Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Динар Минәхмәтов: “Кайбер уйлар минем төшкә керә”
29.12.2021

Динар Минәхмәтов: “Кайбер уйлар минем төшкә керә”

Әгерҗе районы Кырынды авылы егете, “Таймас-групп” төзелеш компаниясе генераль директоры Динар Заһид улы Минәхмәтовны күптәннән белә идем. Бу юлы очрашып сөйләшкәч, мин аны гаҗәеп уйлап табучы, алдан уйлап эш итүче эшмәкәр буларак ачтым. Аның уйлап табу талантына сокландым. Ди­нар Заһид улына нибары 37 яшь. Кечкенәдән электроника белән кызыксына. Ул үзенең беренче оешмасын 23 яшендә ачып җибәрә. Аның белән әңгәмәбез – сезнең игътибарга.

– Балачак, мәктәп елларын искә алып үтик әле…
– Кырынды авылы мәктәбен тә­мам­ладым. Мәктәптә “4-5”ле бил­геләренә генә укыдым. Ел саен шашка ярышларында алдынгы урыннарны яулап килдем, һәрдаим олимпиадаларда катнаша идем. Астрономия фәненнән олимпиадада катнашып, Әгерҗе буенча 1 нче урын алдым. Аннан Казанда узган турда да катнашырга туры килде. Мәктәптә укыган чакта ук техника белән кызыксындым, пульт белән идарә итүче машиналарны үзем ясый идем. 11 нче сыйныфта укыганда, Әгер­җедән ЮХИДИ заказы буенча макет ясар­га куштылар. Шул макет­ны ясап чыктым. Минем шул эшем Татарстан буенча беренче урынны яулады. Авылда техника түгәрәкләре юк иде бит ул чакларда. Үзем электроника турында китаплар укып, кызыксынып сүтә-ясый идем. Миңа: “Бу кадәр техниканы белүең, укуың белән конструктор яки про­граммист булырсың”, — диләр иде. 11 нче сыйныфта укыган чакта компью­терлар кайтты. Алар әле беркемдә дә юк. Кичләрен информатика укытучысын компьютерлар көйләргә, эшләргә өйрәтә идем. Аннан туганнар, дуслар, авылдашлар магнитофон, телевизор, нинди техника ватыла — барысын да миңа алып киләләр иде. 2001 елда мәктәпне тәмамлагач, Ижау техник университетына укырга керергә дип килдем, тик конкурстан уза алмадым. Бер ел әзерлек курсларына йөрдем. Икенче елда программалаштыру белән бәйле бүлеккә укырга кереп, 2007 елда тәмамладым.

– Авылга компьютерлар кайтканчы ук син инде аларны белә торган булгансың…
– Миңа туганнар компаньен (бейсик телендә эшли торган кечкенә компьютер) бүләк иткәннәр иде. Мин инде анда программалар яза идем. Информатика дәресе керә башлагач, мин бер программа яздым. Шуннан мине әлеге фәнне укудан азат иттеләр. Мәктәпне тәмамлагач та, үзебезнең авыл, район буенча, Ижауда компьютерларны төзәтеп, программалар урнаштырып йөри идем. Университетта укыган чакта да, егетләр белән җыелып, программалар төзеп, компьютер белән мәш килә идек. Шулай итеп, акча эшләргә өйрәндем. Авыл кешесенең хезмәт хакы аз. Әти-әни биргән акчага гына карап тормыйча, үземнең да акча эшләү максаты бар иде. Икенче курс­тан әти-әнидән акча алмый башладым. Укыдым да, эшләдем дә. Һәрбер малай кечкенәдән машина сатып алу турында хыяллана бит. Әле “права”м да юк, ә өч машина алыштырган идем. 5нче курсны тәмамлаганда, “Шевроле Лачетти” машинасы алдым. Авылда беренче чит ил машинасы да минеке иде. Ул бит үзем акча эшләп алган машина.

