Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Дамир Вәлиев: «Күңел биеклеккә омтыла»
24.09.2015

Дамир Вәлиев: «Күңел биеклеккә омтыла»

Дамир Вәлиев — 25 яшьлек Можга егете Россиянең үтә җиңел авиациясе спорт мастеры. Ул парапланда очу белән мавыга. Параплан спорты буенча Россия Чемпионатында 3нче урын яулап, 2015 елның август аенда Россия җыелма командасы составында Индонезиядә узган Дөнья Чемпионатында катнашты. 20 илдән 121 парапланерчы катнашкан бу чемпионатта Россия җыелма командасы 13нче урынны яулап кайткан.

Алдан сөйләшеп куелганча, Дамир белән Можга шәһәрендә очраштык. “Мин бу спорт төре белән якыннан таныш түгел, параплан дигән очкычны якыннан күргәнем юк”, — дигәч, Дамир очып күрсәтергә вәгъдә биргән иде. Шуңа күрә очрашканнан соң, ул безне күрше авылга алып китте. Анда аэроклубның парапланерчылары шөгыльләнә торган биек тау бар икән.
“Парапланда очу өчен һава торышының шартларына игътибар итәргә кирәк. Чөнки без тулысынча аңа буйсынабыз. Иң беренче шарт, әлбәттә, җилнең биткә бәрелеп исүе”, — ди Дамир. Без очрашкан көнне салкынча, җилнең дә юнәлеше минутына биш үзгәреп тора, җитмәсә томан иде. Тик моңа да карамас­тан, Дамир парапланның ни икәнен күрсәтергә батырчылык итте.
Ул аркасына зур рюкзагын асып, биек тау башына менеп китте. 5-10 минут әзерләнгәннән соң, җилне иярләп, җир белән күк арасында колач җәйгән “канат” күренде. Күзәтеп торыр өчен бик матур манзара бу. Дамир җиргә төшеп җиткәч, бөтен булган сорауларымны яудырдым.
Син кайчаннан бирле бу спорт төре белән шө­гыль­ләнәсең?
— Мин 5нче сыйныфта укыган вакытта Можганың аэроклубына түгәрәккә йөри башладым. Шул елны ук беренче тапкыр параплан белән сикердем. Аннан соң бу очкыч белән яхшы идарә итүчеләрне тренерлар төрле ярышларда катнаштыра башладылар.
Дамир, параплан белән очуны самолетта очу белән чагыштырып буламы?
— Самолетта очу — бөтенләй башка нәрсә. Анда — техника, мотор тавышы. Ә менә бу очу — чын очу, ичмасам. Монда шуның кадәр рәхәт, иркен. Гомумән, парапланда очканда туган хис-тойгыларны аңлатып бетерә торган түгел. Бер тапкыр очып карасаң, күңел һәрвакыт күккә тартыла: тагын һәм тагын очасы килә.
Шулай да берничә минутка сузылган бу очуның рәхәтлеге өчен күпме түләргә кирәк соң?
— Бу — кыйммәтле спорт төре, дип әйтер идем мин. Иң очсыз дигән параплан да 50 мең сумнан артык, уртачасы 100 мең сум тирәсе, ә иң яхшыларының бәясе 600 мең сумга кадәр җитә. Аңа тагын подвеска, ягъни очучы утыргычы, хәвефсезлекне тәэмин итәргә запас парашют, махсус баш киеме дә кирәк. Аннан ярышларда катнашу өчен дә күп чыгымнар таләп ителә. Дөресен генә әйткәндә, Удмуртиядә парапланеризм бик танылган спорт төре түгел. Аны үстерү өчен дәүләт тарафыннан матди ярдәм дә бик аз күләмдә генә бирелә. Бирегә яшьләрне тартырга кирәк. Без мәктәп укучылары белән эшлибез, аларга парапланеризмның серләрен ачабыз, өйрәтәбез. Бу спорт төрен үстерүдә үзебездән өлеш кертәсе килә. Чөнки ул — бик кызыклы спорт төре.
Дамир, уңышсыз очуларың булдымы?
— Аллага шөкер, ныклап истә калырлык, шөгылемә киртә булырлык җәрәхәтләр алганым юк. Хәер, дуслар-танышлар арасында аяк-кулларын, умыртка сөякләрен сындыручылар булды.
— Синең әле яулыйсы биеклекләрең алда, Дамир. Ки­ләчәктә инде Дөнья Чемпионатында беренчелекне яулап, Халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры булуыңны телибез. Уңышлар сиңа.

Милләттәшебез белән аралашкан вакытта аның җирнең генә түгел, ә күкнең дә тарту көчен тоеп яшәвен сиздем. Ул бик еш кына: “Күңел сорый, күңел биеклеккә омтыла”, — дип кабатлады.