Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Дамир Таҗиев: «Удмуртиядән беркая да китмим»
31.03.2016

Дамир Таҗиев: «Удмуртиядән беркая да китмим»

Татар концертларына килдем исә, мин бер гүзәл парны читтән генә сокланып күзәтәм. Бу парны күпләр белсәләр дә, ул серле булып кала бирә. Һәм, ниһаять, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Фәтхетдиновның якын дусты, эшмәкәр, хәйрияче Дамир Фаиз улы Таҗиевның үзе белән аралашканнан соң, әлеге серле пәрдә ачылды сыман.

— Дамир Фаизович, сез милли хәрәкәткә һәрчак ярдәм кулы сузасыз, ләкин үзегез беркайда да күренмисез. Сез шундый читтән күзәтү позициясен махсус сайладыгызмы?
— Бернинди позиция дә юк. Барысы да бик гади. Нәрсә булдыра аласың, шуны эшләргә кирәк һәм бу хакта мактанып сөйләү килешми. Һәр гамәл мактау сүзе ишетү нияте белән түгел, күңел кушуы буенча милләтебез, динебез нык булсын дигән максат белән башкарылырга тиеш. Әгәр кемгәдер ярдәм итә алу мөмкинлеге бар икән, нигә бу эштән качарга? Удмуртия Диния нәзарәте белән тыгыз элемтәдә торабыз. Фаиз хәзрәт үз вазифасына җаваплылык белән карый, зур эшләр башкара. Әйтик, бүгенге көндә Азин урамындагы мәчеттә зур төзелеш эшләре бара. Иске мәчетнең агач бинасы тулысы белән сүтелгән, аның урынында кирпечтән яңасы торгызылачак. Без шушы ике катлы бинаның тышкы ягын эшләгәндә төзелеш материаллары, кирпеч белән тәэмин итәчәкбез. Әгәр кеше сиңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итә икән, димәк, аның башка мөмкинлеге калмаган. Андый кешене ничек борып җибәрәсең?! Шулай ук балалар йортларына да даими булышырга тырышабыз. Ул балалар бит болай да язмыш тарафыннан кыерсытылган, ата-ана назыннан мәхрүм булып үсәләр. Бераз булса да аларның тормышларын ямьләндерәсе килә. Билгеле, кием-салым, уенчыклар гына ата-ана тәрбиясен, мәхәббәтен алыштыра алмый. Көнкүрештәге мохтаҗлык та күңелләрен яраламасын дип тырышабыз.
Сөбханалла, сезнең бик ярдәмчел кеше булуыгызга тагын бер кат инандым. Депутатлар да бит халык мәнфәгатьләрен кайгыртучылар, халыкка ярдәм итүчеләр. Сезнең депутат кәнәфиенә дәгъва кыласыгыз килмиме?
— Беркайчан да депутат булырга теләмәдем. Тәкъдим итүчеләр булды, анысы. Ни өчен? Мин болай да үземне депутат ролендә итеп хис итәм. Республикабызның Ува районындагы бер авылда яшәүче халыкка көчемнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам. Тулысы белән медпунктны яңарттым, юлларны төзекләндердем. Яңа елга һәр кешегә бәйрәм күчтәнәчләре таратам. Бер яшь гаилә яши анда. Биш балалары бар, җәйләрен ул сабыйлар шәп-шәрә йөри диярлек, чөнки әти-әниләренең акчалары юк. Аларга да даими ярдәм итәргә тырышам. Депутаттан бер генә ягым белән аерыламдыр: трибунага чыгып, нотык сөйли алмыйм.
Бу авылда элек зур гына хуҗалык булган. Хәзерге вакытта җимерек биналар гына бу хакта хәтерләтеп тора. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге пенсия яшендәгеләр, яшьләр бармак белән генә санарлык. Ә бу якның табигате искитәрлек. Биредә бик тә кызыклы, тарихи әһәмияткә ия булган объект — су тегермәне бар. Удмуртиядә эшли торган бердәнбер су тегермәне бу. Мин хәзер аны яңарту өстендә эшлим. Тышкы ягын чистарттым, менәргә уңайлы булсын өчен баскычлар, балконнар ясаттым. Биредә Лудорвай кебек кечкенә генә мәдәни үзәк булдырырга ниятлим. Җәй көннәрендә Нырцывайка елгасы буенда халык күпләп җыела. Су коеналар, балык тоталар, гаиләләре белән ял итәләр. Тегермәнне күрергә телүчеләр күп.