– Динар, ә балачакта хыялың кем булу иде?
– Малайлар белән уйнаганда, тиз­рәк үсәргә хыяллана идек. Авылда малайларның күбесе: “Шофер булам, КамАЗда йөрисе килә!” – дия иделәр, ә мин кечкенәдән “Мерседес” турында хыялландым. Хәзер, Аллаһка шөкер, “Мерседес”та йөрим. Хыялланырга һәм аны тормышка ашырырга омтылырга кирәк, шул чагында хыяллар чынга аша.

– Ләкин син бүген башка юнәлештә эшлисең…
– Шундый бер хәл булды. Авылга кайтырга дип, юлга чыктым. “Попутка” белән кайта идек бит. Шунда машина йөртүче белән сөйләшеп киттем. Ул риэлтор булып эшли иде һәм мине үз агентлыгына чакырды. Безнең әбинең йортын сатасы бар иде. Билгеләнгән суммага сатарга килештек. Артыкка сата алсам, калган акчасы минеке була. Шуннан аның оешмасында эшләп киттем. Әбинең өен дә уңышлы гына саттым. Кеше кулы астында 1 ел эшләп, тәҗрибә алгач, 2008 елда “Таймас-групп” оешмасын ачтым. Анда безнең риэлтор бүлеге дә бар иде, аны 2011 елда яптым. Риэлтор булып эшли башлагач, бер клиентыбыз йорт сорады. Төзелеш компаниясе эзләп, андый оешмаларда йөреп чыккач, сервис юклыгын аңладым. Шуңа төзелеш оешмасын ачарга уйладым. Клиентлар ышаныч белән карасын өчен өлкәнрәк кешеләрне эшкә ала идем, чөнки үземә ул чакта нибары 23 яшь иде. Йортлар төзегән чакта тагын бер яңалыкны уйлап таптым – ул трейд-ин. Шәһәрдә бе­рен­челәрдән булып безнең оешмада әлеге трейд-ин эшли башлады. Ул – фатирны шәхси йортка алыштыру программасы. Кешедән фатирын сатып алабыз, йорты төзелеп беткәнче кеше шул фатирында тора. Шартларның барысы да килешүдә языла. Куркырлык түгел. Андый система беркемдә дә юк иде ул чакта. Соңрак башка төзелеш оешмалары да шулай эшли башлады. Хәзер дә шулай эшлибез. Кеше өчен уңайлы да, файдалы да булырга тиеш, минемчә. Офисларыбыз Ижауда, Чаллыда, Казанда, Мәскәүдә бар, тиздән Санкт-Петербургта да булачак. Шулай ук Россия күләмендә холдинг оештыру өстендә эшлибез.

– Динар, мавыгуларыңа вакыт каламы соң? Мәсәлән, роботлар ясауга.
– Хәзерге вакытта веломобиль, электротәгәрмәч ясау белән шөгыль­ләнәм. Иҗат – үсешкә алып баручы көч. Дөрес, эшкә алынганда, нәрсә ки­леп чыгасын, халык аны ничек кабул итәсен белмисең. Һәр ачышны патентлау да кирәк бит әле. Хәзер электротәгәрмәчне патентлау өстендә эшлибез. Нәрсә соң ул электротәгәрмәч? Аны теләсә нинди велосипедка алгы тәгәрмәч урынына куеп була. 50 км/сәг белән йөри ала. Әйтик, эшкә велосипед белән киләсең. Аннан алгы тәгәрмәчеңне салдырып, офиска алып керәсең, кирәк булса, зарядкага куясың. Аны безнең илдә генә түгел, ә чит илләрдә дә куллана алачаклар.

— Динар, бизнесны саклау күп көч, сәләт таләп итә. Оешманың уңышы өчен бары тик үзең җаваплы. Моны ничек башкарып чыгасың?
— Җиңел эш түгел. Һәр эшнең дә плюслары, минуслары бар. Бөтен эшне дә белергә тиешсең. Хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудырырга омтылам. Офиста 40лап кеше эшли. Төзүчеләр, подрядчылар 100дән артык. Аллаһка шөкер, көчле команда, ышанычлы хезмәткәрләр. Барысын да контрольдә тотучы программа булган чагында эш тиешенчә алга бара. “Итель” интернет-кибетебез дә бар. Безнең кибет ул – робот. Күп процесс­ларны кешесез генә үзе эшли.

