Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Дамир Таҗиев: “Ярдәм итәргә юнәлешләр күп!”
30.03.2017

Дамир Таҗиев: “Ярдәм итәргә юнәлешләр күп!”

Татарстан, Башкортстан республикаларыннан концерт белән килгән эстрада йолдызлары һәрвакыт сәхнәдән шәһәрдәшебез, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Таҗиевка үзләренең рәхмәтләрен җиткерәләр. Үзе бик күзгә күренмәсә дә, милләттәшебезнең эшмәкәр, милләтпәрвәр, һәрвакыт милләтебезгә ярдәмгә ашкынып торучы шәхес икәнен күпләр белә. Ләкин нигә ул җыр-моң илендәге артист­ларга ярдәм итә? Яшьлектә чынга ашмаган хыялмы бу, әллә инде бүгенге көннең максатымы? Дамир әфәнденең юбилее уңаеннан, аның белән очрашып шуны ачыкладык.

Аның белән аралашканда миңа азапланып сораулар бирергә дә туры килмәде, сүзне тартып аласы юк, ул тыйнак кына сөйли дә сөйли. Аның сөйләгәне минем күз алдыннан кино кадрлары кебек узып бара. Кадрларны алтыга бүлеп, аның турындагы фильмны сезгә тәкъдим итәм.

1нче кадр: Көтмәс елгасы безгә Төркия иде!

Дамир абыйның әнисе тумышы белән Мөслим районыннан. Ветеринария техникумын тәмамлагач, Әгерҗе районы Кичкетаң авылына юллама белән зоотехник булып эшкә килә. Шунда әтисе белән танышып, тормыш коралар. Бераз вакыттан соң Татар Шаршадысы авылына күчеп китәләр. Кечкенә Дамир аннан соң әле бишенче классны кабат Кичкетаң авылында укый. Беренче класста укыганда әтисенең сеңелесе гармун алып бирә.
“Дус малай белән икебезнең дә бу вакытта гармун бар иде, без аны тартыштырып-тартыштырып карадык та, шул килеш бу шөгыльне ташладык. Бервакыт, бишенче класста укыган чак, дустым иртәнге җидедә гармун күтәреп килгән. “Мин “Сәяхәтче җыры”н өйрәндем”, — ди бу. Икәүләп өйрәнә башладык. Көн саен бер җыр өйрәнеп килә башлады. Баксаң, ул күршесеннән өйрәнә икән. Шулай әкрен-әкрен, биш-алты җыр өйрәнеп, әзрәк гармунда көйләр чыга башлады. Җәйге ялларны без икетуган абыемнарда — Комсомолка поселогында үткәрә идек. Көтмәс елгасы буенда балык тотып, су кереп үтә иде көннәр. Төркия безгә әнә шул иде!
1969 елда гаиләбез белән Ижау шәһәренә күчеп килдек. 20нче санлы татар мәктәбенең алтынчы классында укый башладым. Русча белмим, атнага ике сәгать кенә татар теле керә, калган фәннәр рус телендә. Шәһәр балалары мин рус телендә сөйләгәндә көләләр, шул бик авыр булып истә калды. Элек әти-әниләр балаларының нәрсә белән кызыксынганына игътибар итмиләр иде бит. Ул без хәзер балаларны җитәкләп, ниндидер түгәрәкләргә йөртәбез. Ул чакта үзебездән ерак булмаган пожар бүлегендә торбада уйнарга өйрәтәләр иде, шунда йөри башладым. Торбаны өйгә алып кайтам, уйнарга өйрәнергә кирәк бит. Өй кечкенә, әле анда әби дә бар, мине торба белән урамга куып чыгаралар. Урамда өйрәнәм. Ошамады бу шөгыль миңа, ташладым. Мәктәптә мандолина түгәрәгенә теләп йөри башладым, әйтергә кирәк, әйбәт кенә уйнадым да. Бу вакытта инде миңа баян да алдылар.

