Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Депутатлар саны кыскартылды
1.12.2016

Депутатлар саны кыскартылды

29 ноябрьдә Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев Дәү­­ләт Советының XXVIII сессиясендә катнашты. Сессиядә депутатлар корпусы санын кыскарту турында закон кабул ителде.

Депутатлар корпусы хәл итәргә тиешле 20дән артык сорау бар иде. Шул исәптән, төп документ — «Удмуртия Республикасының 2017 елга һәм 2018-19 еллар бюджеты турында» закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
“Удмуртия Республикасы Конституция­сенең 32 маддәсенә депутатлар саны мәсьәләсе буенча үзгәрешләр кертү хакында” республика закон проекты зур резонанс тудырды. Төзәтмәләрнең нигезендә депутатлар корпусы санын 90нан 60 ка кадәр кыскарту тора.
Бу көнне чыгыш ясаучыларның саны башка сессиядәгеләргә караганда шактый артып китте. Бу аңлашыла да, чөнки мәсьәлә депутатларның һәммәсенә кагыла.
Социологик сораштырулар күрсәткәнчә, сайлаучыларның күпчелеге депутатларны киметү идеясен хуплаганнар. Бу хакта Удмуртия Башлыгына һәм Дәүләт Советы Рәисенә Иҗтимагый палатасы вәкилләре мөрәҗәгать җибәргәннәр.
Удмуртия Башлыгы икътисади чынбарлыкны исәпкә алып, әлеге инициативаны дөрес дип атады. Депутатларның күпчелеге әлеге закон проектын кабул итәргә тавыш бирде.
Александр Соловьев журналистларга: «Минем уйлавымча, 60 депутат начаррак эшләячәк дигән сүз түгел. Дәүләт Советында бай тәҗрибәсе булган депутатлар нәтиҗәлерәк эшләячәкләр. Халык ышанычлыларының саны кимесә дә, халыкның наказларын үтәү өчен бирелә торган миллион сум югалмаячак, шулай ук калачак.
2014 елда без дәүләт хезмәткәрләренең Башкарма хакимиятен дә 10 процентка кыс­карту тәкъдиме белән чыктык. Кыскарттык. Хәзер мин тагын 10 процентка кыскартырга дигән тәкъдим белән чыгам. Моңа кадәр без якынча 25 миллион сум акчаны янга калдырсак, киләсе елга без тагын 40 миллион сумны саклый алачакбыз. Шулай ук исегезгә төшерәм: Президент Хакимияте аппаратын киметү турында Владимир Владимирович күптән түгел генә сөйләгән иде. Минемчә, без генә читтә калырга тиеш түгел», — диде.