Теләге булган кеше су тегермәненең ничек эшләве белән якыннан таныша ала. Әкренләп тарихи экспонатлар да җыя башладым. Шундыйларның берсе — 1905 елда эшләнгән самавыр. Андыйларны император сараена китерә торган булганнар. Без аны очраклы рәвештә шәхси игъланнар арасында күреп алдык. Казанда еш булам мин. Шундый самавырларны күргәнем бар иде. Билгеле, аларны хәзер эшләгәннәр һәм бәяләре дә очсыз түгел. Шулай ук йон эрләү, бәйләү җайланмалары, иске чаналар да бар. Шушы авылда кечкенә хуҗалыкта боланнар да тотам әле. Аларны башкалабызның зоопаркында гына күрергә була. “Тимгелле боланнар” дип атала, мин аларны ерактан кайтарттым. Кышны яхшы гына чыгалар, бәби дә китерәләр. Болан балаларын бераз тотам да, дус­ларга бүләк итәм. Мәсәлән, Салаватка да җибәрдем.
— Соңгы вакытта милли хәрәкәттә лидер хатын-кызлар артты кебек. Кая карасаң да, тормышны гүзәл затлар алып бара. Моны абруйлы ирләргә кытлык бар яисә бу эшне хатын-кызлар яхшырак башкара дип аңларгамы?
— Хатын-кызларда җавап­лы­лык хисе көчлерәк. Ир-атларга кытлык бар дип уйламыйм. Лаеклы, белемле, дәрәҗәле татар ир-атлары башкалабызда аз түгел. Теләк белдерүчеләр юктыр, ә монысы инде икенче мәсьәлә. Иҗтимагый эшне алып бару өчен призвание булырга тиеш. Андый кеше һәрвакыт халык игътибары үзәгендә була. Бик күп вакыт таләп итә торган күпкырлы эш бу. Милли хәрәкәт лидерының хезмәт урыны иҗтимагый эш белән бәйләнгән булуы да кирәктер. Бәлки ул пенсия яшендә булырга тиештер. Нәтиҗәле эшчәнлек алып бару өчен фидакарь, акыллы, тырыш кешеләрдән торган команда туплый белү дә шарт. Шул ук вакытта милли хәрәкәт активисты республика җитәкчелегенә халкыбыз мәнфәгатьләрен җиткерә белергә, төрле милләтләр белән бергә татулыкта, бер­дәмлектә яшәүне кайгыртырга тиеш. Бик катлаулы һәм зур җаваплылык сорый торган эш бу. Шуңа күрә күпләрнең тәвәккәллеге җитми торгандыр. Бу урында “Яңарыш” газетасының милли тормышы­быздагы әһәмиятенә дә басым ясыйсы килә. Чөнки ул барлык татарларны берләштерүче бер үзәк булып тора. Россиянең барлык төбәкләрендә дә бай һәм мактаулы булган татар газеталары тагын бар микән?
— Салават Фәтхетдинов белән дуслыгыгыз ничек, кайчан башланды? Ул һәр концертында сезне искә ала, рәхмәтләрен җиткерә. Шушы серне дә ачсагыз иде.
— Салават белән дуслыгыбыз моннан 25 ел элек башланды. Әле аның сәхнәдә тәүге адымнарын ясаган чаклары иде. Ижау­га беренче концерт­лары белән килгәч, мин аны үз йортыма кунакка чакырдым. Бер кичтә без аның белән чын дусларга әверелдек. Авыл егетләре булуыбыз берләштергәндер, дип уйлыйм. Аллага шөкер дус­лыгыбыз бары ныгый гына бара. Бер-беребезгә кунакка йөрешәбез, тыгыз аралашып торабыз, ярдәм итешәбез һәм һәркайсыбыз да әлеге дуслыкны саклыйбыз. Көнчел кешеләр төрле яман сүзләр ишеттерергә тырышсалар да, андыйларны урыннарына тиз утыртабыз. Тагын 25 ел шулай дус, бердәм булып яшәргә язсын.
— Салават Зәкиевичнең кайсы ягы сезгә ошый?
