Динарис: «Әле хатыным булырсың!»
Бу мәхәббәт тарихы Алнаш районының Бакыр Заводы авылында башлана. Чулпан Ижауда тәрбияче һөнәрен үзләштерә. Ял көннәрендә авылга әтисе янына кайтырга уйлый. Кайтыр алдыннан әтисе үзе аңа шалтырата. Хәлләрне белешкәч, әтисе аларда Башкортстаннан урман кисәргә килгән кешеләрнең яшәгәннәрен хәбәр итә. Чулпан башта ышанмый. “Тик кайткач кына, ишегалдындагы машинаны, өйдәге егетләрне күргәч, әтинең алдамаганын аңладым”, — ди.
Әнгәмәне үзе башларга Чулпан ояла, шуңа көне буе яшьләр сөйләшмичә йөриләр. Кичкә таба егетләрнең берсе үзе: «Мин Динарис», – дип килеп таныша. Шулай аралашу башланып китә. Чулпан чибәр, акыллы, игътибарлы, хезмәт сөючән егеткә күз сала, Динарис та Чулпанга бер караштан гашыйк була. Тик хисләре турында алар бер-берсенә әйтмиләр. Динарис кына шаярткан сыман Чулпанга: «Әле хатыным булырсың», – ди.
Бер атна вакыт узып китә. Динариска Башкортстанга кайтып китәргә вакыт җитә. Якыннан таныша башлаган яшьләргә аерылыр вакыт җитә. Егетне озатып кергәч, Чулпан елый башлый: «Шаяртты да, ташлап китте», – дип уйлый. Ләкин өмет ахырдан гына үлә, дип юкка гына әйтмиләр. Чулпан “ВКонтакте” социаль челтәрендә Динарисны эзләп таба. Һәм вируталь дөньяда дусларча аралашу 4 ел буе дәвам итә.
Динарис Чулпанны hәрвакыт кунакка чакыра. 4 нче курсны тәмамлагач, кыз кыюлык туплап, Башкортстанга китә. «Динарисның өенә килеп кергәч, әзерләнгән өстәл, җыелган кунакларны күреп таң калдым”, — ди Чулпан. Динарисның әнисе аны: «Уз әйдә, килен, үзеңне өеңдә кебек хис ит», – дип каршы ала. Кунаклар таралгач кына барысы да аңлашыла: Динарис Чулпанны каршы алырга «килен алып кайтам» дип киткән икән. Аның белән танышырга туганнары җыелган. Кич җиткәч, Динарис кызга үзенең өйләнү турындагы вәгъдәсен исенә төшерә, Чулпанның укуын тәмамлаганын көтәчәген аңлата hәм тәкъдим ясый. 2018 елның мартында яшьләр Ижауда никах укыталар, ә җәй көне татар hәм башкорт гореф-гадәтләре буенча Башкортстанның Шулган авылында туй уздыралар. Шунда тормыш та корып җибәрәләр, өй сатып алып, зурлап Коръән ашы уздыралар. Сахаутдиновлар гаиләсендә ике игезәк кыз туа: Сабина hәм Самира.
Бу гаиләнең тормышы татар гореф-гадәтләре белән аерылгысыз бәйләнгән. Алар үзара татарча аралашалар hәм балаларын да туган телдә сөйләшергә өйрәтәләр. Динарис – гаиләне тәэмин итүче, Чулпан — менә дигән хуҗабикә, яхшы хатын hәм әни. Алар тормыш кыенлыкларын да бергәләп җиңәләр, авырлыклар булса, бер-берсенә ярдәм итәләр. Бу матур парга мәхәббәт һәм тигез гаилә тормышы телим.
Раилә Рафикова, Бакыр Заводы авылы.