Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Дамир хәзрәт Әхмәтов: “Дин модага иярү түгел”
19.08.2021

Дамир хәзрәт Әхмәтов: “Дин модага иярү түгел”

Агымдагы елның июнь аенда Ижауның Үзәк мәчетендә имам булып Дамир хәзрәт Әхмәтов эшли башлады. Моңа кадәр ул берничә ел Глазов шәһәрендә имам вазифасын башкарды. Чыгышы белән Әлмәт районыннан. Казан дәүләт университетының икътисад факультетының ислам икътисады бүлеген тәмамлаган. Хәзерге вакытта Болгар Ислам академиясендә докторантурада белем ала. Дамир хәзрәт белән замана яшьләренең дингә ничек килүләре, нинди авырлыклар белән очрашулары турында сөйләштек.

— Дамир хәзрәт, сез үзегез дингә ничек килдегез?

— Мин дингә үз теләгем белән килдем. Әлмәт шәһәрендә техникумда укыганда, безгә прак­тика узарга дип, мәдрәсәдән шәкертләрне җибәрәләр иде. Алар белән танышып, чәй эчеп, аралашып, күңелле итеп вакыт үткәрә идек. Шулай дингә тартылдым.

— Бүген яшьләр арасында дингә килүчеләр бик күп. Яңа гына намазга басучылар мәчеткә нинди сораулар белән киләләр, нинди авырлыклар белән очрашалар?

— Әйе, яшьләр дин белән кызыксына. Әй­дәгез, мисалга татар гаиләләрен алыйк. Балалары Исламга тартыла башлагач, күп кенә әти-әниләр: «Бу нинди сектага эләкте икән?» — дип уйлыйлар. Әле хәләлне хәрәмнән аера башлагач, ә бу тормыш рәвешендә дә, ризыкта да чагыла, бөтенләй куркып калалар. Шулай ук руслар, удмурт­лар арасында да Ислам кабул итүче яшьләр бар. Алар тагы да күбрәк авырлыклар, кыенлыклар аша узалар. Балаларының башка дингә күчүләренә әти-әниләре дә каршы булучылар бар. Ләкин безнең динебез бит яхшылыкка гына өйрәтә. Яшьләр хәрәмнән, эчемлекләр эчүдән тыелып, тәртипле тормыш көтә башлагач, әти-әниләр моны күрәләр, ризалашалар.

— Бүгенге көндә катнаш гаиләләр дә арта…

— Чыннан да, катнаш гаиләләр саны күп. Аларга никах укыйбыз. Диндә андый тыю юк. Әлбәттә, ире мөселман, хатыны насара, яки яһүди диненнән булганда рөхсәт ителә. Ә мөселман хатын-кызына мөселман ир-атка гына кияүгә чыгарга рөхсәт ителә. Һәр кеше үз парын үзе сайласа да, катнаш гаиләләрнең четерекле күп мәсьәләләргә китерүләрен дә онытмыйк. Мәсәлән, ир – татар, хатыны рус милләтеннән, ди. Әгәр дә гаилә башлыгы телне, гореф-гадәтләрне, динне сак­лауга зур игътибар бирми икән, хатыны балаларына үз телен өйрәтәчәк, чиркәүгә алып барачак. Тагын бер зур проблемага басым ясыйсы килә. Мондый гаиләдә үскән балалар, ата-аналары үлгәч, аларны ничек, нинди тәртип белән җирләргә белмиләр. Күп очракта балалары киләләр дә, ике арада өзгәләнәләр, әти-әнисенең бер зиратта җирләүләрен телиләр. Ә дин төрле булгач, болай эшләү дөрес түгел. Шуңа күрә, катнаш гаиләләр корыла икән, әти-әни балаларына: «Мине соңгы юлга шулай-шулай итеп озатыгыз», — дип әйтеп, аңлатырга тиеш. Ул вакытта балалар нишләргә белмичә, үзара талашып йөрмәячәкләр. Без бу турыда яшь катнаш гаиләләргә әйтәбез, аңлатабыз. Чөнки гаилә кору ул – соңгы сулышка кадәр бергә булу дигән сүз. Яшьләр пар сайлаганда, никах укытыр алдыннан шушы кыенлыклар турында да уйлансыннар, җаваплы булсыннар иде. Шулай ук катнаш гаиләләр арасында икесе дә Исламны кабул итеп, балаларын милли традицияләрдә тәрбияләүчеләр дә була. Мондый очраклар да шактый күп.

— Хәзерге вакытта дин ул модага иярү дигән сүз дә бар…

— Дин ул “тренд” дип әйтмәс идем. Тренд — сакал йөртү генә. Яшьләр ни өчен Исламга килә? Динсез кешегә дин ул әби-бабайлардан калган традиция кебек кенә тоела. Ә чынлыкта дингә килү ул мәчеттә утыру гына дигән сүз түгел. Мөселманнар төрле яктан үсәләр. Һәрвакыт белем алырга омтылалар, социаль проектларда да катнашалар, актив тормыш позициясе алып баралар. Шулай ук күпләр динне чикләүләр дип уйлап ялгышалар. Дин безне кайсы яктан чикли? Бары тик хәрәмнән тыя, яхшылыкка гына өйрәтә. Менә шуны аңлаган яшьләр Исламны кабул итә. Сораулары булганнар мәчеткә килә, аларга аңлату эшләре алып барабыз. Мәчетләребездә дини белем дә бирелә. Яшьләрне кызыксындырган тагын бер сорау – Ислам финансы. Бу әлегә безнең илдә яңа, аз гына өйрәнелгән тема. Яшьләр инвестицияләү, хәләл юл белән бизнес алып бару, зәкят турында кызыксыналар. Чөнки динебез ул намаз укып, ашлар уздырып йөрү генә түгел. Ул тормышның барлык өлкәләрен дә ала. Шуңа күрә, дингә килү модага иярү түгел, ә яшьләрнең Исламга аңлап килүләре дип әйтер идем.
— Кызыклы әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт.

Эльвира Хуҗина әзерләде.