Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Дамир Исламов: «4 яшьтән бирле җырлыйм»
27.08.2015

Дамир Исламов: «4 яшьтән бирле җырлыйм»

 Ижау егете Дамир Марат улы Исламовка 15 кенә яшь булса, иреш­кән уңышлары буенча өлкәннәргә тиңлә­­­шер­лек. Дамир 4 яшеннән җыр белән мавыга. Аның репертуарында рус һәм инглиз телләрендәге җырлар икән. (“Киләсе Сабан туенда татарча җыр белән чыгыш ясармын”, — дип ышандырды). Беренче җитди җиңүе 5 яшендә Сочи шәһәрендә булган. 4нче музыка мәктәбенең фортепьяно һәм хор бү­леген тәмамлаган. Бү­генге көндә 70нче мәк­тәпнең 9нчы сыйныфында белем ала. Тугы­зын­чы сыйныфны тәмамла­ганнан соң, Мәскәү музыка көл­лия­тенә керергә җыена.

Унберенче ел рәт­тән республиканың “Дель­фин” эстрада сту­дия­сендә шөгыльләнә. Дамир төрле рес­пуб­ли­какүләм, халыкара һәм чит илләрдә узган җыр бәйгеләрен калдырмаска тырыша. Иң истә калганнары, 2010 һәм 2012 ел­да Мәскәүдә узган балалар Евровидениесенең финалы була. Әлеге бәйгегә илнең төрле поч­­макларыннан 10 мең­гә якын гариза кабул ителеп, шуларның 20се генә финалга алына. Шулар арасында Дамир 2010 елда 5нче, 2012 елда 6нчы урынны яулый.
2015 елның яртыеллыгы да Дамир өчен истәлекле чараларга бай булган. Ул Казан­да узган “Йолдызлык” фестивалендә катнашып, 2нче урын яулаган. Аннан “Дельфин” эстрада студиясеннән ирешелгән уңышлары, барлык чараларда активлык күрсәткәне өчен “Орленок” россиякүләм балалар үзәгендә ял итү өчен юллама белән бүләкләнә. “Миңа ул лагерьда бик ошады. Анда барлык чараларны оеш­тыруда да актив катнаштым. Һәрберсендә җырладым. Шуның өчен
күп кенә грамоталар, дипломнар белән бүләкләндем. Ә минем өчен иң мөһим бүләк — “Орленок” билгесе булды. Ул бик кадерле, чөнки бу билгене һәркемгә дә бирмиләр”, — дип, лагерьдан алып кайткан хисләрен җит-
­керде ул.
Дамирның җырлау сә­ләтенә әти-әнисе кеч­кенә вакытта ук игътибар итеп, бүген аны үстерү һәм камилләштерү өс­тендә зур тырышлык күрсәтәләр. “Һәр конкурс, һәр чара әти-әниемнең ярдәме белән уза. Чит илдәге бәйгеләргә бару телә­гемне дә алар беркайчан да кире какмыйлар. Мин аларга бик рәхмәтле”, — ди ул. Әле шунысы да кызыклы: Исламовлар гаиләсе “Бураново әбиләре” бе­лән бик дус, еш кына аларда кунакта булалар һәм алар белән хезмәттәшлек итәләр икән.
Дамир төс-кыяфәте белән дә, сөйләшүе бе­лән дә чын артистларга охшаган. “Мин үземне спортта да, башка өл­кәдә дә түгел, бары тик сәхнәдә генә күрәм”, — ди ул үзенең киләчәге турында. Без дә бу егетне киләчәктә зур сәхнәләрдә күрербез, дип ышанабыз. Уңыш­лар сиңа, Дамир!

Гүзәл Шакирова.