– Йортлар төзегәндә, клиентлар ниндиләренә өстенлек бирә? Кыш көне йортлар төзегәндә таләпләр бозылмыймы?
– Йортларны тө­зе­гәндә, кешегә озак хезмәт итәрлек булсын дип тырышабыз. Хәзерге вакытта киресенчә, өйнең нигезен төзе­гәч, күтәрергә дә кирәк. Йортның фундаменты җылытылу нигезендә төзелә. Анда электр чәйнегендәге кебек җылы­ту элементлары кулланыла, шунлыктан урамда 30 градус салкында да, фундамент 20-30 градус җылы тора. Шуңа күрә без йортларны ел әйләнәсе җиткерәбез. Кыш көне йортларны сатып алучылар саны арта. Минемчә, язга, җәйгә яңа йортка күчәргә теләге булганнар шулай итәдер. Ярты ел эчен­дә йортны төзеп бетерәбез. Күп төзелеш оешмалары җылыту белән эшләмиләр. Йортларга 7 ел гарантия бирәбез. Безнең шундый программа бар: кешегә йорт ошамаса, бер ел эчендә без аны шул хакка кире ала алабыз. Сатып алучыга уңайлы булсын дип эшлибез. Без шәхси логотип, куар-код булган кирпеч кулланабыз. Бу үзенә күрә “Знак качества”, чөнки безнең өйләрнең күчермәсен ясаучылар да күренә башлады. Шул куар-код аша безнең турында барлык мәгълүматны табып була.

– “Таймас” исемен кем уйлап тапты? Нәрсәне аңлата?
– “Таймас-групп” исеме “таймас, тайпылмас” дигәнне аңлата. Сирәк, тапталмаган исем кирәк иде. Мәгънәле дә, русча яңгырашлы да булсын. Ярты ел оешмага исем сайладык. Нейминг компания ялладым, таба алмадылар исем. Беркөнне төнлә төшемдә “Компаниянең исеме секвойя булырга тиеш” дигәнне ишетеп уянып киттем дә язып куйдым. Сүзлектән ул сүзнең ни аңлатканын карадым. Ул биек, гел яшел агач, бернәрсәгә бирешми, янгын вакытында да янмый икән, киресенчә арта гына. Бу безнең бизнеска туры килә. Әле киләчәктә планнарым зур. Бизнес­ка килгәндә, эш акчада гына түгел, кызыксынып эшләүдә. Оешмада үсеш юк икән, ул миңа бөтенләй дә кызык түгел. Максатым — вакытны бушка уздырмаска.

– Динар, хатының Гөлназ белән 3 бала тәрбиялисез. Балаларга әти тәрбиясе җитәме?
– Әйе, 3 балабыз бар. Олы улым Раяз программалаштыру белән кызыксына, уеннар ясый. Ә кечкенәсе минем янымнан китми. Паяльник бе­лән эшләгәндә дә, карап, күзәтеп то­ра, бергәләп сүтәбез, бергә җыябыз, тәгәрмәчләрне дә бергәләп ясыйбыз. Рамин улымда үземнең кечкенә чагымны күрәм. 4 яшьтә генә булса да, ул чын кечкенә мотоциклда йөри. Минем төп бурыч – аларны тәрбияләү. Командировкаларда еш йөрергә туры килсә дә, өйгә ашкынып кайтам. Мин өйдә юк чакта ул эшләрнең барысы да тормыш иптәшемнең җилкәсенә төшә. Мин – гаиләне туендыручы, ул балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнә.