2нче кадр: Көндез — велосипед, кич — баян

Ничек инде шәһәргә килгәч, бөтен малайларның хыялы булган бокс түгәрәгенә йөрмисең? Бер ел анда шөгыльләндем. Аннан соң инде, армия сафларына алынганчы велосипедта йөрдем. Көненә берничә дистә чакрым йөреп кайтам да, кич баян уйнарга чабам. Унынчы класс­та укыганда мәҗлесләрдә баян уйнарга йөри идем. Элек мәҗлесләрне алып баручылар юк иде бит. Бер баянчы җырлый да, уйный да, сөйли дә. Сиңа хезмәтең өчен дип, унбиш ел элек алынган, сандык төбендәге ирләр күлмәген бирәләр. Баянчыны мич янына утырталар, ә анда аш, бәлеш пешә. Өйдә биергә урын юк, урамга чыгып биеш. Шабыр тиргә батып, нейлон күлмәк белән урамга чыгып уйныйсың. Хәтерлим,1974 ел­ны яз иртә килде. Ул вакытта “пятачок”лар модага кергән вакыт. Кичен капка төбендә баян уйнап утырам, безнең авыл егетләре килде дә: “Әйдә Фурманов тукталышына чыгып уйныйбыз”, — диләр. Мин уйнаган тавышка унбишләп кеше җыелып бии дә башлады. Икенче көнне инде утыздан артык кеше килде. Ике йөздән артык кеше җыела башлагач, Тракторная тукталышына күчтек. Төнге сәгать 11 дән соң уйнарга ярамый. Милиция хезмәткәрләре халыкны тарата алмагач, мине алып китә, шуннан гына халык тарала.

3нче кадр: Карьерист булырга комсомол булышты

Төзелеш техникумын тәмам­лагач, армиягә алындым. Машина төзүчеләр шәһәрчегендә хәрби частьтә хезмәт иттем. Мин анда укыган һөнәрем буенча мастер булып эшләдем. Ялларда кайтып “пятачокта”, мәҗлесләрдә баянда уйныйм. Аннан мине частьнең комсомол секретаре итеп сайладылар. Комсомол минем биографиямдә зур роль уйнады. Штабта хәрби часть командиры, замполит, үземнән өлкән дәрәҗәле кешеләр белән эшләү миңа бик зур тәҗрибә бирде. Кеше белән аралашырга өйрәндем. Частьтә 450 кеше, барсы да комсомоллар, актив белән җиң сызганып эшлибез. Монда икенче дөнья. Аны хәзер аңлатып та булмый. Армия сафларыннан икенче кеше булып кайттым. Кайткач, Азин урамындагы төзү трестына эшкә кердем. 22 яшьтә цех җитәкчесе итеп куйдылар. Минем кул астында — кырык эретеп ябыштыручы. Алар бар да эчә. Иртәнге сәгать 10га чаклы аек болар, аннан соң кибет ачыла. Акчалары юк, гаиләләрендә тәртип аксый. Ай ярым эчендә айныттым мин аларны. Ул вакытта үткәрелгән социалис­тик ярышларда беренче-икенче урыннарны ала башладык. План үтәлә, хезмәт хакы алалар. Мин үземне карьерист дияр идем. Карьерист булырга комсомол булышты. Таләпчән булуым белән шуңа ирешкәнмендер. Бер ел монда эшләдем. Аннан икенче төп цехка күчерделәр. Бу вакытта институт тәмамлап, директор урынбасары вазифасын башкардым.

4нче кадр: Дамирро, Дамирро!

Эш, дип, баянны да онытмадым. Бер концерт куйганда, бүген инде РФ, УРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Андан” халык ансамбле җитәкчесе Феликс Кубецов миңа баян белән чыгыш ясарга тәкъдим ясады. Ул вакытта алар чит илләргә гастрольләр белән йөриләр иде. 1989 еллар… Советлар Союзыннан әле яңа чит илләргә чыгарга рөхсәт бирелгән вакытлар. “Андан” халык ансамбле белән Германиягә бардык. Андый гастрольләрне профсоюз оештыра иде. Бранденбург капкалары янында зур мәйданда чыгыш ясадык. Анда зур бәйрәм бара, “Андан” бии, мин, башка түбәтәй киеп, татарча көйләр уйныйм. Икенче гастроль — Италиягә булды. Диңгез буенда урнашкан шәһәрләрдә ике атна концерт куйдык. Коллективка биргән акча гына җитми, өстәмә чыгымнар чыга. Шуңа күрә Сарапул районы Шолья поселогында урнашкан фабрикадан матрешкалар, самавырлар, кашыклар, чәшкеләр, чәйнекләр алып кайттым. Италиядә “Андан” бии, мин озын өстәлгә алып килгән товарны тезеп сата башладым . Минем беренче бизнес шул булгандыр. Итальяннар чегән токымыннан бит алар, урлый да башладылар. Шул арада бер матур самавырны урладылар да. Үземә булышырга дип, профсоз вәкилләрен чакырдым. Алар хакны белмиләр, миннән: “Дамир, күпме тора?” — дип сорыйлар. Аларны ишетеп, миңа итальяннар: “Дамирро, Дамирро”, — дип кычкыралар. Ул көнне чыгыш ясамадым. Сату гына түгел, ул безнең мәдәниятне күрсәтү, Удмуртиягә реклама да булды. Акча булды, ул елларда бит безнең илдә кибетләрдә бернәрсә дә юк. Андагы кибетләргә кереп, киемнәр, ризык алдык. Безнең өчен хәзерге “Ашан” кибете булды инде ул! “Андан” белән тагы Мароккога, Бахрейнга бардык. Удмуртия буенча да бик күп йөрдек. Кризис башлангач, гастрольләр тукталды.

