Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Дамир Карамов: “Ярдәм итү — һәркемнең бурычы”
10.02.2022

Дамир Карамов: “Ярдәм итү — һәркемнең бурычы”

Коронавирус чигенергә теләми. Авыручылар саны көннән-көн арта. Табиблар бүген ялны белми эшлиләр. Кызганыч, медицина хезмәткәрләре арасында да авыручылар күп. Аларга ярдәмгә волонтерлар килә. Мәсәлән, Дәүләт һәм муниципаль хезмәт көллияте волонтерлары Завьялово районы хастаханәсе табибларына ярдәмгә чыктылар.
Әлеге хастаханәдә узган атнада янә ковид авыруын дәвалау үзәге җәелдерелде. “Шулай ук биредә инсульт белән авыручыларга махсуслаштырылган ярдәм күрсәтелә, шуңа күрә волонтерлар ярдәме бүген аеруча кирәк”, – дип ассызыклый хастаханәнең баш табибы Елена Наговицына. «Волонтерларның ярдәме бигрәк тә ишектән керү урыннарында, регис­тратураларда, медикаментларны кабул итү складларында кирәк. Бездә унөч табиб амбулаториясе бар, һәм безгә, ким дигәндә, 13 волонтер кирәк. Алар безгә узган елның көзендә бик булышкан иделәр. Хастаханәгә ярдәмгә килүче волонтерлар саны тагы да артыр дип өметләнәбез», – дип сөйләде ул.
Ижау дәүләт һәм муниципаль хезмәт көллияте студентлары — «Бердәм Россия» төбәк партиясенең “МедПоддержка” волонтерлык ярдәме күрсәтү проектының актив катнашучылары. Алар арасында мил­ләттәшебез Дамир Карамов та бар. “Мин “Га­дәттән тыш хәлләр вакытында саклау” белгечлеге буенча укыйм. Бөтенроссия студент коткаручылар корпусы отрядында торам. Хастаханәгә волонтер булып барырга да әлеге отрядтан тәкъдим иткән иделәр. Мин бик теләп риза булдым, чөнки хәзерге вакытта “кызыл зона”да күп көч куеп эшләгән табибларга безнең ярдәм кирәклеген яхшы аңлыйм”, – диде Дамир. Хастаханәдә аңа төрле вазифаларны башкарырга туры килә. Ишек төбендә авыруларның тән температурасын үлчәп кертү, медицина карталарыннан кирәкле мәгълүматны күчереп язу һ.б. Табибларга ул кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. “Табиблар безгә, волонтерларга, бик нык рәхмәтле. Хәтта авырулардан да рәхмәт сүзләре ишетеп, сөенәбез. Мине табиб дип уйлап, үз зарларын сөйләүчеләр дә була. Аларга кайда барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатам. Дөрес, башта хастаханәдә эшләү куркыныч иде, авыру йоктырырмын дип уйладым. Тик без барлык саклану чараларын да үтибез. Хәзер мондый курку юк инде. Башкаларга авыр вакытта ярдәм итү – һәркемнең бурычы дип саныйм”, – диде Дамир.
Бүген республика хастаханәләренең һәм сырхауханәләренең волонтерларга бул­ган ихтыяҗлары турындагы мәгълүмат “Бердәм Россия” партиясенең төбәк волонтерлык үзәгенә килә. Медучреждениеләрдән алынган мәгълүматларга караганда, бүген өйгә авырулар янына табибларны алып ба­ру, шулай ук амбулатор авыруларга медикаментларны китерү өчен автоволонтерлар ярдәме кирәк. Шулай ук хастаханәгә кергәндә, тән температурасын үлчәү, регис­тратурада эшләү өчен һәм прививкалар ясау кабинетларында да булышчылар кирәк.
Табибларга ярдәм итәргә теләсәгез, “МедПоддержка” штабына 8 (3412) 725 385 номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз.