытмыйлар икән, “Һәр бәйрәмгә рәхмәт хатлары килеп тора”, — ди ул.
Әңгәмәдәшемнән дингә ничек килүе, мәчеттә кем булып эшләве турын да сораштым. “1998 елда Казаннан Вафа хәзрәт килгән иде. Алар элеккеге хезмәттәшем Гаяз белән мине мәчеткә ревизия комиссиясенә рәис итеп чакырдылар. Миңа ышанганнар икән, каршы килмәдем. Аңа кадәр дин юлында түгел идем. Барысына да үзлегемнән өйрәнергә туры килде”, — диде Әнвәр абый.
Бүгенге көнгә кадәр шул вазифасын үтәп килә ул. Эше — сәдака әрҗәләренә салынган акчаны санап, тиешле документларга теркәп, мөфтият кассасына тапшырудан гыйбарәт. Биш вакыт намазын калдырмый, ел саен Корбан чалдырырга тырыша. “Электән үк исерткеч эчемлекләр белән мавыкмадым, тәмәке тартмадым. Хезмәтем өчен сорап алмадым, намусыма тугры калып яшәдем. Тик менә дингә соң килүемә генә үкенәм. Хәзерге заманда Аллаһы Тәгалә юлыннан барырга бер нинди киртәләр юк. Аеруча яшьләр бу турыда онытмасыннар иде”, — дип борчыла ул.
Бүгенге көндә Әнвәр абый тормыш иптәше Хәкимә апа белән кызлары Илгизә бәхетенә сөенеп, оныклары, оныкчыкларына куанып яшиләр. Тормышында күп сынаулар аша үтәргә туры килсә дә сынмый, сыгылмый ул. Кешеләр белән аралашырга, кирәк икән, үз киңәшләрен дә бирергә ярата. Өлкән яшьтә дип тормый, мәчеткә җомга намазларына да үз машинасында, руль артына утырып йөри. Кунакка килергә яраткан оныкчыклары белән гел татар телендә аралашалар алар. Дин һәм әхлак тәрбиясе бирү дә гаиләдә беренче урында тора.
25 августта Әнвәр абыйга 75 яшь тулды. Без аңа саулык-сәламәтлек, тән сихәтлеге, бәхетле картлык, күңел тынычлыгы, зирәк акыл, озын гомер һәм иман байлыгының саекмавын телибез!

Эльвира Хуҗина.