5нче кадр: Һәрнәрсәнең үз вакыты бар

Удмуртиядә Илфат Нур­мөхәммәтов, Ирек Мөхәм­мәт­җанов, Шәфига Таҗетдинова белән концертлар куеп йөрдек. Ә минем баян гына түгел, заманча аппаратура белән җырлаучы ансамбль оештырасым килде. Кыйммәтле аппаратура, микроавтобус алдым. Ирек Мөхәммәтҗанов, баянчы Ринат Әшрәпов, Нурис­лам Хәмидуллин, Язгөлем Фәттахова белән Казан, Мәс­кәү шәһәрләренә бардык. Яз­гөлемгә 18 яшь кенә иде әле, тавышы бик матур. Әгерҗе районы Тирсә авылына барып, хәләл җефетем белән әти-әнисеннән сорап алып кайттык. Берничә ел йөрдек. Мәҗлесләр үткәрә башладык. Ансамбль тулысынча минем карамакта иде. Җырчы ул җырын җырлый да, эше бетә, ә оештыру эшләре бик мәшәкатьле. Оста оештыручы булмагач, ансамбль таралды. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар бит.

6нчы кадр: Талантларга ярдәм итәргә кирәк!

Салават белән безне Резидә Миркасыймова таныштырды. Салават ул вакытта икенче сезон концерты белән килгән иде. Шуннан бирле без бергә. Аның тамашачыга тәкъдим итәсе программасын дуслар белән бергәләп тыңлыйбыз, ул бездән тәнкыйть көтә. Аның үз табигый моңы бар, аны алыштырырдай җырчы юк әле. Сәләт синдә бар ул, я юк! Ә Салаватта табигый сәләт. Гомумән, мин бик күп артистлар белән дус. Алар белән аралашкач, икенче рухи дөньяга кереп китәсең. Акча, табышлы эш — икенче якта кала. Минем артист булырга хыялым юк иде, мин “технарь”. Үзем өчен җырларга яратам, дуслар, туганнар арасында җырлыйм, машинада да, өйдә дә, офиста да — баян. Артистлар үзләре өчен дан, акча эшләсәләр, мин ансамбльләр оештырып, халык өчен эшләдем, дип уйлыйм. Гаиләм җырлы-моңлы дип әйтә алмыйм, шулай да кызларым музыка мәктәбен тәмамладылар, оныкларым пианинода уйный.
Бүгенге көндә яраткан шөгыльләрем — баянда уйнау, чаңгы шуу, унар чакрым җәяү йөрү. Яшьрәк чакта спортны яратуым яңадан спортка алып килде. Биш йөз урынлы “Arena Stars” теннис клубы ачтык. Талантлы балаларга булышасым килә. Бүген мин биш йөз баланы, компьютердан аерып, спортка бастырам икән, икенче берәү тагы биш йөз баланы бастырса, нинди зур ярдәм бит! Ярдәм итәм дисәң, юнәлешләр күп!”
Әйе, тормыш мизгелләре кино кадрлары кебек, дистәләрне дис­тәләргә куша-куша үтә дә китә. Дамир Таҗиев турындагы фильмның бу сериясен әлегә тәмамлыйм. Газета укучылар нинди фикердә булыр, ә миндә фильм героеның тырышлыгы, сәнгать, спорт дөньясын яратуы, киләчәк буынга ярдәмгә ашкынуы соклану уятты!

Рәфилә Рәсүлева.