– Ижаудан Казанга күченеп ки­тү­е­гезнең сәбәбен анда балаларга мөм­кинлекләр күп дип аңлаткан идең. Казанда ничек?
– Без киткән чакта Ижаудан иске са­мо­­лет­лар гына оча, уңайлыклар аз иде. Хәзер шәһәр үсә, зурая. Балалар татарча сүзләрне кабатларга да оялалар иде, анда оялмыйлар. Балалар гимназиядә укыйлар. Татар теле һәм әдәбияты фәне керә, башкаларын русча укыйлар. Гаилә дусларыбыз өйдә гел татарча аралашалар, тик балалары барыбер русча сөйләшә. Шуңа әлеге проб­лема гадәтигә әверелә ба­ра, минемчә. Без балаларга: «Татарча җавап бирегез», — дип әйтәбез. Һәркем үз ана телен белеп үсәргә тиеш, без дә шуның өчен тырышабыз. Хәзер төрледән-төрле түгәрәкләр күп эшли, мөмкинлекләр дә җитәрлек. Тик бала­ның теләге булу да кирәк бит әле. Аларга планшет, компьютер кызыклырак. Улым планшетта ниндидер уеннар ясый. Киләчәккә карап уйлансак, алга таба барыбер программистлар күп кирәк булачак дип уйлыйм. Яшьләргә киңәшем: техника белән бәйле һөнәр үзләштерергә кирәк. Безнең илдә генә түгел, ә чит илдә дә эшли торган булырга тиеш.

– Инстаграмнан күзәтеп баруымча, гаиләгез белән чит илләрдә еш буласыз. Чит илдә яшәр идегезме?
– Ял итәргә барып кайтканда, яхшы. Үзебезнең илдә яшәп, чит илләрдә дә эшләп була. Әйтик, пандемия вакытында безнең хезмәткәрләр эшкә зыян китермичә, өйләрендә эшләделәр. Ул вакытта төзелеш 2 атна чамасы тукталып торды. Ә шәхси йортлар сатып алу да, интернет-кибет хезмәтләренә дә сорау артты. Әзер йортлар сатылып бетте. Хәзерге вакытта шәхси йортлар сатып алучыларның яше яшәрә бара.

— Әти-әниләр янына кайтырга вакыт каламы?
— Туган йорт, туган җир, әти-әниләр – бу төшенчәләр бер-бер­сенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән, алар­ны аерып карап булмый. Әти-әниемә, хатынымның әти-әнисенә ныклы сәламәтлек, озын гомер, хә­ерле имин тормыш телим. Безгә бир­гән тәрбияләре өчен рәх­мәтемне җиткерәм. Безгә терәк-тая­ныч булып, озын гомер кичерсеннәр. Алар­га күңелле яңалыклар гына җит­ке­рергә, сөендерергә тырышабыз. Ял көн­нәрендә гаилә белән кайтырга тырышабыз. Ике як әти-әниләрне дә, туганнарны да тигез күреп яшибез.

– Быел әле авылыгызга Сабантуй уздырганда җырчылар ча­кыр­гансың… Шулай ук авыл­даш­ларыңа газетабызны яздырып бүләк итәсең.
– Авылдашларыма игелегем тисен иде, дип тырышам. Гел үзең турында гына уйлап яшәү мөмкин түгел бит. Үзеңне бәхетле тою өчен, синең янәшәңдәге кешеләр дә бәхетле булырга тиеш. Сабантуйга җырчылар чакыртып бәйрәм оештыруымның сәбәбе: авыл кешесенең барысы да концертларга йөри алмый. Аларга бүләк ясыйсы килде. Алдагы елда да шул форматта уздырырга исәп, Аллаһ боерса. Ходай Тәгалә биргәнгә бирермен дигән бит, мөмкинлек булганда, ярдәм итәргә тырышам.

– Динар, алга таба иҗат уңышлары телим. Җылы әңгәмәң өчен зур рәхмәт! Кулга-кул тотынып эшләргә насыйп итсен.

Гөлнара Вәлиева.