Депутат буласым килә
Миңа 15 яшь. Һөнәр сайлау алдында торам. Табиб, укытучы, пешекче, сатучы, машина йөртүче… Безгә бу һөнәрләр кечкенәдән таныш. Ә минем депутат булып карыйсым килә. Ә кем соң ул депутат? Андый һөнәр бармы? Депутат булырга кайсы уку йортында укыталар? Депутатлар нишли? Депутатларның эшләре бик җаваплы, тынгысыз. Чөнки алар — ил башлыгының уң кулы, илебез язмышын хәл итүчеләр. Халыкларның мәнфәгатьләрен, гозерләрен истә тотып, барлык яңалыкларны, үзгәрешләрне белеп, төрледән-төрле кануннар кабул итәләр. Алар илебез язмышы, тынычлыгы һәм халык иминлеге өчен җаваплы кешеләр.
Аңлавымча, депутат булу бер дә җиңел эш түгел. Шулай да, минем хыялымда гына булса да депутат булып карыйсым килә. Моңа ирешер өчен, минемчә, кешенең, иң беренче чиратта, укуга, белем алуга омтылышы зур булырга тиеш, берничә югары белемле булу да мөмкин, үзеңне һәрьяклап үстерү өстендә дә эшләргә тиешсең. Нинди генә һөнәр иясе булсаң да, депутат вазифасын башкара аласың, дип уйлыйм мин. Моңа ирешү өчен сайлаган һөнәреңне зур җаваплылык тоеп башкарырга, кешеләрне яратырга, хөрмәт итәргә, кешеләр белән уртак тел таба белергә, үзеңнең уй-планнарыңны, идеяләреңне күрсәтә белергә тиешсең. Шул чагында җитәкчелек тә сине күреп алачак, тагын да җаваплырак урыннар тәкъдим итәчәк.
Мине депутат итеп сайласалар, эшне халык алдына чыгып, аларның үтенеч-гозерләрен тыңлаудан башлар идем. Тирә-якка карасаң, чишәсе мәсьәләләр бихисап. Юлларны төзекләндерү, чиста су белән тәэмин итү, чисталык, саф һава, эш мәсьәләсе.
Бүгенге көндә мине иң борчыганы — авыл язмышы, авылның киләчәге. Көннән-көн авыллар бетә, хәтта зур тарихи үткәне булган авыллар да юкка чыга. Кызганычка каршы, бу дөньяга беркем дә мәңгелеккә килмәгән. Картлар бакыйлыкка күчеп баралар, ә авылның киләчәген тәэмин итәрдәй яшьләр югары белем алу нияте белән шәһәр ягына китәләр дә кире әйләнеп кайтмыйлар. Чөнки авылларда эш юк. Авылда гаилә коручылар булмагач, балалар тавышы ишетелми, балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йортлары ябыла. Гөрләп торган авыллар ямансулап утыра. Фермалары җимерелгән, урыны гына калган. Көн дә кешеләрне эшкә әйдәп торучы идарә йорты ябык. Урам буйлап атлыйсың, анда-санда я берәр карт, я карчыкны очратасың. Хәллерәк кеше очраса, анысы да шәһәрдән авылга вакытлыча кайткан пенсионер булып чыга. Кызганыч, бик кызганыч…
Депутат булсам, авылларга җан өрер идем. Башлап эш урыннары, мисал өчен май, сөт заводы төзетер идем. Ни өчен соң авылда халык тырышып сыер асрый, ә сөтне очсыз бәядән җыеп, шәһәргә алып китеп эшкәртәләр дә, чыгымнары күп булуны сылтау итеп, халыкка кыйммәт хакка саталар. Ни өчен ит эшкәртүне, икмәк пешерү заводларын авылда оештырмаска? Икмәк белән ит шәһәрдә үсми, сөт елга суы булып шәһәр краныннан акмый бит. Авылда эшкәртелсә, бәяләре дә бермә-бер очсыз һәм эшкәртүгә тотылган чыгымнары да азрак булыр иде. Эш урыннары булдыру белән беррәттән, авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләрнең – сыер савучыларның, терлекче, игенче, механизаторларның хезмәт хакларын күтәрү өстендә эшләр идем. Депутат булсам, тагын бер мәсьәләгә игътибар итәр идем. Бүгенге көндә югары белем алган яшьләрнең күбесе үз белгечлеге буенча эшкә урнаша алмый. Ә шул ук вакытта ил буенча завод-фабрикаларда гади эшче һөнәрләр – токарь, слесарь, электриклар, авыл хуҗалыгында агрономнар, зоотехниклар, механиклар җитми. Менә шундый эшче һөнәрләрнең абруен күтәрәсе иде. Әгәр гади эшченең хезмәт хакын авыр эш шартларын исәпкә алып арттырсалар, яшьләр дә бик теләп эшче һөнәрен үзләштерерләр иде. Авылларда да үз эшләрен ачарга теләгән алтын куллы кешеләр, балта осталары, тимерчеләр, фермерлар, механиклар күбрәк булыр иде.
Һәр авыл кешесен борчыган сораулар: су, юл, газ. Газ кермәгән, су үткәрелмәгән, я су системасы искергән, алыштыруны таләп итүче, сазга батып ятучы юлсыз караңгы авыллар, минемчә, җитәрлек әле. Булачак депутатлар авыл ягына да борылып карасыннар иде. Бөтенләй беткәнче авылларны аякка бастырырга иде. Эше булса, акчасы була. Димәк, яшьләр дә авылга тартылырга мөмкин. Гаилә коручылар артып, сабыйлар туар, авыл гөрләр иде. Шәһәрләрдә балалар бакчалары җитми. Мин бу проблеманы да чишү юлларын эзләр идем. Әйтик, безнең илдә хоккей, футбол командаларын тоту өчен миллионнар бүленә. Шул акчаларның бер өлешен алардан киметеп, бакчалар, мәктәпләр төзү, ятим балаларның тормышларын яхшырту, ил тулы ярдәм сораучы авыру балаларның сәламәтлекләрен кайгырту, заманча медицина җиһазлары булдыру өчен тотар идем.
Ләкин хәзергә бу уйларым бары тик хыял гына. Тик шулай да, мине борчыган мәсьәләләрнең бүгенге депутатларыбыз тарафыннан беразы гына уңай хәл ителсә дә, тормышыбыз тагын да матураеп, җанланып китәр, киләчәгебез дә өметле булыр иде.
Айгиз Хәлиуллин, Кичкетаң авылы.