— Ул — хезмәткәрләре белән таләпчән, каты, кырыс җитәкче, ә безнең өчен кайгыртучан, кунакчыл, тугры дус. Ул беркем белән дә дошманлашып яшәми, үч алучан кеше түгел. Мин аның белән аралашудан җан рәхәте алам. Бик күп белә ул, хыял канатларында күкләрдә оча торган кеше түгел, ә җирдә нык басып торган, үз фикере булган акыллы ир-егет. Аның белән кибеткә дә барып булмый, кешеләр танып алалар, килеп исәнләшәләр, һәркайсының үз фикерләрен җиткерәсе, нидер әйтәселәре, истәлеккә фотосурәткә төшәселәре килә. Чыда гына! Бу мәхәббәт — озак еллар дәвамында халыкка тырыш хезмәт итү нәтиҗәсе. Халык арасында нинди гайбәт сүзләр йөрсә дә, Салават гаилә сарлы кеше, тормыш иптәшен, балаларын, оныкларын бик тә ярата ул. Буш вакыты булдымы, тизрәк алар янына ашыга, ялларда барысын бергә җыя. Соңгы ярышларда умырт­ка баганасын имгәткәннән соң, узышларда катнашмый. Хәзер әтисенең шөгылен улы Рөстәм дәвам итә. 13 кенә яшьтә булуына карамастан, ул бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Әти-әнисе аны укыталар, мөмкинлекләрне тудырып торалар, барлык ярышларда да катнашалар. Ижауга да килгәннәр иде быел. Беренче урынны яулады. Без дә аның тугры җанатарлары.
— Ә сезнең яраткан шө­гы­легез бармы?
— Минем хобби — эш. Спорт­ка килсәк, бильярд уйнарга, тау чаңгысында шуарга яратам. Шулай ук баянда уйныйм, кирәк икән җырлыйм да әле. Кайчандыр “Сандугач” ансамблен оештырган идем. Ул чакта без “Ижмаш” мәдәният йортында җыела идек. Бик тә сәләтле кешеләрне, әйтик, Шәфика апа Таҗетдинова, Ирек Мөхәммәтҗанов, Ренат Әшрапов (баянчы, саксофонда уйнаучы). Гүзәл Гә­рәева, Әгерҗедән Язгөлем Фәттаховаларны берләштерә алган идем. Кирәкле бар нәрсә белән дә тәэмин иттем. Ансамблебез белән республиканың шәһәр-районнарында гына түгел, Мәскәүдә дә чыгыш ясаган идек. Әлеге төркем берничә ел уңышлы гына эшләде. Юбилей, туйларны җырчылар, тамадалар белән татарча уздыру гадәте бездән башланды. Аларга һәрчак эш табып тордым, дус-танышларның мәҗлесләрен би­зәделәр. Үземнең дә алар белән бергә чыгыш ясаган чак­ларым булды. Буш вакытым аз калу сәбәпле, бу эшне туктатырга туры килде.
— Сезне һәр татар концертында күрергә була дисәм, ялгышмам.
— Әйе, “Аксион” мәдәният сараенда узган һәр концертны тамаша кылам, кайчак “Спартак”ка да килгәлим, дусларымны да ияртәм. Соңгы мәртәбә Ришат Төхвәтуллин концертында булдым. Аның тавышы искиткеч, тыңлыйсың, тыңлыйсың, тик тыңлап туя торган түгел. Эчтәлеге, бизәлешенә дә тел-теш тидерерлек түгел. 1000 урынга исәпләнгән мәдәният сараенда ике көн концерт бирде һәм зал тулы иде. Яшь булуына карамастан, халык мәхәббәтен яулый алганына сок­ланам. Гаҗәпләндергәне шул: гадәттә, соңгы җыр башлануга, Ижау тамашачысы тизрәк гардеробка, киемен алырга ашыга. Ришатның концерты ахырына якынлашкач, халык таралырга ашыкмады, җырчыны аягүрә басып алкышлады. Ришат Удмуртиядән канатланып кайтып киткәндер. Башкортстан җире моңлы җырчыларга бай шул, танылган, халык яраткан җырчылар барысы да шул яктан.
— Сезнең эшегездә кризис ничек чагыла?
— Эшләргә кирәк. Нинди генә кризис булмасын, ул — тагы да яхшырак эшләү өчен этәргеч. Кризис — үзеңне күрсәтү, күбрәк керем эшләү мөмкинлеге дигән сүз. Мондый шартларда берәүгә дә җиңел булмый, ә югары нәтиҗәләргә бары тик эшли белгәннәр генә ирешә ала.
— Казанда еш булуыгыз турында әйттегез. Удмуртиядән Татарстанга кү­ченеп китү теләге юкмы сездә?
— Юк. Әлбәттә, дуслар: “Нишләп ятасың Удмуртиядә? Әйдә, безнең янга”, — дип чакыралар. Юк, минем беркая да да күченеп китәсем килми. Чөнки гомеремнең иң күңелле, матур чаклары Удмуртиядә узды. Бар тормышым Ижау белән бәйле. Кирәк икән, мин рәхәтләнеп Казанга 2-3 көнгә барып кайта алам. Күңелемә шушы чишмәләргә бай, гаҗәеп табигатьле як бик тә якын һәм кадерле.
— Дамир Фаизович, әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

Әңгәмәне Альбина Шәйхетдинова алып барды.