Дизайнер да, рәссам да…
Ижауда гомер итүче татар яшьләре арасында сокланырлык сәләт ияләре шактый. Алар арасында Рушан Солтанов рәссамлык сәнгатен үз итүе, иҗатка гашыйк булуы белән аерылып тора. Мин аның белән иҗади күргәзмәдә таныштым. Өч рәссам — Игорь Степанов, Илья Яковлев һәм Рушан Солтанов оештырган, төрле чорның музыка белән бәйле шәхесләрен чагылдырган күргәзмә иде ул. Күргәзмә 12 — 21 апрельдә “Грифон” Арт-үзәктә (Халыкара Көнчыгыш Европа университеты бинасында) оештырылды. Күргәзмәне карап, иҗат эшләре белән танышып, сокланып кайтсам, соңрак Рушанның үзе белән дә танышырга, аралашырга насыйп булды.
“Тумышың белән кайсы яклардан син, кайда укыйсың, эшлисеңме, рәсем сәнгате белән күптән кызыксынасыңмы?” – дип, сорауларымны яудыра башладым мин аңа. Ни дисәң дә, яшьләр арасында рәсем төшерү белән мавыгучы егетләр булуы үзе гаҗәеп, мәртәбәле күренеш. Ул Татарстанның Алабуга шәһәреннән икән. УдДУның дизайн факультетында белем алуы, хәзерге вакытта Мәскәүдәге бренд агентлыгында дизайнер булып эшләве турында сөйләде. Белеме рәссам һөнәренә кагылмаса да, ике юнәлеш буенча да шөгыльләнергә вакыт таба Рушан. “Нинди дә булса сәнгать күңелеңә хуш килсә, миңа калса, бу өлкәдә һөнәри белемең булу-булмау мөһим түгел, иҗат җимеше йөрәк түреннән чыга. Рәссамның да һөнәрилек дәрәҗәсен аның эчке дөньясы билгели дигән фикердә мин. Ә аны үстерү өчен көн дә иҗади халәткә чумып, күңел биреп иҗат итәргә, башкалар иҗатына игътибарлы булырга кирәк дип уйлыйм ”, — ди ул үзе. “Ә син үзең иҗатка күп вакытыңны сарыф итәсеңме? Кайсы эшләреңне иң уңышлысы дип саныйсың? Ә башка авторларның эшләрен күчереп ясаганың бармы?” – дип, сораулар яудыруымны дәвам итәм. “Мин иртәдән кичкә кадәр һәрвакыт иҗатта. Чөнки эшем шуны таләп итә. Дизайнерлык һөнәре шулай ук иҗат бит ул. Әлбәттә, анысына күбрәк вакыт бирелә, рәсем төшерергә вакыт аз кала. Шулай да, күңелгә килгәнне кәгазьгә төшерергә теләк булганда, вакытны табарга була. Кайсы иҗади әсәрләремне иң уңышлысы дип саныйммы? Монысы, тегесе ошый дип билгели алмыйм. Күңелгә килгәнне ак кәгазьгә төшерәм дә, мөстәкыйль рәвештә “яшәргә” җибәрәм. Рәссамнарның рәсемен күчереп ясаганым юк, бары тик башка авторларның хезмәтенә сокланам, кызыксынып торам, үзләре белән аралашам. Ижауда яшәп иҗат итүче рәссам Әнвәр Гомәр улы Сафиуллин белән даими иҗатташлык итәбез”, — ди Рушан. Рушан картиналарын “Рушавель” дигән псевдоним белән тәкъдим итә. Иҗаты белән таныш булганнар аны Рушавель буларак беләләр дә.
Интернет аша Рушанның эшләре белән танышып утырганда, аның күргәзмәсенә карата язылган башка кешеләрнең кичерешләре арасында УдДУда белем биргән укытучысының да фикеренә тап булдым. “Рушавель, искиткеч тирән эчтәлекле иҗат эшләреңнән торган күргәзмә өчен зур рәхмәт! Син безнең укучыларыбызның бар яклап та талантлы икәнен тагын бер тапкыр исбат иттең. Син минем өчен оста дизайнер буларак кына түгел, чын рәссам буларак та ачылдың. Ә Ижау халкы өчен заманча, сыйфатлы күргәзмә бүләк иттең. Алга таба да сиңа иҗат уңышлары, илһам чишмәләрең ташып торуын телим”, — дип яза ул. Рушан үзе дә шундый теләктә, киләчәккә планнары турында кызыксынгач, ул елмаеп: “Бар шәхесләрне дә рәсем сәнгате аша чагылдыру”, — дип җавап кайтарды.
Элмира Нигъмәтҗан